Поэмалар


     
    Җинаять эше

        (Поэма)


Болытлы кара төн төбендә
Тын калган караңгы авыллар.
Котырып-котырып җил исә,
Кайдадыр, күрәсең, давыл бар.
Җепшек кар кырларда, юлларда,
Кыш ае бит әле, югыйсә.
Күкләрдә болытлар тәгәри,
Ыргылып-ыргылып җил исә.
Шаулашып чыршылар сыгыла,
Каеннар бөгелә чайкалып.
Шыгырдый капкалар, коймалар,
Түбәдән тамчылар тамгалый.
Сызгыра да улый    җил исә
Офыкка, упкынга убылып.
Кайдадыр эт өрә, эт елый,
Җил искән авазга кушылып.
Яз түгел әле бу, кырларга
Юлларын бутаган җил керә.
Адашып йөргәнен белгәндәй,
Аңа да, чит итеп, эт өрә.
Урамнар буш калган. Авылда
Көндезге мәшәкать тиз тына.
Чырасын сүндергән күбесе,
Ут алган бер-ике йорт кына.
Ялгышып адашкан җылы җил,
Йортларга сарылып, зарлана 
Кышны яз итәрлек хәле юк,
Түбәдән тамчылар тамса да.
Төн үтәр, көн үтәр, барыбер,
Киләсе төнгә кыш кузгалыр.
Басылган җылы җил юлында
Тайгак эз, мәкерле боз калыр.
Әлегә җылы җил кар кисә,
Көньяктан болытлар агыла.
Әлегә көн ягы адашкан,
Әлегә агым төн ягына.


Наратлар шаулашып сыгыла,
Тын гына чайкала каеннар.
Кайдадыр эт улый, эт өрә.
Кайдадыр, күрәсең, хәвеф бар.


                  2

Кырлар белән кырлар, урман белән урман,
Авыл белән авыл арасы.
Төнге юлда соңга калып, әкрен генә
Атлый ике адәм баласы.
Әтисе дә улы. Аркаларда капчык.
Тагын биштәр ята чанада.
Ачыкканнар, талчыкканнар инде шактый
Икесе дә бер үк чамада.
Җепшек карга батып, җилгә каршы басып,
Сөенделәр күреп авылны.
“Ярый әле безгә итек киптерергә,
Ял итәргә урын табылды”.
Әйтте әти кеше: “Түз, улым, түз бераз,
Хәл алырга өмет бар бугай.
Түз бераз, түз, ару гына сәүдә итсәк,
Өйләндерәм сине кайтуга.
Күрәсеңме алда утлы тәрәзәне?
Ерак түгел, әнә тегендә.
Ипләп кенә койма кагып карыйк әле
Шушы ышык капка төбендә”.
Кемдер ишек ачкач, бер тибрәнеп алды
Сөенечле өмет кылы да.
“Кем бар?”  “Без һүнәрче юлчыларбыз идек,
Төн кунмак келибез җылыда.”
Усал тавыш биргән хуҗа бәндә чыкты,
Ялт-йолт килде шомлы күзләре.
Баштанаяк карап, бәя биргәннән соң,
Көтмәгәндә, кисәк, үзгәрде.
Бер алдында, бер артында юлчыларның:
“Әйдә, әйдә, рәхим итегез!
Мактап кына йөрисез лә икән безне 
Пешеп кенә чыкты итебез!”


Тешләренә тешләр тимәгәнгә инде,
Күзләрне дә күзләр күрмәде.
Йорт хуҗасы куштан Габделәхәт кенә
Үз уеннан үзе шүрләде.
Уйлар белән уйлар, юллар белән юллар,
Язмыш белән язмыш арасы.
Кайнар аштан изрәп, җылы мич башында
Йоклый ике адәм баласы.


                3

Таң атканчы сәгать биштә үзе генә
Йөгереп кергән Габделәхәт күршесенә:
“Әй, Әхтәмҗан, тор әле, тор, уян тизрәк,
Аулак сүз бар, әүвәл киңәшергә кирәк!
Куна керде миңа Чистай мишәрләре,
Затлы тауар белән тулган биштәрләре.
Кесә-янчыклары да буш түгел бугай,
Сәгать биштә кузгалдылар тагын юлга.
Саба юлыннан Казанга барышлары,
Беркемгә дә ишетелмәс тавышлары,
Әгәр куып җитсәк урман уртасында,
Каенсарга китә торган юл артында...”
Юк, артык сүз кирәк түгел Әхтәмҗанга,
Барысы да аңлашылды күптән аңа.
Инкыйлабта күп кан койган бозык бәндә,
Большевиклар “яңа тормыш” төзегәндә,
Мәрхәмәтсез, таш йөрәкле, каты куллы,
Авылда да наган тоткан хаким булды 
Рәис иде сәвитләргә бик яраклы.
Чабатасын түргә элгән бу каракны,
Урлап ашамаса туймас иде, диләр.
Чын булганмы, сөйли иде карт әбиләр:
“Оялмыйча күзгә карап көпә-көндез
Мал-туарны алып китә иде денсез.
Ә урлагач мыскыл итеп көлеп тора.
Дәшми беркем. Наган    хуҗа. Закон    ерак.

...Инде менә ат иярләп чыгып чапты,
Бер гөнаһсыз ике башны бәреп ватты.
Утырды да җылы мәет аркасына,
Тәмәкесен тартып алды тыныч кына.


Гел җәзасыз калгач инде кем курыккан,
Аңа кан-яшь диңгезләре дә тубыктан.
Тик, ялгышкан    утырганы мәет түгел,
Шөкер, монысы беркемдә дә гаеп түгел...


                 4

Каян куәт алып узгандыр ул
Урман белән авыл арасын 
Урам буйлап тере мәет килгән,
Кулы белән каплап ярасын.
Берәм-берәм халык җыелышкан,
Йорттан-йортка хәбәр таралган.
Бите буйлап мишәр малаеның
Каны аккан ачык ярадан.
Үксеп-үксеп елый икән мескен,
Дер калтырап җылы өйдә дә.
Берәү әйткән: “Я, тынычлан, улым,
Ни булганын тизрәк сөйлә дә.”
Әйткән малай: “Йонлач бүрек тә, күн бишмәт...
Аркылыга куйды ул атын...
Балта тотып безгә каршы килде,
Аннан соң мин аңым югалттым...”
Кемдер тешен, кемдер йодрык кыскан,
Аркалардан суык йөгергән.
Күз яшьләрен сөрткән кайберәүләр,
Вакыт җиткән    хөкем өлгергән.
Талап, изеп, асып, кисеп була,
Эшчән халык юаш, түземле.
Ләкин чик бар. Шушы чикне узсаң,
Таптап, изеп узар үзеңне.
“...Җитте, улым, ял ит, аңлашылды,
Болай да бит инде ап-ачык...”
Бәреп кергән авыл агайлары
Әхтәмҗанның имән капкасын.
Мунча кереп ята икән хуҗа,
Чистарына, имеш, юына.
Күсәк тоткан агайларны күргәч,
Наган тотып чыккан кулына.

“Я, Әхтәмҗан, ташла коралыңны,
Кан акмасын йортың-бакчаңда.
Соңгы сәгать җитте. Котылу юк,
Хәтта, инде туптан атсаң да.”
“Соңгы көнең җитте. Шәфкать көтмә,
Артык озак түздек болай да.
Күзләренә кара авылыңның,
Урам уртасына чык әйдә!”
Күренә ки, нәфрәт чиктән ашкан,
Өмет тә юк. Булса, бик аздыр.
Атып егасың ди, берсен, я икесен,
Бар авылны егып булмастыр.
Урам буйлап, капка, койма саен,
Яше-карты чыгып тезелә,
Яланаяк килгән Әхтәмҗанның
Төкерәләр кара йөзенә.
Чиста күлмәк, чиста ыштан кигән,
Күтәрелә ак пар иңеннән.
Әйтерсең лә, үз вакытын белеп,
Юынган да, актан киенгән.
Бала-чага, хатын-кызлар артта.
Үтенгән ди, кырда Әхтәм бик:
“Кем сукса да, берәгәйле суксын,
Бер сугуда эшне төгәллик...”
Һәркайдагы кебек, соңгы теләк,
Бу якта да төгәл үтәлгән,
Иң ярсыган, иң куәтле агай,
Тәвәккәлләп күсәк күтәргән...
Күмәр вакыт җиткәч, бәхәс купкан:
“Кайда гына казыйк каберен?
Изге зират сыйдыралмас моның
Бу дөньяда кылган җәберен.”
“Юл астына салып күмик аны,
Кабердә дә тыныч ятмасын!”
“Юк, җәмәгать, мәет    мәет инде,
Мыскыл итмик, Алла сакласын!”

