АЗАТЛЫК КӨНЕ

    
                              Балкыш
                                                Арканлы ат казыгына уралыр.
                                                                          Татар халык мәкале.

    
Нигә язам моны? Нигә язам?
Җавабым юк. Белмим үзем дә.
Нидер миңа һаман тынгы бирми.
Файдасыз күк әйтер сүзем дә.
Нигә язам моны? Йөрәк куша...
Бу кузгалу юкка идеме?
Балкып узды нидер. Аңламадык.
Онытыла инде исеме.
Юл күрсәтеп узды якты балкыш,
Өмет бирде коллык иленә.
Аңламадык. Ә бит мондый өмет
Тик бер генә тапкыр бирелә.
Онытылыр диеп уйладылар...
Онытыла. Дөрес уйлыйлар.
Чөнки коллар, хуҗаларга ярап,
Берсен берсе ашап туймыйлар.
Күтәрелеп бер карадык күккә,
Үзебез дә бераз шүрләдек.
Тукыдылар  “уты хәтәр!”  диеп,
Хак асылын гына күрмәдек.
Аңлашыла, кулга корал тотып,
Кан коюдан Алла сакласын!
Ләкин  “хуҗа” ,  “болар тынды”  диеп,
Йортыбызны тагын ватмасын.
“Бетте болар”  диеп, тыныч кына,
Таламасын җирне, милләтне.
Барысын да күреп торабыз без,
Мондый  “хуҗа”  безгә кирәкми.
Бетмәдек без, бераз тындык кына,
Күзәтәбез  “яшәү  рәвешен.
Әнә, кемдер губерналар бүлә,
Тыя белми тиле нәфесен.
Инде тагын нәрсә көтәргә соң?
Тыныч кына карап торыйкмы?
Башны түбән иеп,  “хуҗа”лардан
Әллә рәхим-шәфкать сорыйкмы?
Мин дә аңлыйм, Аллам саклый күрсен
Кан коештан, ызгыш-талаштан.
Ләкин, нишлик? Өзеп ашыйлар бит
Дәүләт, милләт дигән агачтан.
Онытылыр диеп уйладылар
Мәскәүдәге олы түрәләр.
Булганы да ярап торыр иде,
Анысын да артык күрәләр.
Онытылыр диеп уйладылар...
Онытыла янар таулар да.
Аста ут янганын белә торып,
Ярыймы соң шулай шауларга?
Онытылыр диеп уйладылар,
Ялладылар татар каләмен.
Телгәлиләр, ертып өзгәлиләр,
Дәүләтемнең канлы әләмен.
Тынгы тапмыйм. Юкка язам кебек.
Файдасы юк. Кулда сынык ук.
Мал чәчелгән җирдә бәрәкәт юк,
Тел яшергән илдә өмет юк.
Яшәп булыр иде күпләр кебек,
Тук мәчедәй йоклап, сыйпалып.
Тик, итәген җыеп йөрми икән,
Кем көненә калыр  бу халык?
Гасыры шул, континентлар саен,
Бетә коллык, үтә ул вакыт.
Табып кара, кемнәр яши икән,
Коерык болгап, чылбыр чыңлатып.
Ни булса да, язып калыйм әле.
Бу кабыну юкка идеме?
Балкып торды мәйдан. Онытмагыз.
Мәңгелеккә калсын исеме.
                Балкыш булып бер күренде безгә,
Дәүләт нуры әллә кайдагы.
Юлда булыйк. Юл үтелә, барсаң.
Көтә безне Ирек Мәйданы...


