АЗАТЛЫК ТЕЛЕ


                    Чигенмә

                                              Таш атканга аш ат.(Татар халык мәкале)

                                                 Көч кулланмый гына каршы тору ысулы белән
                                            Һиндстанны Британия коллыгыннан азат итүдә  
                                            хәлиткеч роль уйнаган Махатма Ганди турында
                                           Лондонда опера куелды... (Интернет хәбәрләр)

Аш атсалар сөенәсе түгел,
Аш аталар, кайчак, аучылар.
Таш атканга таш атасы түгел,
Таш артыннан кыргый яу чыгар.
Аш атсалар сөенәсе түгел,
Таш атсалар тик тор, селкенмә.
Явызлыкка каршы торып була
Таш күтәрми каршы беркемгә.
Бу дөньяның яме, бәрәкәте,
Барыбызга тигез бирелгән.
Таш күтәрмә башсыз баскыннарга,
Тик, чигенмә баскан җиреңнән.
Түз, курыкма, килер Сүз вакыты,
Озак яши алмас бу ялган.
Күзләреңдә булсын туры караш,
Тик, береккән кебек, кузгалма.
Күңелеңә    Ходай түземлеге,
Зиһенеңә иңсен Хак Китап.
Күзләреңдә булсын курку белмәс,
Тыелгысыз, ачы Хакыйкать.
Таш күтәрмә, башың күтәрсәң  дә,
Бушка күпме кан-яшь агыздык.
Залимнәрнең куәтенә каршы
Чүп кенә ул безнең явызлык.
Котылгысыз килер Хак Сүз өчен,
Кешелекле, гадел, ачык Чор.
Үз сүзеңдә торып, үз җиреңдә,
Беркетелгән кебек басып тор.
Сүз дә ташны тишә,
Кайчак, ярны ишә,
Тамчы булып тамса, көн саен.
Таш күтәреп капка ватып булмый,
Ә Сүз белә аның мең җаен.
Кан коймыйча, җан кыймыйча гына,
Хөр мәмләкәт тими беркемгә.

Кан кирәкми безгә. Таш күтәрмә,
Тик, сүзеңнән чыкма, селкенмә.
Атсыннар таш. Хак Сүзеңнән чыкма,
Чигенмичә баскан җиреңнән.
Бу безнең җир. Аның байлыклары,
Бары безгә, безгә бирелгән.
Күңелеңә иңсен Илаһи Сүз,
Зиһенеңә    Китап сүрәсе.
Кан кирәкми, җан кирәкми безгә,
Һәм кирәкми кяфер түрәсе.
Башың күтәр, ләкин, таш күтәрмә.
Күпме кан без бушка агыздык.
Озын-озак Хакыйкатькә каршы
Чыдый алмый, хәтта, явызлык.
Бу Хакыйкать ачы сабак булып,
Таш өстенә тамсын көн саен.
Тотынсалар, күтәрмәкче булып,
Таш уалыр, беркөн, йомшарып.
Баш өстеңдә таш уйнатса кемдер,
Үз сүзеңнән китмә, селкенмә.
Әҗәт-бурычка без яшәмәдек,
Бирәсе юк берни, беркемгә.
Түз, курыкма, уңар озакламый,
Җете кызыл кебек бу ялган.
Күзләреңне күтәр    күпме дөнья
Яшел төскә инде буялган.
Үз сүзеңдә торып, үз җиреңдә,
Беркетелгән кебек басып тор!
Котылгысыз килер Хак Сүз булып,
Кешелекле, гадел, безнең Чор!
Таш күтәрмә, башың күтәрсәң дә,
Тик, береккән кебек, селкенмә!
Аласы күп безнең бу дөньяда.
Бирәсе юк! Берни! Беркемгә!
Кан кирәкми, җан кирәкми безгә.
Илаһи Сүз кирәк, Хак Китап!
Ихлас дуслык,  чын Гаделлек кирәк!
Тик шул гына безнең Хакыйкать...

