среда, 15 мая 2019 г.

              Фәүзия

                               Күпләр кыйбласын югалткан вакытта, аның ышанычы   
                               какшамады.       Марк Твен.   “Жанна Д’Арк”       
       
Тураклана нәсел-тамыр
Илнең тулай торагында.
Безнең чират килеп җитә  –
Курыктым да, еладым да.
Мин кечкенә. Мин фәкыйрьдә
Бармы карышырлык куәт?
Тынгысыз көн, йокысыз төн  –
Шул куркудан калган “бүләк”.
Кыйбла юлын саклар өчен
Иңдерелгән Алла колын,
Адым саен абындыра
Сугыш-орыш, җәбер-золым.
Эткәләүдән, төрткәләүдән,
Мәкер тулы нахак сүздән,
Ничек сытылмаган йөрәк?
Хыянәткә ничек түзгән?
Җирдә мине кыйблам йөртә,
Каләмемне йөртә Раббым.
Аллам биргән куәт белән,
Илһам чишмәләрем таптым.
Әллә кемнәр очрадылар.
Бер карасаң  – пәһлеваннар,
Бер карасаң  – вак, имансыз,
Мескен , әләк әһле җаннар.
Алар өчен тормыш  –  сәхнә,
Сукырларның күзлеге юк,
Сүзләр каплый җан бушлыгын,
Сүзләренең үзлеге юк.
Тик, хакыйкать  – киләчәктә,
Хөкем чыгарырга иртә.
Ике дөнья арасында
Ерак ара, биек киртә.
Ә яшәүдән туеп булмый,
Егылсаң да арып-талып.
Ярап булмый монда, хәтта,
Йөрәгеңне ярып салып.
Яраклашып була, ләкин,
Түрәләргә ярап булмый.
Күпме адәм бу дөньяда
Яраклашмый харап булды.
Әллә Җиргә сирәк кенә
Пәйгамбәрләр килмәгәнме,
Күрмәгәнне күрсәтергә,
Аңлатырга белмәгәнне?                       
Алда упкын, артта халкым,
Таяныч юк як-ягымда.
Курка торган күлмәк тузды,
Курыкмыйм да еламыйм да.
Бәлки шулай да буладыр,
Ил ялгыша, ә ул хаклы?
Бердәм төркем уртасында,
Тик ул гына дөрес атлый?
Дөнья гамьсез, заман ямьсез,
Тик, заманда түгел гаеп.
Кемдер йоклый, кемдер телсез,
Кемдер күптән тере мәет.
Күз алдымда газиз Илем,
Борынгы көй колагымда.
Күз яшьләрем кипте. Җитәр.
Еламыйм да, сорамыйм да.
Куштанланып, сорап алу  –
Койма кую үз үзеңә,
Үз күзеңә туфрак сибү,
Тышау салу үз сүзеңә.
Сорап алган бурыч төшә
Алда калган гомереңә,
Әйтелмәгән ант җаныңа,
Каләмеңә, хәтта, сеңә.
Әҗеренә килә кеше
Какшамаслык Сүзе белән.
Лаекмы ул? Шәхес булса,
Иң беренче үзе белә.
Чишмә суы эчеп үстем
Балачагым улагыннан.
Кулда каләм. Алда Галәм.
Сорамыйм да, еламыйм да.
Әллә мәңге яшәргәме
Гамьсез, күндәм ялчы булып?
Гасырлардан килгән җәбер
Һаман елый сулык-сулык.
Кызыл төстә яна шәфәкъ,
Кичме соң бу? Әллә таңмы?
Намазга дип, дәшә азан,
Гадәтме бу? Әллә чаңмы?
Үзен уйлый, үзен уйный
Бу сәхнәдә кем дә һаман.
Кемдер көлә, кем кул чаба.
Тамаша шәп. Уен яман.
Ышанычым  –  киләчәккә,
Өметем юк хәзеренә.
Булмый калмас файдасы да,
Соң булса да, әҗере дә.
Шөһрәт килә түземлегә,
Әрсезләрне байлык баса.
Байлыктан да, шөһрәттән дә
Бәхет кенә никтер кача.
Байлык бәхет китермидер
Йөрәге боз, туң булганга.
Ә шөһрәтнең шатлыгы юк
Соң булганга... Соң булганга...
Кычкырдым да, чакырдым да,
Өзгәләндем көчсезлектән.
Күрдем, күпләр тешсез икән,
Кемдер денсез, телсез икән.
Халкым гамен уйлап йөрим
Кыйбла юлы урамында.
Бернәрсәдән курыкмыйм да,
Бернәрсә дә сорамыйм да.
Коймалары биек икән.
Тик бу безнең торак түгел.
Гәрчә, барыбыз да тигез,
Аралар да ерак түгел.
Чикле аңлы, шикле җанлы
Нәфес колы булган хәлдә,
Ап-ак булып, йомшак булып
Күренәсе килгән мәлдә,
Минем өчен сорамагыз,
Мин хәерче түгел монда.
Кем кулында, нәрсә  –  беләм,
Шуңа күрә сорамыйм да.
Үткән юлым  – тулы йомгак,
Кылган эшем чиктән ашкан.
Язганнарым утта янмас,
Чукылганнар кыя-ташка.
Авызымда утлы күмер,
Эчем тулы ут булса да,
Барысына түзә беләм,
Минем урын бусагада.
Ил тарихын барлап йөрим,
Якынын да ерагын да.
Шуның белән бәхетле мин,
Ә калганын сорамыйм да.
Уттан суга, судан утка
Кереп килдем бирегә мин.
Телгәләнгән, каешланган,
Җайсыз да мин, кире дә мин.
Биек койма, аулак эшләр...
Без – фәкыйрьләр урамында.
Газиз телем, хөр күңелем,
Башка язмыш сорамыйм да.
Шигырь бит ул җан авазы,
Тамчы-тамчы күңел тула.
Имин, гамьсез түрәләрнең
Җан авазы нинди була?  
Табышмак бу. Әнкәсенә
Ул да газиз бала булган.
Ана сөте белән кергән
Үз үзлеген кайда җуйган?
Мосафирмы ул адашкан?
Читлектәге изге җанмы?
Шапшак кулдан кергән чирме?
Җимерелгән бозык аңмы?
Сез агымда. Алда упкын.
Без агымга каршы йөздек.
Сүзегездә, эшегездә
Җан бушлыгы, өметсезлек.
Чабатасын күрәм түрдә,
Телефоны колагында.
Бусагада торам әле,
Курыкмыйм да, сорамыйм да.
Дөнья малы бер мизгеллек.
Туңдык инде без урамда.
Шакымагыз капкаларын,
Хәләл бәрәкәт юк анда.
Чаң авазы  –  җан авазы,
Һаман тынмый колагымда.
Курыкмыйм да, еламыйм да,
Ялынмыйм да, сорамыйм да.
Тамаша шәп, тормыш уен.
Тышы имин, эче яман.
Янчык тулган. Кавем надан.
Таралыгыз. Кәмит тәмам...


                                             Рәниф Шәрипов. 2019. Март.