                  
      Җәлил һәйкәле

                                                             Ялган Ватан өчен корбан  -  савап,
                                                             Үзебез өчен   -  гөнаһ микән ни?
                                                                                       Айдар Хәлим.
Гасырлар алмашкан елларда,
Я, Казан, турысын әйт әле  -
Азатлык рухына охшаган
Җәлилнең ыргылу һәйкәле.
Әйт, Казан, бу кырыс елларда
Какшамас мантыйкка буйсынып,
Баш имәс халыкка охшаган
Җәлилнең килеше, буй -сыны.
Азатлык һәйкәле булырга
Бар аның хокукы, дәлиле.
Августның утызы кебек бит
Казанның мәңгелек Җәлиле.
Гасырлар шомарта ташларны...
Өркегән, җайлашкан, тук халык,
Хөррият дигән сүз хакына,
Кузгалмас җәя һәм ук алып.
Була ул җәясез, уксыз да
Тоташ, нык булырга тау кебек.
Туры сүз, саф, ачык йөз белән
Иреккә чыгарга, бау өзеп.
Сүз  әйтеп җиңәрлек кеше юк.
Башыңны күтәреп карасаң  -
Сыерчык оясын биләгән
Чыпчыклар пыр тузып талаша.
Кемнең дә, Илнең дә, Чорның да
Буладыр яхшысы, яманы.
Үтәр бу дигән бер өмет бар,
Ә бүген чыпчыклар заманы.
Баш кисеп дөньядан юк иткәч
Бер көндә унике татарны,
Димәк, чит залимнәр аңлаган
Андагы яшерен хәтәрне.
Азатлык рухына охшаган
Җәлилнең ыргылу һәйкәле.
Безнең дә хәлебез шундый бит,
Я, Казан, курыкмый әйт әле.
Баш имәс халыкка охшаган
Җәлилнең килеше, буй-сыны.
Асылда яшибез һаман да
Какшамас Мәскәүгә буйсынып.
Азатлык турында уйларга
Бар аның хокукы, дәлиле.
Чынлыкның сурәте, күрәсең,
Казанның мәңгелек Җәлиле.
Бозык эш, язык уй, чир басты
Кайчандыр саф бу ак каланы.
Хәмерле, фәхешле дөньяда
Кем дә бер буялмый каламы?
Тәүбә ит, дога кыл, чистарын,
Үксеп бер идәндә тәгәрә.
Татарны коткарыр, бары тик,
Бары тик, Аллаһы Тәгалә.
Киң сулыш алырга җибәрми
Богаулар һәм тимер муенса.
Әйтегез, мөмкинме бу илдә
Яшәргә Шәригать буенча?
Уңда да, сулда да ярлар юк,
Ерткычлык, бозыклык муеннан.
Кайчан да булса бер булырмы
Котылып бу пәри туеннан?
Болганып таркала ханлыкның
Суештан котылган уллары.
Баулары беләккә уела  -
Чишегез Җәлилнең кулларын!
Болганчык ташкын су баса бит
Татарның котылу юлларын.
Нишләргә кирәген белер ул,
Чишегез, бары тик, кулларын!
Әле соң түгел бит, су әле
Менмәде муеннан югары.
Сулышы бар, йөзеп чыгар ул,
Чишегез, бары тик, кулларын!
Чишегез кулларын колларның!
Чорларның бу әле яманы.
Кузгалыр бер заман бөркетләр,
Үтәр бу чыпчыклар заманы.
Коткарыр барлык бу дөньяны,
Барны юк, ә юкны бар итеп,
Бары тик, Аллаһы Тәгалә,
Аллаһы Тәгалә, бары тик...

            
              Бастырылу

                                           Казан әле, Казан уянмаган...
                                                              Сибгать Хәким.