           Тел

                              Мәскәү түрәләре Казанга килеп, атаклы
                                  төрек лицейларын тикшереп, ябып йөриләр.
                                                                                 Яңалыклардан.
                                 Иң яхшы дәүләт    безне үзебез белән идарә
                                 итәргә өйрәтә торган дәүләт.        Гёте.
                                                                                         
                                    
Ах, зәмһәрир суык  “урыс”  кышы!
Тырмыйм, ертам ишек чыптасын.
Ябыштым да каттым телем белән,
Яладым да тимер тоткасын.
Чирле әнкәм өйдә үлеп ята.
Ә мин ача алмыйм ишекне.
Тел очымны тота салкын тимер...
Тынсыз елыйм.
Беркем ишетми.
Кычкырып та, ычкынып та булмый.
Дөньяның мин чүп бер баласы.
Бөтен телең бозга әйләнгәнче,
Әллә, кисәк, тартып аласы?..
Җәрәхәте телнең тирәнәя,
Күбрәк түзгән саен, селкенми.
Балачакта эләккәнем булды
Шул тозакка, салкын бер көнне
Кем ябыша, шулай, кызык эзләп,
Бирелә дә, кайчак, коткыга.
Су агызып җылы чәйнектән тик,
Тотка коллыгыннан котыла.

Нигә әле искә төште соң бу?
Дөрес кенә булмый һәр адым...
Бүтән шундый хәтәр “тотка”ларны,
Кайвакыт, мин ялап карадым.
Ник яладың, димә.
Ахмак идем.
Кыйбласыз җан, денсез, шук идем.
Ятим идем, хәтта, фәкыйрь идем,
Хөр күңелем белән тук идем.
Фәкыйрьлегем    дүрт як ятимлектән,
Хөр күңелем    дүрт як кыйбладан.
Ахмак башым, диңгез тубыктан, дип,
Ә Алланы юк дип уйлаган.
Айкап атты диңгез давыл булып,
Алдымда тик кыя ташлары.
Ачы суы авызыма тулып,
Тончыктыра, буа башлады.
Сискәндем дә, күтәрелдем кинәт,
“Улым! Үләм...”  дигән тавыштан.
Кыйбла яктан    әнкәм ягыннан бу...
Тик, телемә тотка ябышкан.
Тоташ бозга әйләнәм бит хәзер.
Соң, бу әллә әҗәл көнемме?
Бар хәлемне җыеп, ыргылдым да,
Умырдым да алдым телемне.
Ишек ачык.
Мин атылып кердем.
Ә әнкәем инде җан бирә.
Сүзләрем күп.
Тик, сөйләшеп булмый.
Авызыма тулып кан килә.

Мин аңладым    әгәр дошман илен
Бетерәсең килсә, җимереп,
Аякларын түгел, кулларын да түгел,
Телен бәйлә икән, иң элек.
Тел    тамыр ул.
Нәсел-кавемнәрнең
Кендекләре шуңа береккән.
Үз-үзләрен саклар өчен алар,
Телен саклый элек-электән.
Шуннан үсә яме күңелеңнең,
Шуннан үсә гаме җаныңның.
Тел биргәнгә  Ходай, җиһанга без
Адәм заты итеп алындык.
Адәм затын бетерәсең килсә,
Телен бетер икән иң элек.
Ә аннан соң, телсез адәм үзе
Илен таптар, ватып-җимереп.
Күрәсезме, күпме ятим калган,
Телсез калган апа-абыйлар,
Тотка түгел, телен өзгән кулны,
Коерык болгый-болгый, ялыйлар...
                     Ишек ачык.
Әнкәй үлеп ята.
Бәхилләшеп чыгыйк, булмаса.
Тәүбә кылган ихлас адәмнәргә
Ходай тагын бер кат юл ача.
Селкенергә, кычкырырга куркып,
Бозга катып барган көнеңме?
Алла хакы, әнкәң хакы өчен,
Ал умырып тизрәк телеңне!
Без ятимнәр кебек барыбыз да,
Салкын, тимер тотка ялаган.
Әнкәй үлеп ята.
Телебез юк.
Ә авыздан шаулап кан ага.
Селкенеп тә, ычкынып та булмый.
Без дә бит бу дөнья баласы!
Авыз тулы кан булганда, ничек
Адәм заты булып каласы?
Кузгалырмы кавем, беркөн, айнып,
“Улым! Үләм...”  дигән тавыштан.
Вакыт    бикле.
Көннәр    кадакланган.
Телебезгә еллар ябышкан.
Хезмәт итә Вакыт залимнәргә,
Тарих    үзе  ата ялганчы.
Адәм заты булып ничек калыйк,
Адәм көлкесенә калганчы?
Алла хакы өчен, әнкәң хакы өчен,
Ал умырып тизрәк телеңне!
Акса аксын каның...
Адәм булып,
Яшәп күрсәт калган көнеңне!
Тәүбә кылган ихлас бәндәләргә
Мәрхәмәтле Ходай юл ача.
Ишек ачык.
Әнкәй исән әле.
Бер селкенеп карыйк, булмаса
Дүрт як ятим булсак, илсезлектән,
Күңел богаулары нәрсәдән?
Бар бит җаннар, билен-телен бирми,
Адәм заты булып яшәгән.
                     Киң шикелле иде безгә җиһан...
Иксез-чиксез дөнья тар икән.
Дүрт як кыйбла    Ирек түгел икән!
Диңгез – тирән, Алла бар икән!

