Блог Ранифа Шарипова

Качу

  • Главная страница
  • АВТОБИОГРАФИЯ
  • Шигырьләр
  • Статьи
  • Төрлесе
  • Стихи
  • БИШ АЛМА
  • КУЫЛГАН МОҢ
  • Поэмалар
  • ӨЛЕШ
  • Зәйтүнә белән Тукай
  • АЗАТЛЫК ТЕЛЕ
  • АЗАТЛЫК КӨЛЕ
  • АЗАТЛЫК КӨНЕ
  • ҖОМГА
  • ПАДЕНИЕ
  • Эт урамы (Поэма)
  • ДИҢГЕЗ
  • Велик и милостив АллахОдин ли ты в бурлящем море,Б...
  • ПО ЗАКАЗУ
  • АНГЕЛ
  •             Качу  Язмышны алдарга уйлап, әйләнеп у...

пятница, 13 февраля 2015 г.

http://kazanutlary.ru/chechme/item/448-bish-alma
Автор: Раниф Шарипов на 04:54
Отправить по электронной почтеНаписать об этом в блогеПоделиться в XОпубликовать в FacebookПоделиться в Pinterest

Комментариев нет:

Отправить комментарий

Следующее Предыдущее Главная страница
Подписаться на: Комментарии к сообщению (Atom)

Обо мне

Раниф Шарипов
Просмотреть профиль

Всё пройдет

Не горюй напрасно,

Ход времён несложен,

Ничего не вечно,

Скоро всё пройдет.

Так устроен мир,

Пройдет и это тоже,

Темнота растает,

Солнышко взойдёт.

И уже в другой день

Вспыхнет ярким светом

То, чего ты раньше

И не замечал.

Ничего не вечно –

Вечность жизни в этом!

Темнота растает

И пройдет печаль.

Р. Ш.

Счастье

Привычка свыше на дана:

Замена счастию она.

А. Пушкин.

Во мраке ночи день растает

Туманом сладкой темноты.

Исчезнет всё! И миг настанет,

Где только я и только ты!

И мы на время там исчезнем,

В потоке тех ночей и дней...

Любить взахлеб на грани жизни

Остатка дней не хватит мне!

«Остаток» так не напрягает,

Как былых ошибки дней.

Знаю я, как карты лягут,

Путь Господни страшен мне.

В старом мире всё надежно,

Предсказуемо, тепло...

Старый быт ломать не сложно,

Строить новый нелегко.

Знаю я, как карты лягут,

Путь Творца непостижим.

Может, гром пока не грянул,

От судьбы мы убежим? –

В старый мир, где всё надежно,

Где покой и тишина…

Только вот, сказать мне сложно,

Счастью ли взамен она?..

Р. Ш.

Молитва

Храни её, любовь моя,

В дорогах дальних и опасных.

Храни её, Аллах, а я

Молиться буду ежечасно.

Храни её, и рок, и Бог,

Храни её, судьба и доля.

Чего нам ждать, какой итог –

На то Всевышнего лишь воля.

Храни её, моя любовь,

От горя и от всех напастей.

Храни её… Нет больше слов…

Есть только призрачное счастье.

Тщета

В стих вплетая кружева и вязи,

Просыпаясь после грез и сна,

Помню, сколько в этом мире грязи,

Помню, сколько в этом мире зла...

Но всего страшнее несравнимо

Спесь и гонор бездарей невежд.

Разум и слова – когда всё мимо,

И приема против лома нет.

Есть предел, когда поверить трудно –

Явь страшнее всех кошмарных снов –

Просыпаясь видишь, недоступно

Высоко сидят и грязь и ложь.

Безысходность дел своих почуяв,

И тщету стремлений и потуг,

Просыпаться больше не хочу я,

Свет давно в глазах моих потух...

Р. Ш. 2012-2013.

Суд времен

Поэт! не дорожи любовию народной.

Восторженных похвал пройдет минутный шум;

Услышишь суд глупца и смех толпы холодной,

Но ты останься тверд, спокоен и угрюм.

А. Пушкин. «Поэту»


Любовь толпы

Умом необъяснима –

Из уст в уста…

Шумна… Слепа… Пуста…

Сегодня грудь в крестах

От славы мнимой,

А завтра

Голова лежит в кустах.

Толпой осмеянных

Пророков доля

Бедна на почести

И нелегка.