Йоклый Казан. Урам тулы
Үле тынлык һәм сабырлык.
Еллар үткән саен аның
Тынын кыса бер авырлык.
Бер карасаң, тыныч кына
Йоклый кебек бу ак кала.
Ә, кайчак, җан бирә кебек,
Кайчак, ыңгырашып ала.
Бастырылу диләр бездә
Бу газаплы саташуны.
Уяу нокталар табылса,
Йокы тагын вата шуны.
Бастырылу диләр аны,
Һава җитми, тын кысыла.
Төшме, өнме? Төнме, көнме?
Чыгып булмый һич очына.
Уянырга кирәк! Тизрәк!
Җаннар белән кем уйнамас?
Селкенергә  -  гәүдәң каткан,
Кычкырасың  -  чыкмый аваз.
Төш икәнлеген аңлыйсың.
Чыгып җитеп булмый өнгә.
Гүя син фәкыйрь өстенә
Җен, албасты, пәри менгән.
Кычкырасың: “Уятыгыз!”
Тик, авазың ишетелми.
Йоклый дөнья. Үле тынлык.
Бу хәлеңне беркем белми.
Аваз чыгып китә, кайчак,
Шәт, ишетеп, ташламаслар...
Ләкин, кая карасаң да,
Чит тел анда, чит авазлар.
Бастырылган халык саны
Илдә бары бер түгелдер.
Албастының чын исеме
Беркемгә дә сер түгелдер.
Ялгышасыз. Исме аның
Мәскәү түгел. Урыс түгел.
Телен, денен, җанын саткан,
Иң хәтәре  -  татар  бүген.
       Рөхсәт булыр уянырга,
Үләргә бер мизгел калгач.
Тик, үзеңчә бәхилләшеп,
Сүз әйтерлек кеше калмас.

Йоклый Казан. Таң беленә.
Ә чыпчыклар: “Чырык! Чырык!”
Кемдер уяу  -  төн буена
Җырлап йөри, авыз ерып.

        

   Карачкылар

                          “...Русия фильмнарында... татар я явыз, кансыз бер
                              җан иясе, я аңгырарак... урам себерүче...”
                                                            Рамил Гарифуллин, психолог.

Кемдер егәр, кемдер һөнәр белән,
Осталыгы белән булса да,
Эше белән, рухи көче белән,
Максатына таба юл сала.
Мәрхәмәте белән сөендерә,
Мәхәббәте белән көйдерә,
Тырышлыгы белән сокландыра,
Уңганлыгы белән сөйдерә.
Күр, зиһенең булса, нәтиҗә кыл,
Дөньяда бит күпме гыйбрәт бар,  -
Хезмәт белән дан казанып, балда,
Майда йөзгән күпме милләт бар.
Бу cыйфатлар бик чамалы икән,
Инде тагын нинди юл кала?
Илләр басып, кәеф-сафа корсаң,
Эшкә һәвәслек бит югала.
Әгәр холкың бик һавалы икән,
Чит урамнар буйлап киң атлап,
Күкрәгеңдә күлмәк ертып кына,
Кемлегеңне булмый исбатлап.
Татар кебек карачкылар кирәк,
Башларына басып йөрергә.
Акыллы зат булып күренергә,
Юләр кирәк, урам себергән.
“Түбән”  затлар янәшә юк икән,
“Бөеклек”не күреп буламы?
Татар ярый тик бер генә эшкә  -
Себерергә урыс урамын.
Кино бара  -  чиркәү тирәсендә,
Кысык күзле баскын вәхшиләр,
Саф татарча сөйләп, урысларны
Суеп, асып, кисеп мәш килә.
Дәшмәс идем. Тиле дигән саен,
Сикерә бит, күрми, аңламый.
Бүген дә бит, бу  “мәкерле татар”
Кемне генә  “сатмый”,  “алдамый”.
Дәшмәс идем. Сикерә бит, күрми.
Бу ялганның шулдыр күләме:
Власовның армиясе хакын
Шул унике татар түләде.
Рейхстагка кызыл байракны да
Иң беренче татар күтәрде.
Оялмыйлар. Үзгәртми дә беркем
Тарихтагы  ялган сүзләрне.
Бу юлларны язу  -  түбәнлектер.
Акланулар монда артыктыр.
Үзен үзе күрә белмәгәннең
Күңел көзгеләре ватыктыр.
Өметләнмим, кемдер үзгәрер дип.
Бу алдашу озак-озындыр.
Дәвасы юк, сулар һавасы юк,
Бу  -  “Бөеклек”  дигән бозымдыр.
Өметләнмим, кемдер уяныр дип.
Без үзебез башта уяныйк.
Күпме ятыйк ишек чыптасында,
Кара төскә көн дә буялып.
Көн дә безгә аяк сөртәләр дә,
Көн дә бездә кара тап кала.
Шунсы кызык  -  бу кыланыш әле
Мәдәният диеп атала.