...Юл читендә ялгыз, үксез кабер,
Авыл белән авыл арасы.
Билге булып, гыйбрәт, хәтер булып,
Үсә анда миләш агачы.
Кояш кызу, җил аяусыз анда,
Такыр аның якын-тирәсе.


Карт-карчыклар сөйли иде: “Менә
Әхтәмҗанның ачы миләше...”
Габделәхәт калды бер җәзасыз,
Шунсы гына менә бик начар.
Караңгыда калды, караңгыда,
Бу әләкче, куркак юлбасар.
Ләкин, һаман бер үк сурәт керә
Төшләренә аның төн саен 
Күсәк тоткан кемдер капка шакый:
“Эш синдәдер монда, мөгаен...”
“Ә бит мосафирлар синдә кунган...”
Инде тыныч йокы юк аңа.
Ыңгырашып, чинап саташа да,
Тиргә батып, куркып уяна.
Хәтта, көндез ишек шакысалар,
Йөгереп төшкән идән астына.
Инде әзер шуннан чыкмаска да,
Исән булсын бары баш кына.
Ничек шулай гомер итмәк кирәк?
Кайчан да булса бу бетәрме?
Эт тормышы дияр идем, ләкин,
Яратам шул бик тә этләрне...


             5

Фаҗигале бу тарихны
Сөйләгәннәр иде күптән.
Ерак калган шомлы көннәр,
Инде күпме вакыт үткән.
Мәрхүмнәрнең рухы миңа
Нигә тынгы бирми бүген?
Нигә көн дә нидер эзли,
Тыныч түгел һаман күңел?
Сүзләр җыям, сурәт ясыйм,
Салкын эзләр буйлап  киләм,
Очраган бер авылдашка
Һаман бер үк сорау бирәм.
Тыныч кына сөйли алар,
Мине белеп бала чактан.

Эшчән, тупас кулларының
Буыннары  шешеп каткан.
Уч төпләре дә кытыршы,
Җелекләре суырылган.
Җил ашаган чырайлары
Кояшларда куырылган.
Әйе, бүген әрни күңел 
Күзләремә авыл бага,
Язмыш аның башын ваткан,
Йөзе буйлап каны ага.
Таладылар илен, җирен
Һөнәрченең, игенченең,
Инде җанын алыр өчен,
Кисүчеләр булды телен,
Кылыч селтәп, мылтык терәп,
Кәгазь тотып, вәгазь укып,
Яу тамгасы    козгын кебек,
Кунган саен башын чукып.
Җылы җилләр алдадылар,
Аяк асты боз иде бит.
Иске тунны утка ягу 
Яраларга тоз иде бит.
Бар идек без, бай идек без,
Тик бер генә бездә хурлык 
Телен, динен, илен саткан
Куштаннарга да бай булдык.
Берәгәйле каһарманнар
Шәһит китте берәм-берәм.
Татар башын татар чукый
Җаһил куштаннары белән.
Бурычларны түләүче юк,
Күргәнем юк сораучысын.
Түләп бетерерлек түгел
Күз яшьләрен, тир ачысын.
Авыл һаман билен бөгеп,
Баш күтәрми... Бу нинди эш?
Күзләрендә үпкә-үч юк,
Әйтерсең лә, шулай тиеш.
И, авылым, моңлы иттең,
Күңелемә шом салдың да,
Гаебем бар кебек хәзер
Череп тузган йорт алдында.

Әнә чыгып килә аннан
Ялгыз карчык, бик бетәшкән,
Куырылган, суырылган,
Әби булган  илле яшьтә.
Ике куллап күрешә дә,
Күзләремә карый туры,
Әйтерсең лә, күзләрендә
Авылымның соңгы нуры.

Эх, дөньясы! Кузгатырмы
Кемдер бу җинаять эшен,
Үз бәясен үзе белми
Узган гомерләре өчен?
Аерылганны аю ашый,
Шаһитлар, сез ник дәшмисез?
Гарасатта читкә качып,
Нигә бүген берләшмисез?
Тыныч түгел, әрни күңел,
Нидер эзли, нидер көтә.
Җинаятьче табылмаган,
Тикшеренү дәвам итә...
1992



        Йорт иясе

            (Поэма)


                      1

Бисмилламны әйтеп  башлыйм әле,
Сөйләр сүзем    гыйбрәт маҗара.
Илаһи дәрт һәм таяныч кирәк,
Чамадан тыш сурәт ясарга.
Үз күзләрем белән  өрәк күрдем,
Ялгыз калган идем бу төндә, –
Боргаланып, күзләремне ачкач,
Айнып киттем, кинәт, бөтенләй.
Уңга-сулга сыгыла да төшә
Кара шәүлә ап-ак  ишектә.
Котсыз калып, җиктем бар көчемне,
Һушым җыяр өчен ничек тә.
Җил-давыллы җәйге кара бер төн,
Күкне каплап  болыт агыла.
Ни булды бу диеп, тәрәзәдә
Күренеп китте тонык Ай гына.
Күпне күрдем. Әҗәлнең  дә  инде
Килеп тотканы бар якадан
Һәм аптырап кире киткәне бар,
Килер өчен тагын, яңадан.
Җен-пәридән курку күптән беткән инде,
Әҗәлне дә алмыйм исәпкә.
Ләкин, бүген  һушсыз кала яздым,
Кара шәүлә күреп, кисәктән.
Ул чайкала, ә мин һушым җыям,
Фикер йөртәм әкрен, кымшанмыйм.
Күптән беләм: хәвеф-мазар килсә,
Куркудан да начар дошман юк.
Тыныч зиһен белән, кабаланмый,
Мизгел буйлап уйлар ашыга
Һәм фикергә килә: куркыныч юк,
Йорт иясе тора каршыда.
Мин таныдым аны, иллә дә хак,
Таныдым да җиңел суладым,
Суладым да, моңсу хәтер белән,
Туган Йорт турында уйладым.


Искә төште күргән-белгәннәрем,
Маҗаралар, дөнья серләре,
Иясез йорт идәненә төшеп,
Аунап яткан сәгать герләре.
Моңсу уйлар... Ерак истәлекләр...
Йорт иясе һаман чайкалды
Һәм таралды болыт, күк йөзендә,
Китек тәңкә булып, Ай калды.
Бисмилламны әйтеп  башлыйм әле,
Игълан өчен түгел базарда,
Савап  булсын  әби өйрәткән сүз,
Изге илһам булсын язарга.