           Арыслан һәм көчек

                         “Аю янында йокласаң, кискен хәрәкәтләр ясама...”
                                   ТВ. Никита Михалков. (Вак илләргә ишарә.)

                                             “Ә алтынчы көнне арыслан үлде...”
                                              Л. Н. Толстой. “Арыслан һәм көчек”.

Һәркем белә эчтәлеген бу әсәрнең,
Тик, шөгыле башка хәзер күп яшьләрнең.
Бардыр укымаган кемдер. Сөйлим әле.
Мәгънәсе бит аның бик тә ишарәле.

Арысланның читлегенә, көлешепме,
Кара йөзләр ыргыталар бер көчекне.
Күзәтәләр: ерткыч хәзер тотып ашый,
Һич югында, я ботарлап, буып ташлый.
Дер калтырап тора көчек бер почмакта,
Ә арыслан карый, исни, килеп ята.
Ә аннан соң, көтмәгәндә, ялап ала,
Әйтерсең лә, көчек аның өчен бала!
Туйдыргандыр арысланны бикле бушлык
Һәм башлана гаҗәп, сәер, якын дуслык.
Бергә ашау, бергә йоклау, бергә йөрү,
Ишетелә я ырылдау, яисә өрү.
Ә көчекне алам дип кул күтәрүгә,
Арысланың җаның алыр бер бәрүдә.
Бары да шат    менә дуслык, менә үрнәк!
Дус яшәгез барыгыз да шуннан күрмәк!

Ә беркөнне бу читлеккә килә бәла 
Бер сәбәпсез чирләп китеп, көчек үлә...
Арысланга кара кайгы, чиксез хәсрәт,
Үле көчекне дә бирми    чыга чәчрәп.
Атна буена йокламый, саклый һаман,
Ашамый да, эчми дә ул, эше яман.
Ялгыз калган аңлы җан иясе сыман,
Үзе дә җан бирә кара кайгысыннан.

Ышанмасаң, кайда димә, асыл фикер.
Булмаслыгын күрсәтерлек дәлил китер.
Бар икенче ягы эшнең, күләгәдә...
Аңа инде җавап тапмас күрәзә дә.
Ничек әрәм булды икән мескен көчек?
Ни җитмәде гомеркәен саклар өчен?
Әллә үзе кискен селкенгәнме дисәк,
Арыслан да шулчак борылганмы кисәк?
Сизмәгәндер ул үзе дә я саташып,
Я кычыткан берәр бетле җирен кашып.
                Беркем белми, нәрсә булды, ничек, нигә...
Көчек бит ул. Күп кирәкме ул нәнигә.
Кысылгандыр, сытылгандыр берәр җире,
Арысланда чукрак колак, калын тире.
Сизмәгәндер. Йоклагандыр ашып чиктән.
Шулай үзен дә үлемгә хөкем иткән.

Кагыйдә бар, асыл затлар өчен генә,
Гаепсез дә, гөнаһсыз да    кем селкенә.
Ләкин, әгәр, гәүдәң олы икән артык,
Сак йокларга кирәк, сак, селкенми ятып.
Юкса, кемнедер сытарсың бик кирәкле,
Синең дуслыкны сыйдырган зур йөрәкле.
Ялгыз калган аңлы җан иясе сыман,
Үзең дә китәрсең шуның кайгысыннан.