Но, грянет суд времён

И Божьей Волей

Придут любовь и слава…

Тихо…

На века…

Раниф Шарипов

Убийца время

Снаружи я спокоен и вменяем,

Я умираю медленно внутри.

Убийца – время, время негодяев

И тонет в пустоте людской мой крик.

Напрасны все потуги вдохновенья

Глаголом жечь лукавый взор людей.

Рабов трусливых алчный круг и звенья,

Бесчестье, грязь и боль потерь друзей.

Но есть иной восторг в потоке мутном,

Иное счастье в теме бытия,

Когда грядут бесценные минуты

Души и тела… Там, где ты и я…

Раниф Шарипов 14.11.11.

х х х

Грядут большие перемены,

Придут иные времена!

Сомкнут сердца, разверзнут небо,

Восстав из пепла, имена…

Кто любит – тленью неподвластен

И не горит в огне времён!

И в срок отпущенный на счастье,

Сполна и всласть всё вкусит он!

Печали много под ясным небом…

Блажен кто любит и любим.

Ломая ход времён и стены,

Восстань из пепла! Будь другим!

х х х

Шорох листьев под ногами,

Ночью тихой – шепот звезд.

Шаг за шагом, даль за далью,

Нам друг к другу путь не прост.

Шаг за шагом, как две тайны,

Превращаются в любовь.

Шорох нежный слов прекрасных,

Шепот листьев в тайне слов…

Раниф Шарипов, Август, 2011

В судный день

В судный день предъявят список долгий –

Бранных слов, неправедных трудов…

Но, я знаю, скажут мне всего лишь только:

«За любовь ответишь. За любовь…»

Добрых слов там, в этом поле минном

Есть немало, если уж судить…

Но, предъявят тот мне список длинный,

Где хотел я лишь одну любить…

Помыслы чисты и не дрожит мой голос.

За любовь отвечу. За любовь.

И надеюсь я наивно лишь на помощь

Слов любви и праведных трудов…

Р. Ш.

х х х

Рука в руке, глаза в глаза,

Так мало слов… Зачем слова?

Рука в руке, уста немы.

От зноя слов устали мы.

Рука в руке, глаза в глаза.

И гром гремит – грядет гроза.

Польется дождь, померкнет свет,

Дрожит земля, опоры нет.

Рука дрожит, закрыв глаза,

И тихо катится слеза.

Не горе то и не печаль –

Проходит всё. Чего-то жаль.

Рукой закрытые глаза…

Так много слов… Но что сказать?..

Раниф Шарипов. Август, 2011

х х х

В минуты слабости, позора,

В минуты славы и любви,

Терял я ум от скользких взоров,

Не ладил с хитрыми людьми.

Тот мир далекий, недоступный

И полный хламного добра,

В потоке дел, хлопот распутных,

Пороки все в себя вобрал.

Тот мир иной, гнилой и лживый…

Кто как живет… Но, есть вопрос:

Как можно с этим жить, служивый,

Когда кругом так много слез?

Минуты есть стыда, позора

В минутах славы и любви…

Но, зная цену лжи и вздора,

Дружу я с добрыми людьми…

Раниф Шарипов

ПОЭМА

Җомга

(Закир абый истәлегенә)

Раббым биргән бер хәерле иртә...

Күзләремне ачкан чагымда,

Кояш кебек балкып вә елмаеп,

Закир абый тора янымда.

Ул мунчадан кайткан.

Ап-ак күлмәк кигән.

Иман нуры балкый йөзендә.

Шушы нурлы чырай яктысында

Мин яктырып китәм үзем дә.

Юк, мин генә түгел, бөтен дөнья,

Урамнар да, хәтта, яктырак.

“Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?..”

“Җомга ич!..”– ди, миңа аптырап.

Гаҗәп аңа, мин шуны да белмим...

Җомга икән... Гаҗәп миңа да.

Миңа гына түгел, бу юлларны

Укып утыручы, сиңа да.

Ул вакытта, без – Ил сакчылары,

Тернәкләнеп төрле ярадан,

Төрле яктан килеп, укый идек

Юл йөрүнең рәтен яңадан.

Закир абый – минем якын күршем,

Яши идек без бер бүлмәдә.

Сөйли иде, нинди юллар үтеп,

Нинди генә нужа күрмәгән.

Сугыш чыккач, Илен якларга дип,

Чыгып киткән ихлас йөрәктән.

Сизмичә дә калган, чолганыштан

Әсирлеккә килеп эләккән.

“...Украина иде. Без йөзләгән әсир

Авыл буйлап узып барабыз.