                    2 

Сиксән яшьлек Хәербанат карчык ялгыз,
Җиңеләйгән  бу  бераз дип уйламагыз.
Сөйләшә ул кем беләндер, үзе генә,
Кеме белән сөйләшкәнен үзе белә.
Кайчак, кемне тыңлагандай, тынып кала,
Аннан тагын моңын-зарын сөйләп  ала.
“Югарочтан тракторчы Габделбарый
Сирәк айный, тик, шулай да, эшкә ярый.
Бетәмени  йомыш-җитешләр вак-төяк,
Бүген менә утын алып кайтты төяп.
Җиде йөз ат көчле тимер тарантаста
Җиде түмгәк утын тәгәрәшеп ята.
Актарылды капка янындагы чирәм,
Җитмәсә, бер ярты сорый теге бирән.
Әйтмәс идем битен ертып, ләкин, көн дә
Бу ыштыр бит һаман хайван өммәтендә.
Хатыны да китте күтәреп баласын,
Чыдар әмәлең юк икән, ни кала соң?
Ә бу эчә, кәсеп булгачтын эчәрлек,
Курыкмый да Алла каһәре төшәр дип.
Җитмәсә, шул кибетен дә яптырдылар,
Хәмер белән көрәшүче “акыллылар”.
Денсез сәүдәгәрләр хәзер симерәләр,
Күз яшьләре сатып, дөнья җимерәләр.

Күпме кыен ашап монда михнәт чиктем,
Сугыш чыккач иген иктем, урман кистем.
Үз утыным ничек кисим, ничек ярыйм?
Кем янына хәзер башым иеп  барыйм?
Оныттылар тук бәндәләр иманнарын,
Бер рәхмәтнең мең  бәладән  коткарганын.
Торам дисәң, тыныч тормыш  күреп  булмый,
Үләм дисәң, тиктомалга үлеп булмый...”
Сиксән  яшьлек Хәербанат карчык ялгыз,
Җиңеләйгән бу бераз дип уйламагыз.
Кеме белән сөйләшкәнен үзе белә,
Бер ялгызы бу дөньяда, үзе генә.
Китеп бара “ахырзаман тарантасы”,
Урамдагы чирәмнәрне изеп-басып.
Авыраеп ярты айлык пенсиягә,
Үргә көчкә менә, гүя таш төягән...


                        3 

Сәрхүш Габделбарый беркөн тракторда
Аммиаклы су сибәргә кырга чыккан.
Башы чатнап, кәефе юк чагы икән,
Шуңа күрә, Габделбарый бик ашыккан.
Тамак өчен без хәзер бит барыбыз да
Ашламага әсир төштек инде күптән.
Ләкин, сәрхүш Габделбарый бик ашыккан,
Аммиаклы суны саф инешкә түккән.
Мәшәкатьле вакыт булган икән кырда,
Кем тикшереп-белеп торган эш барышын?
Исәпләнгән    ашламаны Барый, имеш,
Кырга сипкән, калдырмыйча бер тамчысын.
Буй-буй яшел, кызыл канатлы балыклар
Агуланып  калкып чыккан берәм-берәм.
Кайберләре судан ярга сикергәннәр,
Нәрсәгәдер соңгы сәер өмет белән.
Тик, ул балыкларны Барый күрмәгән дә,
Борчылмаган һич тә ни кылганын уйлап.
Җигүдәге җиде йөз ат көче белән
Төшемле эш эзләп киткән авыл буйлап.

...Инде кичке эңгер-меңгер төшкән булган,
Инде тынган савыт-саба, чүмеч-чиләк,


Инде тәрәзәләр саен ут кабынган,
Инде Барый эчкән булган күпме кирәк.
Түбән очтан Хәниф белән тал төбендә
Очрашкан ди, югарочның Хәмдиясе.
Күргәннәр ди, су буйлатып килә икән
Ап-ак яулык япкан бөкре йорт иясе.
Иелә дә нидер җыя ди, тукталып,
Сөйләшә ди, үзе белән үзе һаман.
Кара төндә шомлы шәүлә шаукымыннан
Аптырашта калганнар ди, яшьләр тәмам.
Тал янына килә икән нидер көйләп,
Әллә елап, әллә җырлап адым саен.
Ишетелгән аңлашылмый торган сүзләр:
“Ләхәүлә вә куатә... ай, балакаем...”
Баскан җирен күрмәсә дә караңгыда,
Җиңел атлый икән үзе өрәк кебек.
Әйтерсең, ул көн дә инеш буйлап йөргән,
Туып моннан берничә йөз еллар элек.
Балкый икән су буенда ак яулыгы,
Әйтерсең ул ак кәфенен ябып чыккан.
Кыяфәте белән үзе охшаган ди,
Авылдагы бик борынгы бер карчыкка.
Бу шомлыкны күрсә, шүрләр иде,
Якынлашкан чакта шәүлә тал төбенә,
Заман кызы комсомолка Хәмдия дә:
“Әбәү, җаным!..” – дип елышкан егетенә.
Ә егете нишләсен соң, катып калган,
Чытырдатып ябышуга Хәмдиясе,
Ниһаять, бер киерелеп тын  алган да,
Дер калтырап  пышылдаган: “Йорт иясе...”
Яшьләр янында туктаган таныгандай,
Карап торган авыр сулап, сагыш белән,
Күз яшьләрен сөрткән алъяпкычын селкеп,
Сасы балыклар коелган итәгеннән.
Бер сүз әйтми киткән өрәк. Тал төбендә
Үле балык кына калган ди, өелеп.
Буш тыкырык буйлап яшьләр йөгергәннәр,
Исән-имин калганнарына сөенеп.
Бер сүз әйтми кулын селтәп киткән өрәк,
Бер сүз әйтми киткән, әллә, өмет өзеп.

...Бара торгач, буш мичкәгә терәлгәндер,
Сасып яткан үле балыкларның эзе.


                  4

Көлешә яшьләр урамда –
Бар икән бит Йорт иясе!
Хәниф сөйли, аның сүзен
Җөпләп тора Хәмдиясе.
Алар сөйли, кемдер көлә:
“Кем ышансын уйдырмага!
Әбиеңә сәлам әйт, – ди, –
Килсен, имеш, утырмага!”
Иң кимендә сигез сыйныф,
Кем дип белдегез аларны!
“Әйдә, төшеп карыйк, – диләр, –
Котыгызны алган ярны.”
Елгыр, тәвәккәл егетләр
Утырдылар “матайларга”,
Акыртып бер газ бирделәр,
Юл тотып шик тулы ярга.
Төнге тын һаваны ярып,
Атылдылар берәм-берәм.
Кемнеңдер әтәче куркып,
Вакыт җитми салды сөрән.
Тынып калдылар егетләр,
Кисәк, бу хәвефле төндә 
“Матай” утлары кисеште
Үле балык өемендә...

Капка төбендә аптырап,
Утыралар егет-кызлар.
Җемелдиләр шомга салып,
Күктәге ерак йолдызлар.
Гәп сата яшьләр тын гына,
Сөйләп күргән-белгәннәрен.
Искә төшә серле сүзләр,
Догалары әбиләрнең.
“Күренә ди, Йорт иясе
Песи булып, кеше булып.
Яши икән я чормада,
Яки мич башында кунып.”



“Сүгенергә дип, бер агай
Ачкан икән, ди, авызын 
Тибеп төшергән, ди,  «теге»,
Мич башыннан чәй савытын”.
“Кисеп уйганда бер малай
Атын миләш агачына,
Тикмәгә морҗадан кирпеч
Төшә язган, ди, башына.”
“Яңа йортка күчә, ди, ул
Үз хуҗасы белән бергә.
Ияләшкән бәндәләрдән
Китми, ди, гомер-гомергә.”
“Ни теләсә, шундый аваз
Чыгара, ди, кайберләре.
Күчергәләп йөрткәли, ди,
Өйдә, кайчак, әйберләрне.”
“Мәчет манарасын  кискән
Хәй абзый яшь, юләр баштан.
Йорт иясен төштә күреп,
Бу арада бик саташкан.
Килгән, ди, Банат түтигә,
Җыеп юк-бар соңгы көчен,
Сораган, намаз укырга,
Иске кыйбла юнәлешен.”
“Аның белән дуслык булса,
Тими, ди, бернинди чир дә.
Тормыш бөтенләй бетә, ди,
Йорт иясе киткән җирдә.”
“Дин өчен дә, фән өчен дә,
Ачык түгел әле, ди, ул.
Аракы күп эчкәннәргә,
Кайчак, күренгәли, ди ул.
Ярым-йорты шәүлә-сурәт
Әлҗе-мөлҗе килә икән,
Тиле-миле азгын сәрхүш
Бу чирдән тиз үлә икән...”
...Барысы бар бу сүзләрдә,
Дин дә, җен дә, уйдырма да.
Тып-тын гына сөйләшәләр
Яшьләр төнге утырмада.