Беркайчан да аңламас, тик, аю моны
Һәм арыслан булмас, булса да ул олы.

Менә шундый, иптәш, бездә дуслык хәле,
Мәсьәләнең шул ягы да бар бит әле...

            Җан юлы

                                               Рас килде    фаразлар хаклыгын кара син,
                                              Ачып хәтернең тоз сибәр ярасын.
                                              Кан һәм сөякләр түшәлгән бу кала,
                                              Котырган этләр кулына каласы...
                                                                         Мөхәммәт Мирза.

Төш тә түгел, өн дә түгел,
Сәер дөнья уңда, сулда.
Аң өлешем аңламаган
Җан өлешем һаман юлда.
Яу кырыннан чыгып килеш,
Ләкин, орыш истә түгел.
Вакытны да белеп булмый,
Иртә түгел, кич тә түгел.
Ярам да юк, тәнем бөтен,
Тик, башымда контузия.
Җаным исән –  аңны эзләп,
Зиһен ватыкларын җыя.
Соры кырда соры юл бар,
Читендә юк яшел үлән.
Сәерлеген юлның аңлыйм,
Ләкин, атлавымны беләм.
Соры дөнья тирә-якта
Тынып калган нидер көтеп.
Әллә кырылып беткәннәр,
Йөрми кеше, өрми эте.

Күз алдыма килә кайчак
Буш авыллар шомлы, сәер,
Буш йөрәкле вак шәүләләр
Сузып уза миңа хәер.
Таушалгандыр кыяфәтем,
Мескенчәдер эчке хәлем.
Кыйналсам да, талансам да,
Мин теләнче түгел әле.
Аңым белә, җаным сизә 
Алда мине көткән җир бар.
Калып салып, хәлне алып,
Җанны гарип иткән чир бар.
Ерак түгел мин туган җир,
Барам як-ягыма карап.
Табылыр ул. Китик әле
Яу кырыннан ераккарак.
Хәтер очын чир югалткан.
Бер генә юл минем алда.
Чит дөнья бу, чүп дөнья бу,
Туктап булмый монда ялга.
Аң уяныр. Еллар буйлап,
Яшен булып узар хәбәр.
Күз алдыма килер күптән
Хәтеремнән чыккан хәлләр.
Кузгалыр да, беркөн, аңлап
Үзенең кем икәнлеген,
Кушылып җан белән, эзләр
Юл читендә калган йөген.

Көз дә түгел, яз да түгел.
Бире дә юк, ары да юк.
Кояшы да, болыты да,
Яңгыры да, кары да юк.
Төссез дөнья, тып-тын дөнья,
Күрми күз, ишетми колак.
Үтерелгән Вакыт монда
Кузгалалмый ята елап.
Үтерелгән Вакыт буйлап,
Нидер эзләп, җан ашкына.
Адаштым да кебек инде,
Әллә саташа баш кына?
Тәгәрмәчтә тиен чаба,
Тик, беркая бара алмый.
Ә бит Вакыт үлгән җирдә
Бернинди дә Ара калмый.

Бу чит Вакыт, бу чик Вакыт...
Кабаланып һәм тез чүгеп,
Зиһен ватыкларын җыйдым,
Ләкин, инде бу мин түгел.
Үзем һаман атлыйм кебек.
Нинди җирләр тарта мине?
Барысы да күптән беткән,
Мин дә мин түгел бит инде.
Үтерсә дә Мизгел аңны,
Үтелсә дә соңгы ара,
Төштә, өндә, көн дә, төн дә,
Үлемсез җан кая бара?

Мәңге кайтып җитмәм кебек.
Сәер дөнья уңда, сулда.
Ни эзли бу тынгысыз җан,
Туктый алмый һаман юлда?