Юл читендә халык. Вакыт-вакыт

Тик бер адым иде арабыз.

Кинәт кенә, таза хуторянка,

Чалынганчы сакчы күзенә,

Өметсезлек, үлем арасыннан

Йолкып алды мине үзенә.

Башкалары капладылар безне,

Ә сакчылар берни күрмәде.

Без йөзләгән идек... Нигә мине?

Бусы миңа һаман сер әле.

Җомга иде... Чолганышта калгач,

Чиста күлмәгемне кидем мин.

Әбиемнең догаларын укып,

Барысына әзер идем мин...

Җомга иде, җомга. Мин хәтерлим.

Чиста күлмәк йөрттем, һәрвакыт.

Юкса, кыен анда пөхтә булу,

Бер сикереп торып, бер ятып.

Итекче дә булдым, балта остасы да,

Яшәп калдым Һанна янында.

Куллар эшли, ә баш уйлый һаман

Туган җирне, тагын, тагын да.

Шунсы гаҗәп, вакыт уза торды,

Тик, берсе дә мине сатмады.

Әллә холкым белән яраттырдым,

Иманыммы әллә саклады.

Хуторянка Һанна соңрак әйтте:

“Колоннагыз озын, зур иде.

Күзләреңдә өмет, авызыңда дога,

Чыраеңда серле нур иде...”

Ә бер көнне, уйларымны уйлап,

Олтан сала идем итеккә,

Ике солдат белән бер офицер

Пәйда булды кинәт ишектә.

Котым очты... Тыштан сиздермәдем.

Борылмадым, һаман эшләдем.

Беттем, ахры, Раббым, диеп кенә,

Кысылдылар бары тешләрем.

Каушамады Һанна, әйтеп салды:

“Бу – саңгырау, телсез туганым.

Акылы да зәгыйфь. Өйдә генә тора.

Башка эш белгәне юк аның...”

Үле тынлык... Мин эшемне эшлим.

Гүя, бернәрсә дә ишетмим.

Тик, ишеттем, татлы аваз булып,

Ябылганын тыштан ишекнең.

Беркем кумый. Ләкин, тынгы бирми

Канга, җанга кереп тулган чир.

Кайсы яктан, ничек уйласаң да,

Үз ягына тарта туган җир.

Көч тә җыйдым. Ничек ятыйм монда,

Һанна итәгенә ябышып.

Чыгып киттем. Ни булса да алда,

Раббым язган тик үз язмышым.

“Китмә!” диде күрше-тирә халык,

“Китмә!” диеп, Һанна үтенде.

Хәзер аңлыйм, әгәр, калган булсам,

Мин югалта идем үземне.

Мин югалта идем иманымны,

Мин югалта идем барысын...

Мин бөтенләй башка була идем...

Юк! Уйламыйм аннан арысын!

Тырышлыгым өчен яраттылар,

Динемне дә хөрмәт иттеләр.

Аңлашканчы үз денсезең белән,

Аңлаш икән денле чит белән.

Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә,

Телсез булдым кирәк вакытта.

Аңладылар – минем иманымны

Җимереп тә булмый, ватып та.

Чукрак булсам, куркак түгел идем,

Телсез булсам, тешсез булмадым.

Әле мине алда көтә иде

Раббым язган язмыш юлларым.

Күрсәттеләр фронт сызыгына

Илтә торган сукмак-юлларны.

“Безнекеләр” никтер, иң беренче итеп,

Бәйләделәр минем кулларны.

Сөйлисем дә килми ул хәлләрне,

Сызлатасым килми йөрәкне.

Сугыш бетте, ә мин дистә елга

Воркутага килеп эләктем...

Ул якларда кышлар, ай-һай, салкын!

Ә мин шофер булып эшләдем.

Була иде, көннәр-төннәр узды,

Кабинадан бер дә төшмәдем.

Бар гомерең машинага бәйле,

Беркем белми нәрсә күрәсен.

Ул барганда син дә исән әле,

Мотор сүнсә, син дә үләсең.

Ул вакытта нәрсә ул машина –

Тишек-пошык агач кабина.

Үләм-үләм дигән иске мотор

Мең газаптан гына кабына.

Мин эшләдем көнне-төнне белми.

Үзем күндәм. Төзек машинам.

Кемдер сата, кем сатыла монда,

Ә мин һаман эшкә ашыгам.

Юлда чакта мине беркем күрми.

Яисә, эштән кайтып килешем.