                 5

Инде тәрәзәләр саен утлар сүнгән,
Инде авыл татлы төшләр күргән күптән
Инде яшьләр таралырга җыенганнар,
Инде төн уртасы чаң уйнатып үткән.
Сөйләшәсе сүзләр бетеп, нидер көтеп,
Тыныч кына шулай утырган вакытта,
Бөтен тирә-якны кинәт сискәндереп,
Чәчрәп тәрәзә  ватылган күрше йортта.
Тәрәзәдән очып чыккан Габделбарый,
Яшел-зәңгәр, ямьсез авазлар чыгарып,
Төнге тынлык, шомлы сүзләрдән сагайган
Егетләрнең сизгер  колакларын ярып.
Кара төндә үтерәләр кемне диеп,
Якын-тирәнең уянган карты-яше.
Габделбарый урам буйлап йөгерә, ди,
Кычкыра, ди: “Йорт иясе! Йорт иясе!”
Башы-кулы канга баткан, ди, суелып
(Шул буладыр инде сәрхүшләрнең чире),
Чабып кергән ачык капкалы бер йортка
Һәм, шулай ук, чабып чыккан аннан кире.
Җылы йокы түшәгеннән торып, өйдән,
Хәвефләнеп, инде һәркем чыгып җиткән.
Авыл буйлап бәргәләнеп йөри торгач,
Хәлдән тайган Габделбарый, ахыр чиктә.
Бәласеннән баш-аяк дип, тыгыз бәйләп,
Кертеп салганнар Барыйны үз өенә.
Тыпырчынган әле озак һәм саташкан,
Аяк-кулы бәйле-тышаулы көе дә.
Банат карчык шунда колһуалла укып,
Өшкереп тә караган, ди, ул мескенне,
Барый тынып, тонык күзләрен ачкан да,
Сискәндергән, тагын кычкырып, һәркемне.
Иртән сырхауга куркулык кояр өчен,
Куар өчен бимазалы шик-шомнарын,
Банат карчык иртүк торып, намаз укып,
Алып килгән Коръәнен һәм им-томнарын.
Тик, тиешле табипларга тапшырырга,
Киселгәнгә кулы-башы, күзе-кашы,
Алып киткән аны арбасына салып,
Үзенең үк “ахырзаман тарантасы”.

Инешне дә кире борып булмагандай,
Савыгу юк диләр инде мондый чирдән.
Ләкин Барый, исән чакта, үз аңында,
Күргәннәрен бераз гына сөйләп биргән.
Җилкәсенә кулын салган аның кемдер,
Гырлап йоклап яткан чакта салган баштан.
Әйле-шәйле Барый башта унлык сузган аңа,
Бер “кызыл”га  җибәрмәкче булган башта.
Ә биләмче кымшанмыйча тик тора, ди,
Гүя, кергән йортка кемнеңдер Әҗәле...
Бу караштан өнсез калып шашкан Барый,
Ватып чыккан өендәге тәрәзәне.
Ә калганын сез беләсез... Ләкин Барый
Өлгермәгән сөйләп барлык күргәннәрен...
Елар кеше табылмаган бу мәхлукка,
Сөйләделәр ашык-пошык күмгәннәрен.


                          6

Банат карчык яткан үлем түшәгенә,
Күз карашын текәп  агач түшәменә.
Үлем-җитем хәстәренең үз җае бар 
Бәхилләшә җыелышып карт-карчыклар.
Хушлашалар, күпме гомер кичеп бергә,
Өметләнеп ахирәттә күрешергә.
Ләкин, карчык үлем түшәгендә ялгыз,
“Ялгыз” сүзе ялгыш диеп уйламагыз.
Алла колы ни язганын үзе белә,
Соңгы юл каршында һәркем    үзе генә.
Юк хәрәкәт, юк мәшәкать    тик ялгызлык,
Котылгысыз, җан өшеткеч кара тынлык...
Инде күптән алып куеп, үзе теккән
Саф акбүздән кәфенлеген үлемтеккә.
Карап чыгып тыныч кына бар әйберен,
Күтәрергә кушкан, кинәт, сәгать герен.
Үз көенә яши адәм, үзе генә.
Көе сынса, үз вакытын үзе белә.
Өзелеп җан биргән шулай кичке якта...
Сәгать калган мизгел агымында сакта.
Җирләгәннәр иртәгесен мәрхүмәне,
Тик, авылда җәйге мәшәкать күп әле.

Үлгән белән үлеп булмый дигән кебек,
Исәннәрдә дөнья гамедер иң элек.
Калган утынны алырга өйләдән соң
Китергәннәр үле йортка “җен арбасын”.
Абзыкайлар утын төягән вакытта,
Кинәт, гөрселдәгән нәрсәдер буш  йортта
Һәм ачылып киткән черек тәрәзәдән
Гөл чүлмәге җиргә төшеп тәгәрәгән.
Артыннан ук чабып чыккан ап-ак мәче 
Мәрхүмәнең соңгы бердәнбер иптәше.
Дөнья  күргән авыл абзыйларын, беләм,
Куркытырлык түгел юк-бар өрәк белән.
Ышанмыйча сихер-тылсым, җен көченә,
Ипләп кенә күз салганнар йорт эченә 
Идәнгә төшкән ычкынып сәгать гере,
Тик шул гына икән сәер аваз сере.
Ә күкесе авыз ачып катып калган,
Соңгы сәлам булып Җиргә сау еллардан.
Кычкыра ул, гүя  кемдер буа аны,
Тик, тавышы чыкмый, ахры, чыга җаны.
Кычкыра ул, гүя, ничә ел буена
Зарлы сүзен әйталмыйча Җир буыла.
Гүя көтә безне бары бер киләчәк 
Ватык чүлмәк уртасында сынык чәчәк...


                   7

Шактый гына еллар узгач,
Онытылган сәер хәлләр,
Сер мәетләр белән киткән,
Ә зираттан юк бер хәбәр.
Еллар үтә, йортлар бушый,
Үлә-китә карты-яше.
Шуннан бирле күренмәгән
Беркемгә дә Йорт иясе.
Түбәдәге морҗаларны
Кочып елап китеп барган,
Каезланган, каешланган,
Чирәм беткән урамнардан.
Аккан гөрләвекләр булып
Түбәночка югарочтан,
Карлар булып яуган кышын,
Сары яфрак булып очкан.
Юк, әле ул тиз югалмас,
Бераз гына түзәр әле,
Орлык булып җиргә төшәр,
Агач булып үсәр әле.
Җаны барның күзләреннән
Тамчы булып тамар әле,
Тәлгәш-тәлгәш миләш булып,
Тәрәзәләр кагар әле.
Болыт булып кузгалыр да,
Яңгыр булып килер әле,
Яшен булып күренер дә,
Күкрәп сәлам бирер әле.
Без йокларбыз хәлдән таеп,
Тамак өчен фәхеш кылып,
Җирне талый-талый баеп,
Аракыга чират торып.
Нәрсә инеш? Нәрсә Барый?
Кем ишетә хәлсез зарны? –
Агулыйлар мизгел саен
Олы-олы елгаларны...
Шунсы гаҗәп: аек алар,
Зәгыйфь түгел, фәкыйрь түгел,
Йорт иясен ишетерлек,
Алар Җирдә шагыйрь түгел.
Яман төш күреп, саташып,
Уянырбыз әле без дә,
Җылынырга дип үзебез
Ут төрткән үз өебездә.
Чәчрәп чыгар безнең җаннар
Күккә ашкан таш торактан.
Таш урамда мәет калыр,
Туган җирен кочып яткан...