Ераккарак киткән саен,
Озаккарак бара ялган.
Без туган җир, Вакыт белән,
Яу кырында үлеп калган.
Тәгәрмәчтә җан әйләнә,
Тик, беркая бара алмый.
Вакыт үлгән җирдә инде
Шуннан башка чара калмый.
Чит дөнья бу, чүп дөнья бу,
Без түгел бу, инде күптән.
Чит Вакыт бу, чик Вакыт бу.
Гомер бездән башка үткән...
Таушалган өс-баш, кыяфәт,
Йөз-битебез мескен, сәер.
Зиһен ваткан юлбасарлар
Суза хәзер безгә хәер.
Алар тере. Алар таза.
Бездә генә контузия.
Мәетләрне тентеп алар
Байлык җыя... Милек җыя...
Аң өлешем аңламаган,
Җан өлешем әле юлда.
Соры дөнья... Юлбасарлар...
Уңда, сулда. Уңда, сулда...


                      Террор
     
      (Берәү сөйләде)

                                Кайбер кеше үтерүчеләр, аларны үтерүне тыя
                               торган закон булганга күрә генә, исән яшиләр...
                                         Хови Э. У. Америка язучысы.1853-1937.

                                      Ул да кемнеңдер баласы...
                                                                               Равил Фәйзуллин.

“Таза егет    мыек асты
Яңа гына кипкән әле 
Сабый кызы күз алдында
Бер фәкыйрьне типкәләде.
Кызык өчен, тик торганда,
Кыйнады ул бер юашны.
Я китереп суга берне,
Я яңадан тибә башлый.
Яшь агызып, бер ялгызы
Карап тора мескен сабый 
Ник әтисен шулай итә
Бу әшәке, сәер абый?
Кысылырлык гайрәтем юк,
Булышырлык юк бер бәндә.
Шулай инде, беркем булмый,
Син дигәндә, мин дигәндә.
Көннәр үтте. Тынгы бирми
Шул сабыйның күз яшьләре.
Булышасым килгән иде.
Бик теләдем... Тик, дәшмәдем.
Мәгънәсе юк, файдасы юк
Бездән, минем ише юк-бар.
Бәреп егар да җенләнеп,
Икеләтә каты тукмар.
Ә сабыйның елаганы
Күз алдымнан китми һаман.
Жәлләп шуны, оныталмый,
Ахыр чиккә җиттем тәмам.
Торган җирен, йөргән җирен
Белә идем бәдбәхетнең.
Төн йокламый исәп кордым,
Бер почмакка посып көттем.
Һәм, ниһаять, бу хәшәрәт
Кайтып килә алпан-тилпән.
Бераз салмыш... Һәрхәлдә дә,
Чайкалмыйдыр инде җилдән.
Кулда күсәк, җанда исәп,
Сабый бала күз алдымда,
Ордым берне арт ягыннан,
Кинәт кенә кузгалдым да.
Туктады да катып калды,
Чайкалып бер мизгел генә.
Җир тетрәтеп, әзмәвердәй,
Авып төште юл читенә.
Сөенмәдем. Үкенмәдем.
Уйламадым артын, алдын.
Йокла сабый , оныт барсын 
Әткәң өчен мин үч алдым!

Күрәм, кайчак,  “әзмәвер”не,
Хастаханә    йөргән юлы.
Вөҗдан, кайчак, бимазалый 
Ул да кемнеңдер бит улы.
Минем дә бит бар әнкәем...
Тик, юаныч шуннан табам 
Сабый кызның елаганы
Күз алдымда тора һаман.
Беләм, аңлыйм. Арттан сугу 
Сөйләмәслек кабахәт эш.
Нишләргә соң? Чара юк бит!
Адым саен золым, фәхеш...
Аң-белемем күп түгелдер,
Берәү әйтер: утыр да түз!
Сез акыллы... Минем өчен
Башка чара юк дигән сүз.
Һәркемнең дә әнкәсе бар,
Һәркем    кемнеңдер бит улы.
Үз ишенә, иң беренче,
                Күтәрелә кемнең кулы?
Дөрес! Кизәнә көчлерәк,
Шуннан башлана барысы.
Булмый, андыйлар көченә,
Шул ук юл белән карышып.
Арттан сугу   куркак эштер,
Ләкин, аның сәбәбе бар.
Мәрхәмәтсез ерткычларның
Җавап тотар сәгате бар.

