понедельник, 19 ноября 2018 г.
















Яшь киленгә әйтте бер карт әби :
"Мин һәрвакыт мондый булмадым..."
Сөендерде килен гамьле сүзе белән :
"Мин дә мәңге матур булмамын..."

Аянычы байтак бу дөньяның,
Кемдер йөри аннан тик көлеп.
Әйтерсең, ул бар дөньяга хуҗа,
Яшьлек матурлыгы мәңгелек.

Бер мизгелдә җимерелә, кайчак,
Гамьсез, имин хыял дөньясы.
Агып китә, тик, ишелеп килми,
Бөртекләп бит аны җыясы. 

Җыелыр ул, тагын җыелыр ул,
Вакыт бит ул көн дә агыла.
Өстән генә көлеп карамасаң,
Батып аккан җаннар ягына. 

Мин дә җыйдым. Имин тормыш кордым.
Ник исемә төшә соң һаман :
"Мин һәрвакыт ямьсез түгел идем..."
"Мин дә картаермын бер заман..."

                                                2019



Без төрлебез төрле заманнан бит,
Ерагая һаман арабыз.
Барысын да күрдек,
Барысын да үттек,
Без ишектән чыгып барабыз.
Күпне белгән кебек,
Өстән генә көлеп,
Аңламыйча карап торасыз.
Шырпы гына сызып, 
Янып-пешеп, кызып, 
Учак дөрләп китми чырасыз. 
Барысын да тышка чыгармыйбыз, 
Күзгә күренмидер ярабыз. 
Әле хушлашмыйча, 
Бер дә зарланмыйча, 
Без ишектән чыгып барабыз. 
Теләмәдек түгел, ләкин, 
Сөйләмәдек, 
Без ишектә басып торабыз. 
Дөнья бозык бүген, 
Сезгә кызык түгел, 
Беләсегез килсә, сорагыз. 
Ишек ачык инде, 
Бер җылыда, 
Бер салкында 
Басып торабыз. 
Шырпысы да сына, 
Очкыны да сүнә, 
Тик, кабынмый бүген чырабыз. 
Беләсегез килсә, 
Күңел күзе белән, 
Китапларны ачып карагыз. 
Барысын да белеп, 
Өстән генә көлеп, 
Без ишектән чыгып барабыз.