                8

Ә мин күргән шәүлә    тик күләгә
Урамдагы яшел агачтан.
Убыр түгел, җен-пәри дә түгел,
Газраил дә түгел адашкан.
Җилле төндә, лампа яктысында,
Чайкала ул ап-ак ишектә,
Кайгысы бар кебек сыгыла да,
Тураймакчы була ничек тә.
Нигә исә бу җил бертуктаусыз?
Ул мәңгелек түгел! Ул сына!
Ул бит шул ук, шул ук Йорт иясе!
Тик шул гына бары... Шул гына...
Тик шул гына иде әйтәсе сүз:
Безгә шундый тормыш эләгә 
Ишегенә һәркемнең дә инде
Килеп баскан кара күләгә.
Убыр түгел, җен-пәри дә түгел,
Фәрештә дә түгел адашкан 
Тик күләгә, әле кичә генә
Шаулап торган, яшел агачтан.
Җил-давыллы, якты заманада,
Сыгыла ул ап-ак ишектә,
Буылып һәм соңгы көчен җыеп,
Тураймакчы була ничек тә.
Нигә исә бу җил бертуктаусыз?
Ул мәңгелек түгел! Ул сына!
Тик шул гына иде әйтәсе сүз...
Тик шул гына бары... Шул гына...
1991


     
 Фатыйма мәхәббәте


1.     Фатыйма.


Каян алып, нинди сүзләр белән генә
Ясыйм  икән, Фатыймакай, сурәтеңне?
Каләм алып кәгаземә кагылырга
Куркып торам, Фатыймакай, күрәсеңме?
Ничек кенә, таушалган сүз, ялган белән
Кагылмаска синең матур исемеңә?
Сүз күп бездә, тик күбесе ясалма моң,
Чүп кичереш, буш хыяллар ише генә.
Шаулы хисләр, гамьсез сөю  ялкыннары
Туң җаннарны эретерлек түгел инде.
Ә син авыл юлларыннан килеп кереп,
Сискәндереп, өтеп алдың күңелемне.
Искитәрлек катлаулы бу тормыш җирдә.
Уйлый-уйлый, кайчак, хәйран каласың да,
Бер күрәсең    нинди упкын икән, бергә
Гомер иткән ике кеше арасында.
Гаҗәп, кайчак, кинәт, кискен борылышлар,
Күпме серләр, күпме яшерен агымнар...
Сорауларга җаваплар юк, тик шулай да,
Тауларга каршы  агарлык бер агым бар.
Серле, шашкын һәм яшерен дә бу агым,
Күпме сорау анда, күпме гади җавап 
Кешеләрнең тазалыгын үлчәп була,
Күңелләрдә булган мәхәббәткә карап.
Фатыймакай, күңелеңнең бөеклеге
Кермәгәндер синең тыйнак уйларыңа.
Тәннәреңне җимерерлек бу кодрәтең,
Сыймагандыр нәзек, зифа буйларыңа.
Син бик ерак  инде бездән, чиксез ерак.
Монда хәзер үзгәрешләр, тизләнешләр.
Сезнең авыл да, Фатыйма, бер яшәрер,
Абынмыйча алга барыр тиздән эшләр.
Тик. үзгәрми торган әле нигезләр күп 
Моңлы хисләр беркайчан да искермәсләр,
Көз җитмичә агач тизрәк  җимеш  бирмәс,
Аналар да тизрәк бала китермәсләр.

Хәер, Җирдә нинди генә ачыш булмас,
Тик, Кешелек, нигездә бик мәрхәмәтле 
Кабул итмәс үзгәрешле, тиз хәтерне,
Тизләнештә яңартылган мәхәббәтне.

Вакыт җиткәч, Фатыймакай, синең янга
Килсәм иде моң илендә сакта торып,
Исемең белән сискәндереп тук җаннарны,
Нигезләрдән аермаслык җыр калдырып.
Ә бу җырны мин язмадым. Үзем түгел,
Каләмемне йөртте сәер, моңлы тылсым.
Ул тырышты, Фатыймакай, үзең төсле,
Сурәтең дә якты, гүзәл сынлы булсын.
Мин бары тик карышмадым сихри көчле,
Каләмемне йөрткән якты истәлеккә.
Аянычлы, аянычлы булды бу җыр,
Гомер, кайчак, сыя  икән бер тәүлеккә.
Рәхмәт сиңа, Фатыймакай, көтмәгәндә,
Сискәндереп, өтеп алдың күңелемне.
Бер башлагач, сүз табыла. Ни әйтсәң дә,
Синекедәй йөгем авыр түгел инде.
Кил, илһамым, канатлы ат булып миңа,
Тапталмаган яшел чирәм якын-тирәм.
Гомеремнең тәүлекләрен, икеләнми,
Мәхәббәт һәм хәтер өчен өзеп бирәм.

           
                 2. Фаҗига.

Болай башланды фаҗиганең тарихы 
Чирләп егылды Фатыйманың Салихы.
Кичкә таба төгәлләп ул барлык эшен,
Капкан иде бер утырып  тәмәкесен.
Суырды да катып калды мескен хәлдә,
Бар дөньяны каплап алды кара пәрдә.
“Эһ” тә итми ул сыгылып төште җиргә,
Хәлсезләнеп батты юеш, салкын тиргә.
Бөтен тәнен кысып алды утлы кыршау,
Ишетелде агымсудай сәер бер шау.
Бу    шуышып килгән әҗәл шавы иде,
Кыяфәте аның хәсрәт тавы иде.
Күләгәсе    кара пәрдә, килде алдан,
Әҗәлгә бер адым гына ара калган...

Кичке ашка чакырырга чыккандырмы 
Фатыйма бер мизгел һуштан язып торды.
Искә килеп, су китерде Салихына.
Кара күләгә чигенде бераз гына.
Коткарыгыз! Коткарыгыз бу бәладән!
Бар әле, бар алда гомер яшәлмәгән!
Читенсенми күзләренә туры карап,
Көйсез чакларында карышусыз ярап,
Ашлар салып тәлинкәсенә, тутырып,
Кара-каршы чәйләр куертып утырып,
Мәшәкатьтән мәхәббәткә күчкәч төннәр,
Урын җәйгән саен салып ике мендәр,
Тупырдатып балаларын, оныкларын,
Югын бар итеп һәм саклап кына барын,
Бар әле бар алда гомер яшәлмәгән!
Коткар, Ходаем, Салихны бу бәладән!

Бәладән зиһен чуалса, ни кылырсың?
Алла түгел, әллә кемне чакырырсың.
Буш авылда, заман юллары читендә,
Яшәү тыныч, ләкин, кайчак, бик читен дә.
Кече авыл заман исәбеннән чыккан,
Адәм түгел, Алла да аны оныткан.
Элемтә дә, табип та юк анда хәтта,
Күпме бәхәс кызып алды бит бу хакта.
Бәхәс булды, ләкин, яклап туган җирне,
Нык тамырлар үз йортында кала бирде.
Калды тагын, сукыр күзләр кебек, гамьсез,
Гөл үсмәгән тәрәзәләр җансыз, ямьсез...
Кая гына, кемне генә эзләп барма –
Карт алаша бар авылда, ватык арба.
Фатыймага соңгы өмет    шул ат калды,
Җигә  белде, арбага Салихын салды.
“Әйдә, малкай, коткар безне, атла тизрәк,
Әҗәл куа, өлгерергә безгә кирәк.
Соңгы тапкыр коткар безне, эшләр яман,
Игелекле мал диләр бит сине һаман.
Соңгы булыр сиңа, малкай, бәлки бу юл,
Шулай кирәк, кичер, зинһар, һәм... бәхил бул.
Кичер, малкай, җаным елый, йөрәк яна,
Суккан саен дилбегә белән аркаңа.