Ил башлыгы зур түрәләр,
              “Террор!” – дисез. “Террор!” – дисез...
Мин килешәм    кабахәт эш.
Ник сәбәбен тикшермисез?
Әллә шуңамы    үзегез,
Держава, милек сагында,
Туганнарын үтерәсез
Сабыйлары күз алдында.
Мин надандыр... Кемдер әйтер:
Синең акыл эше түгел...
Бомба ташлап йорт яндырган 
Кеше түгел! Кеше түгел!
Һәркемнең дә әнкәсе бар,
Һәркем    кемнеңдер бит улы!
Мин надандыр, аңлый алмыйм 
Шулмы Хак Тәгалә юлы?

Сөенмим дә, үкенмим дә...
Сәбәбен мин үзем беләм.
Ходай каршына барырга,
Җавабым да үзем белән.”


              Җыр

                                    Хезмәтеңә лаек соклануны ничек күрсәтергә,
                                         болытларны туктатырлык итеп...
                                                        Синь Цицзи,(Кытай, 12 нче гасыр)
                                       
                                                       Чишмәләр дә акмый тыңлады...
                                                               “Рамай”.(Татар халык җыры) 

Ишеттем мин кичә, чын безнеңчә,
Син өздереп гармун уйнадың.
Нинди моңнар йөртте, кардәш дустым,
Эшләп каткан тупас кулларың.
Башка килә төрле-төрле уйлар...
Әллә нинди моңлы, зарлы көй:
Хафизәләм иркәм, ал Зәйнәбем,
Кара урман, Рәйхан, Әллүки.
Син уйнадың кичә. Мин уйладым,
Яшь гомерем ничек узганын.
Чәчәкләргә кунды олы юлның,
Без күтәргән кара тузаны.
Бик еракта идек әле без, әй,
Бер алманы бишкә бүләек.
Донбассларда күмер кискән чакта,
Туган илне сагынып үләек.
Җитмеш чакрым ара үтеп килдек,
Оренбурдан мамык шәл алып.
Ак калфакның табылган чагы, ла,
Туганнарның сагынган чагы.
Бер күрешер өчен килдек без, әй,
Җитмеш чакрым якын җир түгел.
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Моңлы көй уйнадың син бүген.
Һаваларда йолдыз, суда кондыз,
Газизәкәй, балдыз, елама.
Бик ерактан туганнарың килгән,
Син берүзең түгел дөньяда.
Әйдә, барыйк сахраларга бергә,
Гөлләр араларына, кардәшләр.
Әдрән диңгез аръягыннан, хәтта,
Сагынганнар килми калмаслар.
Безнең нәсел бик еракта калган,
Катлам саен аның катлавы.
Аргы яктан тагын берәү килә,
Хафизәләм иркәм атлавы.
Гөлләр кебек сездәй матурларның
Тамырлары бер шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, бәгърем,
Рәхәт үтсен иде җәйләрең.
Фирдәвескәй, кара күзкәй, җаным,
Ай туганда әллә тудыңмы?
Кош тоткандай булам, ялгыш кына,
Кулларыма алсам кулыңны.
Әллә кара карлыгачмы, әллә,
Сары сандугачмы әнкәсе?
Башын борып бер караса миңа,
Чыңлап ала көмеш тәңкәсе.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Җиткән кыз да булды Гөлҗамал.
Кулларыннан киндер җеп үрелә,
Күзләреннән тамчы гөл тама.

Чиксез шулай дәвам итәр идем,
Ләззәтләнеп, исем-җырларны.
Мәңгелеккә үтеп бара алар,
Еллар үтеп, кичеп чорларны.
Нинди җыр бу диеп сорамагыз,
Күңел тулы сагыш булганда.
Бик ерактан, бер күрергә килгән,
Алар безнең кардәш-туганнар.