...Ник йөгерә халык? Кемнән кача?
Ә без бәйдә... Инде нишләсе?
Без бәйләнгән бауның бер очында
Көйрәп ята дары мичкәсе...

          
    Русия
                        
                                  “... Русия безнең ватаныбыз. Ә ватанны яратмас
                                     өчен я бик тә дивана, я явыз булырга кирәктер...”
                                                                                             Мостай Кәрим.
Аксакалны рәнҗетәсем килми,
Тик, күңелдә бер шик уяна  -
Яраталмыйм Мәскәү тарафларын,
Я усал мин, я бер дивана.
Аксакалны аңлыйм, бу Ил өчен
Җанын биргән, канын түккән ул,
Бу Ил тарихына береккән ул,
Бу Ил белән гомер иткән ул.
Хакы да бар , үзен түрдә йөрткән
Үз Иленә тугры калырга.
Тик, кирәкме “явыз, дивана” дип,
Агу сибү тере тамырга?
Кемнең дә бит бар үз Хакыйкате.
Килешмәскә минем хакым бар.
Үтерелеп, инде бишенче йөз,
Егылып яткан газиз халкым бар.
Ярар инде, яратмадым ди мин,
Түзеп яшәр идек янәшә,
Ауропалар кебек тәүбә кылып,
Кимсетмичә генә яшәсә.
Ил белән ил, тел белән тел бутап,
Болганчык су булып ташыдык.
Кемдер балык тотты. Кемдер бүлде.
Кемдер су болгатты, ашыгып.
Болгаттылар күбрәк  “безнеке”ләр,
Бутап телнең сүзен, хәрефен.
Мәскәүләрдән торып өйрәттеләр
Мәскәүләрчә язу дәресен.
Түрә булып түрдә йөргәннәргә
Илең ни дә синең, телең ни.
Торган җирдә  “Туган җирем!”  дисәң,
Тешләтерләр шулай телеңне.
Ә  “юлбашчы”  яңа, каты куллы,
Яңа  “ бердәм”  дәүләт төзелә.
Тик, кыршауны  ныграк кыскан саен,
Чолганышта кала үзе дә.
Яңа, азат илләр нәфрәтеннән
Коткаралмас хәзер мең тәүбә.
Ахыр чиктә, шайтан хәтәр түгел,
Ерак кына булсын Мәскәүдән.
Оятыннан башын түбән иеп,
Тәүбә кылып, гафу үтенеп,
Чыгып китсә иде... Ләкин, һаман,
Һаман йодрык болгый сүгенеп.
Әллә явыз, әллә дивана мин,
Аксакалдан гафу үтенәм.
Ахыргача дөресен языйм дисәм  -
Мин ышанмыйм аның сүзенә.
Беркемгә дә инде ачылмас ул
Ахыргача ачы Хакыйкать.
Яраталмый Әдип золым илен,
Ялгышадыр, бәлки, Табигать.
Хакым бармы, юкмы бу сүзләргә?
Кем әле мин? Җавап икеле...
Минем сүздән башка бу Хакыйкать
Тулы булмас иде шикелле.
Бу Ил белән мин дә гомер иттем,
Минем дә бит бу Ил сагында
Саулыгым да, яшьлегем дә калды,
Бозлы, җилле диңгез ягында.
Әйе, дөрес, чагыштырып булмый
Сугыш белән тыныч хезмәтне.
Боз булганчы вахта тотканыңны
Сөйләп тору монда кирәкми.
Бу Ил белән мин дә гомер иттем,
Күрдем  -  кеше монда йомычка.
Кеше гомеренең бәясе бар
Яраганда гына йомышка.
Тагын күрдем  -  халкым яшәсен дип,
Ни кылсаң да бу Ил күпсенә.
Бер гомернең кадере юк Илдә,
Халык гомере дә чүп кенә.
Аксакалдан гафу үтенәм мин,
Икеләнәм, кайчак, үзем дә.
Табигатьнең ачы ялгышыдай,
Хакыйкатем калсын сүземдә:
Өченче көн җепшек кар ява...
Бишенче йөз әрни ул яра...
Онытырга иде... Үчебез юк...
          Кемдер һаман аңа тоз сала...