Тынсыз ята иң кадерле кешем минем,
Әҗәл куа, юк башкада эшем минем.
Исән калсак, карт күңелең итмәм китек,
Кадер-хөрмәт белән риза-бәхил итеп.
Коткар, малкай, тик син генә бар терәгем,
Рәнҗеп китмә, чыдамаса карт йөрәгең”.
Фатыймакай елый-елый атын куа,
Күз яшьләре белән шул гөнаһын юа.
Карт алаша өркеп дөньясын оныткан,
Киерелгән күзләренең агы чыккан.
Юып була гөнаһларны елый-елый,
Тик әҗәлдән елап кына качып булмый.
Әҗәл куа арттан кара шәүлә кебек,
Өчесенең берсен алачагын белеп...

Картлыктамы, саулыктамы    кайда гаеп?
Ат чайкала башлый тиздән хәлдән таеп.
Газапларның бу әле тик башы гына,
Көтмәгәндә каерылып, тәртә сына...
Нишләр иде монда акыллырак адәм?
Утырыр да елар иде, көтеп ярдәм.
Ләкин, туктатып булмады Фатыйманы,
“Юләрлектән” аны акылы тыймады.
Бәла килсә, һәркемдә көч арта диләр,
Тарталмаслык йөкне кеше тарта диләр.
Аты күренми, тик арба алга бара,
Фатыйманың кызу тәнен каеш яра...
Нинди өмет белән үзе җигелгәндер,
Әҗәл дә тетрәнеп бераз чигенгәндер.
Шаккаткандыр хәлсез карт алаша, хәтта,
Арба һаман хәрәкәттә, хәрәкәттә!
Әкият һәм юк-бар могҗиза сөйләмим,
Могҗизаның тормыш икәнен беләм мин.
Тормыш шул бу. Сакла, илһам, чүп-чар сүздән!
Фатыйма да хәлсезләнеп туктар тиздән.
Әкрен генә сыгылып төшәр тезләренә,
Кирәк чакта юк машина эзләренә.
Сыгылып төшәр, тик туктамас ул өметсез,
Сырхау иргә кул селтәмәс игелексез.
Җилкәсенә салыр аны ахыр чиктә,
Коткарырга, коткарырга теләр бик тә.
Шул йөк белән әҗәлдән ул качып килә,

Тик, әҗәл дә эзләренә басып килә.
Күләгәсе төшеп килә үзләренә,
Фатыйманың тоныкланган күзләренә.
Күңелендә сөйгәне, тик бер ул гына,
Күзләрендә кара пәрдә һәм юл гына.
Көч таба ул мәхәббәткә тугры калып,
Алда калган гомер исәбеннән алып.
Алда әле үтеләсе күпме юл бар,
Җир чайкала, калтырыйлар аяк-куллар.
Юл читендә баганалар... баганалар...
Юлны түгел, гомерне үлчәп калалар.
Кара шәүлә булып арттан кырлар аша,
Әллә әҗәл килә, әллә карт алаша...
Юк, мин һич тә чүп-чар әкият сөйләмим,
Чын бәясен бу могҗизаның беләм мин.
Изге могҗиза бу! Илһам, сакла юк-бар сүздән!
Фатыйма бит бөтенләйгә туктар тиздән...
Шифаханә баскычына йөген салыр,
Ишек шакыр, башын күтәрми тын алыр.
Ишек ачык. Кемгә монда ярдәм кирәк?
Ә Фатыйма һаман шакый: тизрәк! тизрәк!
Соңгы тамчы көчен алган бер ишарә 
Салихына төртеп күрсәткән, бичара.
Һәм тынычлап ятып калган, изрәгән дә,
Йөрәгенең туктаганын сизмәгән дә.
Унбиш чакрым куып килгән әҗәл арттан,
Ә баскычта Фатыйманы гына тапкан...
Сөенечле хәбәр әйтергә чыкканнар 
Фатыйманың гәүдәсенә абынганнар.


                3. Салих.

Таң ата сызылып, таң ата кызарып,
Уяна басулар, урманнар.
Машина артыннан, ургылып-ургылып,
Агыла юлдагы тузаннар.
Машина эченә салынган мәетнең
Ак җәймә ябылган битенә.
Күптәнме әҗәлдән котылган Салих та
Утырган ак җәймә читенә.
Фатыйма янында, моңаеп, уйланып,

Кырларны күзәтеп кайта ул,
Уйлары иркендә. Беркем дә әйталмас 
Якынмы, еракмы    кайда ул?
Бер ватык арба юл читендә күренде,
Янында ауный карт алаша.
Аңламый, танымый үтмәстер, шәт инде,
Көчәнеп хәтерләп караса...

Мәетне юганда, аптырап, шаккатып,
Карчыклар елаган тын гына 
Пар күкрәк арасын сыдырып сузылган
Җәрәхәт алиһә сынына.
Салихның сагышын багарлык дәртем юк,
Күңеле ачылмас йозаклы.
Озакка сузмыйча  (татарда шулай бит)
Мәетне зиратка озатты.
Ике көн моңайды... Дүртенче көн үтте...
Биш көннән төзәтте арбаны.
Кичен карт алаша җигелде... Тик, Салих
Печәнгә, утынга бармады.
Килделәр ипле бер тол хатын йортына.
Капканы әллә җил ачтымы?
Ашыгып арбага төялде кемнеңдер
Сандыгы, юрганы, ястыгы...
Болытлар җыела. Яңгыры булырмы?
Ә ялгыз каенны җил бөгә.
Каеннан чишелеп, алаша өстенә
Сызгырып төште куш дилбегә.
“Я, малкай, кузгалыйк, тиз атла, югыйсә
Чыланыр ястыклар, юрганнар!”
Ә артта болытлар, төн кебек күләгә,
Күренми басулар урманнар.
Атлый карт алаша иснәнеп, пошкырып,
Киләме кемнедер таныйсы? 
Фатыйма тәненә ышкылып уелган
Каешта тир исе, кан исе...
Борынын киереп, күзләрен тутырып,
Алаша борылып карады.
Арбада таныш ис хуҗасы күренми,
Караңгы ул якта, караңгы.
Арбада чит хатын, ястыгын кочаклап,
Юрганын ышыклап утыра

Һәм башын күтәреп болытка карый да,
Салихка атны тиз кудыра.
Тузаннар туздырып, урамны тутырып,
Кем кайта Салихның йортына?
Җавап күп көттерми    озын куш дилбегә
Сызгырып төшә ат сыртына.
Чайкала алаша, гәүдәсе калтырый, 
Белмиләр кешеләр чаманы.
Йорт саен әрнеп ул арттагы елларын,
Арттагы юлларын санады.
Ташылды ничә ел утыны, печәне,
Капчыклап ташылды икмәге.
Тик әле беркем дә кан исе бөркелгән
Каешка уратып җикмәде.
Авырмы, югыйсә, ястыклар, юрганнар...
Ә бәлки ояттыр аңа да?
Егылды ул кинәт, Салихның йортына
Җитәргә өч адым арада.
Әллә бу түзмәслек сызлану булганмы?
Әллә бу әрнүле юл еккан?
Беренче тапкыр ул җигүдә егылды,
Картлыктан булмаса, хурлыктан.
Яшьнәде яшеннәр, күкрәде дөньялар,
Күктән су коелды чиләкләп.
Ә Салих күтәргән яңа мал-мөлкәтен,
Йөгерә кәләшен җитәкләп.
Алаша яңгырда чыланды, хәл алды,
Беркемне дә яшен сукмады.
Тузаннар басылды, игеннәр яшәрде,
Табигать ярсудан туктады.
Кич керде йортларга, кабынды утлар да,
Сузылып төн ята түбәгә.
Буш арба урамда. Алаша юк анда.
Пәрдәгә төшә пар күләгә.

Кызарып-кызарып, оялып таң ата,
Уяна басулар, урманнар.
Салихның йортында бернинди сагыш юк,
Коймада кибә чит юрганнар.
Яңа кич җитүгә күмәк бу юрганнар
Кыйнала-кыйнала кагылыр.