Моңланып Ай нурларында кичә,
Син өздереп гармун уйнадың.
Нинди тылсым йөртте, әйтче, туган,
Кытыршы бу тупас кулларың?
Башка килә төрле-төрле уйлар,
Әллә нинди моңлы, зарлы көй.
Хафизәләм иркәм, ал Зәйнәбем,
Кара урман, Рәйхан, Әллүки.
Бик еракта без яшәдек шулай,
Бер алманы бишкә бүләек.
Кайда гына тир түкмәдек без, әй,
Туган якны сагынып үләек.
Ак калфакның табылган чагы ла,
Туганнарның сагынган чагы.
Саубуллашып, бәхилләшеп калыйк,
Күрешмәбез, ахры, без тагын.
Чәчәкләрне күмгән олы юлның,
Без күтәргән  кара тузаны.
Син уйнадың кичә. Мин уйладым,
Чит якларда гомер узганын.
Чыңлаган шул гармун телләредәй,
Бер-бер артлы үтте елларым.
Яңрап үткән еллар авазыннан,
Түзмәдем мин, үксеп еладым.
Табылмаган дөнья малы өчен,
Каңгырыйдыр егет башлары.
Ил язмышы безне туган җирдән,
Өмет бирми, алып ташлады.
Нинди җыр бу диеп сорамагыз,
Күз яшьләре тынны буганда.
Бәхилләшү җыры шушы инде,
Сау булыгыз, кардәш-туганнар.
Идел бит ул, дускай, Идел бит ул,
Ерак бит ул тирән, киң бит ул.
Татар күргән михнәт дәрьясына,
Күз яшенә аның тиң бит ул.
Әй, мөкатдәс, моңлы тальян гармун,
Уйнадың син бик аз. Нишләдең?
Үксеп-үксеп елый еракларда,
Аерылган кардәш-ишләрең.
Озата барма, дускай, озата барма,
Адаштырмас, бәлки, олы юл.
Без китәбез инде. Сез каласыз.
Татар җыры    матәм җыры ул.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Галиябану, Рәйхан, Гөлҗамал,
Мин сагындым сезне... Күзләремнән
Тамчы тама... Сагыш, моң тама...


 
            Тәмле Чишмә

         (Расим абый Баһавиевка)

                                                      “Җырлаган булып елау...”
                                                                      Нәҗибә Сафина.

Урман чите. Тәмле Чишмә. Кечкенә күл.
Баганадан ут кермәгән агач өйдә,
Керосинлы иске лампа яктысында,
Җырладык без онытылып барган көйгә.

Табының да искитмәле, Расим абый,
Тик, мул табын инде никтер сөендерми.
Күңелләрне телеп-телеп, җанга-тәнгә,
Гармуныңнан ташып чыккан көең керде.

Көйсез-моңсыз мул табыннар әллә бозды
Туганнарны җиребездән таралышкан.
Дус-ишләрен, авылдашын санга сукмый,
Күпләр хәләл-хәрам малына ябышкан.

Кем начар ди бу макталган тырышлыкны?
Мал табуда, йорт салуда оста татар!
Тик бу юлда, кирәк булса, күп уйламый,
Милләтен дә, туганын да уптым сатар...

Туганнар без, газиз авылдашлар, дуслар.
Сирәк-мирәк бер табынга җыелсак та,
Бер-беребезгә чиксез ерак, чит инде без,
Таянырлык түгел инде кыен чакта.

Әллә нигә бер моңланып алабыз да,
Тиз кайтабыз капма-каршы, кире хәлгә.
Әйтерсең лә, бик сусаган чакта тик бер
Тамчы гына тама кипкән иреннәргә.

Аңлыйбыз без үзебез дә. Тик, беләбез 
Төн узуга барысы да алышына.
Замананың денсез гаме, моңсыз яме
Йота безне болганчык көн агышына.

Аңлыйбыз без. Тик барыбер ерагая
Безне кардәш-туган иткән юл-арабыз.
Чыбыркыга карышмаган көтү кебек,
Чит агымга керәбез дә югалабыз.

Бүген әле Расим абый гармун уйный,
Хәтер белән Вакыт әле тарткалаша.
Яшь аргамак кебек Вакыт алга чаба,
Хәтер аксый, гүя, хәлсез карт алаша.

Көннәр белән Хәтер тарткалашкан чакта,
Вакыт боза безне, уза-уза җиңә.
Җаныбызга бер могҗиза булып керә
Расим абый саклап килгән бу хәзинә.

Ә ул уйный, уйный белә нәкъ безнеңчә.
Бу мизгелдә барыбыз да башка, бүтән.
Бу мизгелләр тиңсез бәхет, чиксез рәхәт,
Бу мизгелгә гомер сыя күптән үткән...

Рәнҗетсә дә кайберәүләр сабый чакта,
Миңа авылдашлар һаман туган кебек.
Кайчак уйлыйм, ничек ямьле, ничек кызык,
Ничек... авыр булган икән тормыш элек!