          
                30 нчы август, ягъни, сүз урлау

                                                       Борынгыдан дәүләт тоткан горур халык...
                                                                                            Туфан Миңнуллин.
                                                  
                                             
Ахры, ашыгып өзгәнбез,
Өлгермәгән әле җимеш.
Утызынчы август җитсә,
“Җөмһүрият көне...”, имеш.
Каян килгән безгә бу чир?
Әллә пешкәнгәме авыз?
Бүре өркеткән көтүдәй,
Почмак саен елышабыз.
Бәйсезлек сүзен әйтергә
Әллә тыйдылармы инде?
Утызынчы август көнне
Бәйсез, азат Дәүләт җиңде!
Кыямәт көне буладыр,
Килер җавап тотар көннәр.
Хыянәт көне бар хәзер...
Җавап тотар икән кемнәр?
Сүзе булса да калсын тик,
Үзе юк инде, күрәбез.
Аш суынган инде күптән,
Ә без һаман да өрәбез.
Кызыл түгел, яшел түгел,
Татар киләчәге  -  соры.
Хыянәт көненнән башлап,
Кузгалыр кыямәт чоры.
Килер ул, озак көттермәс,
Татарның кыямәт көне.
Ә бүген әле, бары тик,
Оятсыз хыянәт көне.
Ояты бар  -  күрә дөнья,
Кыен ашап күпкә түзгән
Батыр бу халыкның коты
Төшкән ботына  бер сүздән.
Илаһи, татлы Азатлык... –
Гасырлар буена түзеп,
Миллионлы зур халыкның
Өзеп әйткән соңгы сүзе!
Уйнамагыз Тарих белән!
Бутамагыз сүз мәгънәсен!
Бу оят, бу хыянәтне
Үтәр дисезме әллә сез?
Сүзе калсын, һич югында,
Үзе ятсын кысып тешен.
Яңа буын үсеп килә,
Өмет булсын алар өчен.
Бары тик Азатлык көне!
Җөмһүрият көне башка.
Хәтерләрдә шулай калсын,
Чокып куйган кебек ташка.

Әллә ашыгып өзгәнбез,
Бик ачы булды бу җимеш.
Утызынчы август көне
“Җөмһүрият көне”, имеш.
Аннан соң шәһәр көнеме?
Урам көне булыр аннан...
Бәдрәф көне булып җиткәч,
Юдырырлар тартып баудан...


                       

         Рәисләр

                       Власть  -  кешеләрне гарипләндерә торган иң йогышлы чир.
                                                                                         Эрих Мария Ремарк
                                                         
                        

                  Эшләр бетеп, җиттеме кич,
Үз өендә улый Рәис.
Әллә җырлый, әллә елый,
Әллә үз язмышын уйлый.
Ялгыз авыл, ялгыз каен,
Хуҗасыз йорт адым саен.
Ялгыз йортта ялгыз адәм
Киләчәккә җырлый матәм.
Киләчәк юк. Эшләр харап.
Улый Рәис айга карап.
Үзе генә тын кичләрдә
Белми хәзер ни эшләргә.
Юкса, моңлы тавыш белән
Сәхнәләрдән җырлый белә.
Шомлы аваз, шомлы заман,
Өметсезлек алда һаман.
Ак бүренең ерак улы
Айга карап көн дә улый.
Ялгыз авыл, ялгыз каен,
Ватты кяфер тормыш җаен.
Уңыбыз юк, сулыбыз юк,
Киләчәккә юлыбыз юк.
Китәчәк бар, киләчәк юк,
Юкса, әҗәт бирәчәк юк.
Мең газаплы авыл юлы
Каргыш, сагыш белән тулы.
Үз язмышын үзе каргап,
Ярты авыл китеп барган.