Түрәләр, я, шикле “зек”лар белән

Булмады һич алыш-бирешем.

Дога белән эш коткарды мине.

Бу имансыз, кыргый мәхшәрдә.

Күрер өчен газиз туган җирне

Кирәк иде әле яшәргә.

Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә,

Телсез калдым күпме вакытка.

Аңладылар – мине ватып булмый,

Типкәләп тә, хәтта, атып та.

Куркак булу – сак булу ул, кайчак.

Тешле булу монда кирәкми.

Кыргый золым иле уртасында,

Черек тешең сиңа терәкме?

Дога белән эш коткарды мине.

Әләкче, я, сатлык булмадым.

Хыялымда мине йөртә иде

Газиз туган җирем юллары.

Тып-тын гына эшләп йөргән чакта,

Барыбер бит, сине күрәләр.

Сигез елдан кайтыр вакыт җитте.

“Китмә! Китмә!” диде түрәләр.

“Менә сиңа Ирек! Менә эшең!

Синең кебек тырыш кеше юк!

Теле барның теше, теше барның кулы,

Кулы барның денле эше юк!

Син белмисең, ахры, читтә эшләп,

Тормыш авыр хәзер авылда!

Күпләр качып китү ягын карый,

Мөмкинлеге чыккан чагында.

Нигә кирәк сиңа бу фәкыйрьлек?

Нинди тормыш тора алдыңда?

Менә сиңа фатир! Менә акча!

Тормыш корып, яшәп кал монда!..”

Хәзер уйлыйм, әгәр, калган булсам,

Мин югалта идем барысын.

Мин бөтенләй башка була идем...

Юк! Уйламыйм аннан арысын!

Тырышлыгым өчен яраттылар,

Динемне дә хөрмәт иттеләр.

Үз денсезең белән эшләгәнче,

Эшлә икән денле “зек” белән.

Намаз уку көн дә эләкмәде,

Сәбәпләре аның мең иде.

Атна саен бер бәйрәмем булды,

Ул да булса җомга көн иде.

Мөмкин чакта күлмәгемне юдым,

Дога кылдым моңсу булганда.

Күңелемне юган кебек идем,

Керле күлмәгемне юганда.

Авылыма кайттым, тормыш кордым.

Үз татарым белән никахлы.

Кайчак уйлыйм – күпме гомер бушка...

Дөньясымы, минме гөнаһлы?

Әлегә без бу дөньяда икән,

Бу сорауның юк бит җавабы.

Мин ышанам, Раббыбыз бар икән,

Бу тормышның бардыр дәвамы.

Китәсе бар, “китмә!” дисәләр дә.

Китәсе бар, җитә вакыт та.

Вакыт җиткәч, калып булмый инде

Барлык байлыгыңны сатып та.

Кемдер китә гөнаһларын төяп...

Почмагында денсез өенең,

Денсез туганнарын сугыштырып,

Алтыннары кала өелеп.

Кемгә нәрсә байлык. Минем белән

Намазларым юлга чыгалар.

Чиста күңел, кылган савапларым,

Догаларым тулы җомгалар.

Күңелемне юган кебек идем,

Керле күлмәгемне юганда.

Иманым нык, күңелем пакь минем,

Бернинди кара кер юк анда.

“Китмә! – диләр дуслар, туганнарым, –

Синең кебек ипле кеше юк!

Денсез, имансызлар тулып ята,

Теле барның теше, эше юк!..”

“Китмә!” диләр, аптыраудан гына,

Ни булса да, инде китәсе.

Мин үземне түгел, сезне жәлләп китәм,

Сезгә әле гомер итәсе.

Әлегә без бу дөньяда икән,

Сорау туа һаман – кем хаклы?

Нәфесеннән шашкан адәмнәрме?

Дөньясымы әллә гөнаһлы?

Беркем белми алдан. Һәркемнең дә

Тик үзендә генә җавабы.

Бу ахыры түгел әле дөньяларның,

Алда әле аның дәвамы.

Раббым биргән бер хәерле иртә...

Күзләремне ачкан чагымда,

Кояш кебек балкып вә елмаеп,

Закир абый тора янымда.

Кулында хат аның, йөзендә нур:

“Карчыгымнан, менә, хат килде...”

Ялганламыйм, Раббым, бер тамчы да,

Бөтен сүзе шулай, хак иде.

Әйтерсең лә, яшь кенә бер үсмер

Серен сөйли миңа оялып.