Керосинлы лампаларның пыяласын
Сөртә иде бит әниләр көн дә кичен.
Тойдым кебек монда бүген шул көннәрнең
Ерак калган ямен, гамен, тәмен, исен.

...Урман чите. Тәмле Чишмә. Кечкенә күл.
Таш юллардан ерак торган агач өйдә,
Дус-туганнар булып бүген кыланабыз,
Җырлаган булып елыйбыз иске көйгә...


         Соңгы сүз

                                        Җыгылдык без икөч чакрым да китми, –
                                        Җегетләр! Бездә көч юк, – ахры, булмас!
                                                                                  Габдулла Тукай.

                                        Ходай явызлыкка түзә, тик, озакка түгел.
                                                                                          Сервантес.
                                       
                                 
Ике генә чакрым үткән идек,
Туктап калдык сүнеп, ватылып.
Бер кабынып алды өмет уты,
Бетте балкыш, бетте яктылык.
Бушап калды без шаулаган юл да,
Туктаттылар, юлны яптылар.
Ут күренми алда, сүнде дөнья,
Каушап калдык куркып, аптырап.
Дөм караңгы кара еллар килде,
Кабынырмы өмет яңадан?
Кемдер китеп барды, ә кемнеңдер
Авызыннан әле кан ага.
Мәкерле бу тыгыз камалышта
Кем отылып калды, кем отып.
Кемдер дөнья куа, байлык җыя,
Барысын да күптән онытып.
Хәлебез бар... Нигә туктадык соң?
Нинди чир бу? Нинди өянәк?
Нинди сүзләр белән бизәсәң дә,
Исеме бит аның    хыянәт.
Узып бара еллар безнең яннан.
Утырабыз нишләп, ни карап?
Узгынчылар көлеп уза кебек,
Утырганның йөзе битараф.
Ниләр уйлап баш ватабыз әле?
Сибелгәнбез әллә кайларга.
Тормыш бара. Сау-сәламәт һәркем.
Нәрсә кирәк? Нәрсә сайларга?
Безнең ише тынмасларга тиздән,
Яңа буын    денсез исәрләр,
Чигә тирәсенә бармак төртеп,
Сәерсенеп карап китәрләр.
Тик, күрсәтер Тарих, тукталуда
Төзәтмәслек ялгыш, хата бар.
Арыганга монда су бирмиләр,
Туктаганны монда аталар.
Бу тукталыш кына түгел инде,
Бу    чигенеш, үлеш, тукмалыш.
Артта калган бер ялгышка хәзер,
Куып җитәр безне мең сагыш.
Ә барыбер, кемдер хәрәкәттә,
Атламакчы була ничек тә.
Юл читендә шаулый кыргый базар,
Кем аларны күрә, ишетә?
Базар уртасында шаулы сәхнә,
Ә сәхнәдә пәри туедыр.
Килер бер көн, сәхнә урынына
Азатлыкка һәйкәл куелыр.
Пәри туе    таң атканчы гына,
Ә әлегә шундый тамаша 
Туган белән туган, иптәш белән иптәш,
Татар белән татар талаша.
Вакыт бит ул бик мәкерле нәрсә,
Багучысы җирдә юк аның.
Барыбер, бер бетә империя,
Күтәрелә милләт уянып.
Сакта торсын милләт асыллары,
Саклау юлын һаман уйласын 
Мөмкин булган кадәр, тәүфыйк-моңын,
Мөмкин булган кадәр, кыйбласын.
Йоклый милләт, аю оясында 
Селкенергә артык ярамый.
Туктаттылар безне. Үтеп калдык
Ике генә чакрым араны.
Ватылды җан, сүнде күңел уты,
Ләкин, кылыч әле сынмады.
Тутыкмасын, кайрап-кайрап алыйк,
Юкса, юккамы ул чыңлады.
Онытылыр диеп уйладылар.
Оныттырмыйк, чүп сүз сөйләмик.
Чалгы кайрый белгән тырыш халык,
Кылычын да кайрый белә бит.
Көн аралаш типкәлиләр безне,
Зур түрәләр әллә кайдагы.
Уяу булыйк. Ахры, күптән инде
Көтә безне Ирек мәйданы.