Ватык юллар буйлап, кайчак,
Башкаладан рәис кайта.
Сабантуйда биеп ала,
Батырларга бүләк сала.
Китеп бара сүз уйнатып,
Авыл кала сазга батып.
Аяк асты  -  үле авыл,
Гүя узган кара давыл.
Аяк асты  -  кабер, зират.
Гомеребез  -  шуңа чират.
Аяк асты  -  сөяк, мәет,
Җырларыбыз шуңа бәет.
Сөякләрдә биегәндә
Ниләр уйлый соң  бу бәндә?
Ике чакрым гына ара,
Күрми рәис. Узып бара.
Авыл юлы  -  сулыш юлы,
Яшәү өчен сугыш юлы.
Тын алырлык юл арасы,
Ике чакрым җир барасы.
Газиз Әнкәй  -  Туган Җир бар,
Әнкәбезне буган чир бар.
Тын алалмый интегә ул,
Тураялмый бил бөгә ул.
Чүп кенә чир  -  сазга баткан,
Ике чакрым сузылып яткан.
Уңыбыз юк, сулыбыз юк,
Ике чакрым юлыбыз юк.
Китәчәк бар, киләчәк юк,
Юкса, әҗәт бирәчәк юк.
Күп кирәкми, юк багасы  -
Ике чакрым юл саласы.
Безнең авыл  -  затлы авыл,
Күпме рәис биргән табып.
Юлдан читтә ул урнашкан,
Рәисләре чиктән ашкан.
Кечкенә ул. Юк аңа иш.
Йорт аралаш рәис… рәис…
Татар түрәләре кадәр
Юктыр бездә башка хәтәр.
Гамь аларда дөнья хәтле,
Күрмиләр  “вак”  мәшәкатьне.
Авылдашларын гынамы  -
Танымый хәтта туганын.
Купшы күркә өммәтендә,
Күрми хәтта сөннәтен дә.
Тырышса да андый түрә,
Үз бүксәсен генә күрә.
Юлыбыз юк, юлыбыз юк,
Таянырлык улыбыз юк.
Ике чакрым гына ара,
Күпме рәис узып бара.
Ялгыз авыл, ялгыз каен,
Хуҗасыз йорт адым саен.
Эшләр бетеп, җиттеме кич,
Үз өендә улый Рәис.
Ак бүренең ерак улы
Айга карап көн дә елый…

Һәр авыл ул  -  дөнья хәтле.
Үлеме  -  “вак”  мәшәкатьме?

                     
   Төнге юл, ягъни, соңгы сүз

                                        Без бәхет эзләмибез, без бәхетсезлектән качабыз

Ике генә чакрым калган иде,
Туктап калдык юлда ватылып.
Караңгы төн, болытлы төн иде,
Тирә-якта юк бер яктылык.
Иптәш җәяү китте ярдәм эзләп.
Сакта калдым. Уйлыйм барысын.
Ә бит бу юл  -  авылыбыз йөзе!
Кем төзәтер ташлап бар эшен?
Күптән йоклый авыл. Ул арыган.
Төнге тамашалар карамый.
Өлгермәдек. Үтеп өлгермәдек
Ике генә чакрым араны.
Йөз чакрымны үттек җырлап кына,
Ике чакрым  -  елап үтәсе.
Авылыңның юлы шундый икән,
Башка эшең синең  -  чүп кәсеп.
Тормыш кырыс. Ике чакрым өчен
Беркемгә дә булмас ташлама.
Бу дөньяда барлык бөек эшләр
Авыл юлларыннан башлана.
Ике чакрым ватык авыл юлы,
Иман дигән олы чут аша,
Ахыр чиктә, шулай бер чутласаң,
Азатлыкка барып тоташа.
Тагын уйлыйм. Пычрак суга төшкән
Асылташлар кире калыкмый.
Нигә шулай һаман батабыз без?
Рәисләрме шундый? Халыкмы?
...Күзгә төртсәң күренмәслек төндә
Мин утырам, уйлыйм барысын.
Чит бер түрә юл түшәмәс безгә,
Безнең өчен ташлап бар эшен.

Караңгы төн. Кемдер тагын улый.
Әллә Рәис, әллә бүреләр.
Алда бары авыл башындагы
Зират күләгәсе күренә...

Комментариев нет:

Отправить комментарий