Иң беренче гыйшкы турындамы,

Әллә кул җитмәслек хыялын:

“Икенче ай китте инде, картым,

Шул гомердән бирле кайда син?

Эчкән чәйләремнең тәме дә юк...

Бик сагындым. Кайчан кайтасың?..”

Менә шулай. Тагын нәрсә әйтим?

Аңлаганы аңлар үзе дә.

Иманлы вә нурлы иде аның

Йөзе генә түгел, сүзе дә.

Моңсу уйлар... Минем бәхетемдер –

Нинди шәхес белән дус идем!

Хәзер аңлыйм – ә бит танышканчы

Мин яртылаш әле буш идем.

Яздым әле. Кызыгы юк кебек.

Әллә ул Чын Кеше түгелме?

Бер карасаң – тоташ кыя кебек,

Бер карасаң, нечкә күңелле.

Мин ышанам, Закир абый инде

Ирешкәндер оҗмах түренә.

Ләкин, никтер, татар йөзе хәзер

Караңгырак булып күренә...

Февраль, 2015. Рәниф Шәрипов

Мљхђррир

2012 елныћ августында Кукмарадагы “Хезмђт даны” газетасыныћ мљхђррире Расим Ризванов бу дљньядан китте...

В доме повешенного не говорят о веревке.

(Санчо Панса, “Дон кихот”, Сервантес.)

В доме веревки не говорят о повешенном.

(Меир Визельтир, яһүд шагыйре.)

Ул куркусыз шђп мљхђррир иде,

Ачык йљзле, ачык књћелле.

Ќыры, моћы тулы бђллњр гомер

Кинђт ауды, кинђт тњгелде...

Дљнья кызу. Кайнап чыга Кеше.

Я чайкалып, чђчрђп атыла.

Ул югалта, кайчак, йљзен, њзен!

Лђкин, дђшми... Тик, кем хакына?..

Ул дђшмђде озак... Дђшми китте...

Хђтта, беркем, берни сизмђде.

Књрми калды беркем ќанындагы

Бу дђшмђњнећ яра эзлђрен.

Казан куркып кире борган сњзне

Ул бастыра иде яратып.

Ул яратты эшен. Туган Илен –

Ирекле ил диеп санады...

Таш бђгырьле тугел беребез дђ.

Бер карыйсыћ – барысы да чит!

Бер аћлыйсыћ – син бик яратасыћ,

Ђ ул сића њги икђн бит!

Чагалар да чагалар бит џаман...

Бу дљньяга ничек сыясы?

Соћгы сњзе аныћ шул булгандыр:

“Эх дљньясы – елан оясы!..”

Нђрсђ безгђ бер кешелек гомер!

Нђрсђ безгђ бђла-казалар!

Чит њгилђр хэзер баш еланга

Рђхмђт юллап хатлар язалар...

Уйламагыз, дљньясы шул диеп,

Онытылыр диеп, барыбер...

Дљнья андый тњгел! Онытылмас!

Хэтер булып кайтып бђрелер!

Ђ сђбђбен аћлашучы бармы?

Кеше китте! Чњпме вакыйга?

Оятсызлар рульгђ ябышканнар,

Оят књчђ бара бакыйга.

Ђ онытсак, чњп булырбыз ќирдђ,

Бђя булыр безгђ бер тиен...

Њзебез дђ шућа дучар булып,

Туфрак калыр бездђн бер љем.

Сикђлтђле юлда берни књрми,

Кђперђйгђн денсез тњрђлђр,

Чайкалдырып илне ућга-сулга,

Гомерлђрне гњргђ тњгђлђр.

Тђкђбберлђр дљньясына сыймый,

Бер дустыбыз књчте бакыйга.

Чын сђбђбен белеп калсын дљнья!

Њз бђясен алсын Вакыйга!

Ул куркусыз, шђп мљхђррир иде,

Ачык йљзле, ачык књћелле!

Кинђт тњгел! Кинђт тњгел, џич тђ,

Ул чайкалып ауды, тњгелде...

Архив блога

  • сентября (1)
  • февраля (1)
  • мая (1)
  • марта (1)
  • ноября (1)
  • апреля (1)
  • апреля (1)
  • февраля (2)
  • января (1)
  • ноября (1)

кунакта

кунакта

Китап

Китап

Бердәнберем

Бердәнберем

Я служил на таком

Я служил на таком
Тема "Простая". Автор изображений для темы: gaffera. Технологии Blogger.