среда, 8 апреля 2015 г.

Шагыйрь алдый алмый шигырьдә

Хәрәм эш тә, көфер сүз дә була,
Бу дөньяга әллә ятмы без?
Гөнаһ юлга Иблис куа безне,
Ә каләмне йөртә Раббыбыз.

Илһам килеп баштан сыйпаганда,
Курка бездән им дә, сихер дә.
Ниләр кылып, ниләр сөйләсә дә,
Шагыйрь алдый алмый шигырьдә.

Моң да иңә аңа, көй дә иңә,
Күзләреңне ачар фикер дә.
Күңелләргә кереп сыенганда,
Алдый алмый шагыйрь шигырьдә.

Бу могҗиза чишмә булып акса,
Өлгералмый аның каләме.
Илаһи моң сүзгә әйләнгәндә,
Читтә кала аның хәрәме.

Нинди татлы газап вә могҗиза
Үз колына Раббым иңдергән!
Коллык түгел, бу  –  Илаһи Ирек!
Шагыйрь алдый алмый шигырьдә.

Шигырендә шагыйрь алдый алмый.
Тәкъдир башын ташка бәрсә дә.
Шагыйрьме ул, юкмы  –  шунда хикмәт...

Тик, бу инде башка мәсьәлә.