Фатыйма исеме тузанга әйләнеп,
Басулар өстенә агылыр.


              4. Хәтер.

Тыныч тормыш телим сиңа, Салих,
Озак яшә, башка чирләмә.
“Шәхси тормышыма тыгылды” дип,
Шагыйрьне син, берүк, тиргәмә.
Чын күңелдән минем бу теләкләр.
Яраткан бит сине Фатыйма.
Шул хисләргә лаек бәндә булып,
Кайчак, киләсең күз алдыма.
Гомер    яшәр өчен. Ахыр чиктә,
Кемдә кемнең нинди эше бар?
Бар икән шул. Җирдә үз гомерен
Безгә бүләк иткән кеше бар.

Мәңге яшәр өчен килгән кебек,
Нык нигезләр, йортлар салырга.
Соңгы көнне яшәгәндәй, көн дә,
Сөйгәннәрне сөеп калырга.
Әйе    безгә! Туган халкыбызның
Хакы бардыр мондый шөһрәткә.
Кемдер кирәк һәйкәл куяр өчен,
Күктән төшмәгән бу кодрәткә.
Һәркемгә дә тормыш    соңгы тапкыр.
Беренче һәм соңгы, ахыргы.
Бер гомердә хәлләр була, кайчак,
Бар дөньяга чаңнар кагарлык.
“Шундый вакыт...” дибез. Вакыт имеш...
Аның бездә нинди эше бар?
Кешелекне саклап килә Җирдә
Кеше булып калган Кешеләр.

Фатыймакай, еллар узган саен,
Ерагая безнең арабыз.
Ләкин, хикмәт, ерагайган саен,
Сиңа таба без дә барабыз.
Очрашырбыз җирдә туфрак булып,
Якынлашып еллар буена.
Күтәрелеп җитә алмасак та,
Синең бөек, зифа буеңа.
Фатыймакай, зиратыңа килеп,
Шаулап үлән үскән урында,
Кабереңә сибәм бу сүзләрне,
Уйлыйм һаман синең турында.
Иңгән кабереңә бу моңнарым
Сары яфрак булып коела.
Һәм юанам    син бу авазларны
Ишетәсең кебек тоела.
Кеше    бөек. Син шул бөеклекнең
Җаны булып миңа дәшәсең.
Мин ишетәм сине...
Исемең  Җирдә
Мәхәббәтне саклап яшәсен!
1987



           Бакча

          (Поэма)

Түбән очта, зират янында ук,
Бар иде бит бакча кисәге.
Бүгенге шул ятим җиргә карап,
Ямьле чагын күрәм кичәге.
Туган якның гүзәл почмагында,
Җирдә аунап безнең шикелле,
Үсте анда сусыл кыярлар да,
Бөртек-бөртек яшел сипкелле.
Ә әниләр анда кыяр җыйды,
Бергә-бергә “әбәт” ясадык 
Урталайга ярып һәм тоз сибеп,
Ипи белән кыяр ашадык.
Зираттагы авыл мәрхүмнәре,
Чәчәк булып безгә бактылар,
Шыгырдатып безнең сусыл кыяр
Ашаганны тыңлап яттылар.
Хәтердә тик чаткы гына калган,
Үткән көннәр    сүнгән учаклар.
Ничек тәмле иде ул кыярлар!
Нинди ямьле иде ул чаклар!

Бишекләрдән күтәрелде башлар,
Җиргә очты кысыр имезлек.
Әниләрнең  итәгеннән төшеп,
Сукмакларга беркөн сибелдек.
Сукмакларның сәер  үзлеге бар 
Түбән очка һәрчак илтәләр.
Күз алдында сусыл кыяр ята,
Бик тәбәнәк кебек киртәләр.
Каравылчы Вәли абзый әнә,
Башын кыңгыр салып, җыр көйләп,
Үз өенә таба менеп бара,
Кайчан төшәр кире, кем белә?..
Кемдер инде койма аша кергән,
Кыяр өзә ялт-йолт каранып,
Изүенә сала һәм исәпли
Вәли абзый үткән араны.

Дер калтырап кыяр умырганда,
Бар тирә-як шомлы тоела.
Каешсыз, буш чалбар бөрмәсеннән,
Җыелганы кире коела.
Вәли абзый төшеп килә инде,
Кай арада ашап өлгерә!
Бакчадагы каракларны күреп,
Артларыннан куа, йөгерә.
Ул яшь түгел инде, тыны бетеп,
Куа соңгы барлык көченә.
Ә малайлар черек койма аша,
Сикерәләр зират эченә.
Ләкин, Вәли абзый    әллә инде
Мәрхүмнәрдән бераз шүрләде 
Юк сәбәптән зират туфрагына
Аяк басуны хуп күрмәде.
Безгә зират ерак төшенчә бит,
Ә ул үләр көнен уйлады,
Хәрәм кыярларның үзбәясен
Зираттан да олы куймады.
Җыеп алды җирдән кыярларны,
Йөгергәндә бездән коелган.
Җыр көйләде тагын. Юкка гына
Безгә усал булып тоелган.

Усал булган ул да үткән чакта
Европаның утлы юлларын,
Чабар өчен вәхши фәлсәфәнең,
Илне буган канлы кулларын.
Бөреләнгән кыярларны ташлап,
Яу кырына алар киткәннәр.
Тыныч, тәмле, йомшак “кыяр” сүзен
Сугыш тәртәсенә җиккәннәр.
“Кыяр кирәк! Кыяр кирәк!” –  дигән
Кече сержант мәхшәр көнендә.
Хәтта тормыш кыл өстендә чакта,
Менә шундый сәер элемтә.
“Кыяр кирәк!..” Димәк, озакламый,
Минометның уты өзелә.
“Кыяр кирәк!..” Димәк, мина кирәк,
Ыргытырга дошман  өстенә.
Миналар юк, алар чолганышта,
Инде боҗра якын һәм тыгыз.

Соңгы хәбәр: “Тозлы кыяр кирәк!”
Димәк: “Безнең өскә атыгыз!”
Шулай була, иле өчен солдат
Икеләнми сала гомерен,
Шул кабергә, әгәр, ала алса,
Үзе белән дошман өерен.
Хакыйкатькә тарих аяк чалса,
Хакын җуя фани әйберләр.
Европада яисә Азиядә
Аз булдымы андый каберләр?
Үз гомерен чүпкә санап түгел,
Ил гомерен куеп югары,
Каберләрдән күтәрелеп безнең
Күзгә карый Ватан уллары.
Бурыч таләп итмиләр һич алар,
Зарланмыйлар сару кайнатып.
Тик, шулай да, әйе, тик, шулай да,
Рәнҗиләрдер кебек, кайвакыт.
Бер ялвару бары бу күзләрдә,
Булмаса да һичбер үкенеч:
“Онытмагыз безне!” – бу алардан
Безгә соңгы, өнсез үтенеч.

Беркайда да юктыр, ахры, җирдә
Чирәм баскан зират юллары.
Каберләрне барлап, җыештыра
Исәннәрнең җылы куллары.
Ә авылда үлем-төшем булса,
Кабер казу төшә ир-атка.
Вәли абзый башка ирләр белән
Төшми калмый иде зиратка.
Күз алдымда һаман ындыр юлы:
Көрәк тоткан олы абзыйлар
Салмак атлап түбән очка төшә,
Димәк, бүген кабер казыйлар...
Бу көннәрдә алар күп сөйләшми,
Тынлык саклый таныш каберләр,
Чүп күренә кайбер вак ызгышлар,
Онытыла үпкә-җәберләр.
Вәли абзый башын кыңгыр салган,
Кыяфәте берни сөйләми.
Атлавы да элеккечә кебек,
Җырын гына, ләкин, көйләми.
Хәтергә дә Вакыт аяк чала,
Онытыла, кайчак, каберләр.
Хакыйкатьнең хакы  истән чыкса,
Баш күтәрә фани әйберләр.
Тормыш өчен тормыш биргәннәр бар,
Яннарыннан үтик яланбаш.
Тапталмасын мәрхүмнәрнең рухы,
Уяулыгың җуйма, замандаш!
Тук гамьсезлек җанны алдамасын,
Күңел күзен ябып, йоклатып.
Хәтеренә кеше үзе хуҗа,
Ә кешегә хуҗа тик Вакыт.
Буыннардан буыннарга үтеп,
Йөрәк янсын, күңел моңлансын.
Тынгысыз җан җирдә һәр бөҗәкнең,
Һәр үләннең зарын тыңласын.

...Вәли абзый озак яшәмәде,
Әҗәл килде    өзде сулышын.
Әллә сәбәп ачлык елларымы?
Әллә Бөек Ватан сугышы,
Җыелгандыр, ахры, барысы да,
Һәр ел саен йөрәк кысылган 
Тук еллар да, хәтта, төзәтмәслек
Тирән яра аңа сызылган.
Бушап калды, авыр еллар йөген
Тартып килгән, ябык беләге.
Туктамады тормыш, тик, шулай да,
Какшады күк авыл терәге.
Көрәк тотып, ындыр юлы буйлап,
Төшеп бара әнә абзыйлар.
Вәли абзый гына юк анда тик,
Димәк, аңа кабер казыйлар...
Ул зиратка керде бөтенләйгә,
Язын чәчәк булып үрелә.
Койма аша аңа аннан башка
Ятим калган бакча күренә.
Авыл инде, шөкер, ярлы түгел,
Өйләр иркен безнең, тамак тук.
Агрономнар, тракторчылар бар,
Кыяр үстерүче генә юк.
Минем хыял    агач сука түгел,

Тракторга без дә куандык.
Калды кебек тимер чолганышта
Җир-су белән рухи туганлык.
Коллыгында әрсез чүп үләннең
Бәрәкәтле туфрак тилмерә.
Койма череп ауган, ә малайлар
Хәзер күбрәк кәнфит кимерә.
Авыллар да картаялар икән...
Яңа тормыш кызу һәм әрсез.
Югалсалар, әгәр, ул кыярлар,
Югалырбыз без дә хәбәрсез.
Кыяр кирәк! Ниндидер бер моңлы
Күңел кылы, димәк, өзелә.
Кыяр кирәк! Туры карар өчен,
Авыл мәрхүмнәре йөзенә.

Мәрхүмнәрне, зират-каберләрне
Бераз артык, ахры, борчыдым.
Бөтерелеп китсә, туктыймы соң
Хәтер-моңнар, уйлар орчыгы?
Сузыла җеп ерак еллар аша,
Бөтерелә орчык каләмем
Һәм китерә миңа балачакның
Сагынычлы, моңлы сәламен.
Сизми калдык замананың безне
Тормыш тәртәсенә җиккәнен,
Урлап качкан авыл кыярларын
Кайтарырга вакыт җиткәнен.
Һич булмаса, калган орлыкларны
Вакыт инде җиргә салырга,
Карт авылның  Олы Тарих йөген
Үзебезнең кулга алырга.
Вакыт инде нәсел-тарихыңны
Балаларың җыеп сөйләргә,
Үз телеңдә, үз җырыңны көйләп,
Үз бакчаңа сулар сибәргә.

...Җырлар өздем хәтер бакчасында,
Камиллеккә, моңга ашкынып                                  
Һәм йөгерәм кызу заман буйлап 
Арттан куа Вакыт ташкыны.
Вакыт куа. Вакыт аяусыз ул.

Мин йөгерәм алга... зиратка.
Мин йөгерәм. Өзгән хатирәләр
Бәреләләр талгын йөрәккә.
Бу замана тоташ йөгерештә,
Күпме байлык җиргә коела.
Хәтерсезләр рухи хәлсезлектән
Егылырлар кебек тоела.
Тарих өчен афәт түгелдер бу,
Ә бары тик Кояш баешы.
Ачык булсын күңел изүләре,
Кысып бәйлик хәтер каешын.
Әйләнүдән Җир туктамас әле,
Иртән Кояш тагын кабыныр.
Без югалткан яшел  кыярларны
Җыючылар әле табылыр.
Һәр авылда Вәли абзыйлар бар,
Кирәк булса, уттай балкырлык
Һәм алардан рухи мирас безгә 
Тырыш хезмәт, тыйнак батырлык.
Һәр авылда Вәли абзыйлар бар,
Күпне биреп, азны алучы.
Илнең тере тарих сәхифәсе,
Татар авылының намусы.
Һәр авылда Вәли абзыйлар бар,
Алар бизи тарих сәхнәсен.
Алар белә тормыш  хакыйкатен,
Алар аңлый яшәү мәгънәсен.
Һәр авылда Вәли абзыйлар бар,
Яу кырында башын салганнар.
Сугышсыз бу якты көннәр хакын
Белә бары исән калганнар.
Һәр авылда Вәли абзыйлар бар,
Китеп бара алар, үкенеч.
“Онытмагыз безне...” – бу  алардан
Безгә соңгы, өнсез үтенеч.
1986



             Ут

Тынгысыз ут, ник бәйлисең
Минем талгын күз карашым?
Ни сөйлисең, якынайтып
Кеше белән ут арасын?
Мең үзгәреш, мең яңалык
Сөйли безгә кызу телең.
Әллә кысылган Вакытмы,
Ут гомере, һәр мизгелең?
Кеше белән ут арасы...
Без бит Кояш тамчысыннан!
Илаһи Җир  пәйда булган
Ходай әвәләгән сыннан.
Ясалган чын, түгәрәк сын,
Күкрәгендә уты калган.
Бикләнгән ут, читлегеннән,
Янар тау булып атылган,
Уттан тормыш яралганда,
Җир-Ананың сулышы бу.
Үле караңгылык белән
Якты тормыш сугышы бу.
Ут гомере булып балкый
Мең яңарыш Җир өстендә.
Яналар һаман учаклар
Көн дә, төн дә. Көн дә, төн дә.
Чор сулышы, җансыз, үле,
Җисемнәрне утка яга.
Ачыгыз! Утлар эченнән
Җирдә тормыш ишек кага!
Күпме бизәк, күпме төс бар!
Гүя Ходай үзе чиккән.
Ә аннан соң, хозурланып,
Карап торган бераз читтән.
Бизәк саен    аның йөзе,
Учак саен    аның күзе.
Аның җаны һәр тарафта,
Шуңа күренми дә үзе.
Аның аңы һәр кешедә,
Кеше    иң  матур бизәге,
Уттан алып, чорлар буе
Ясаган акыл кисәге.
Кисәге генә бары тик,
Тик Ул гына     иң Зур Акыл
Һәм Ул гына яхшы белә
Кеше акылының хакын.э
Ходай биргән Акыл дибез...
Күпме тиле бәндә Җирдә!
Җан төбендә янып бетми
Ята яман, бозык чир дә.
Денсездә ден, җүнсездә җүн,
Мәнсездә мән уты калса,
Калганы    тик аның эше,
Булдыралса... Булдыралса...
Һәркемнең җанын күрә Ул,
Төбенә үк карап китә.
Беркем өчен җавап бирми,
Ләкин, Җавап таләп итә.

Хәтта әле мәҗүсилек тә булмаган
Ерак чорга еллар, уйлар аша багам.
Ярым маймыл, ярым кеше, тирләп-пешеп,
Ауга йөри, агачлардан җиргә төшеп.
Җәнлек куа, балык тота, кош та аулый,
Җиләк-җимеш, үлән-тамырлар да калмый.
Ялт-йолт итеп, кайчак, аның башын сарып,
Килгәлиләр гаҗәеп уй чаткылары.
Акыл әле шыта гына һич тәртипсез,
Уй мәгънәсез, эшләр ямьсез, куллар ипсез.
Күңел кыргый, төннәр кара, куыш салкын,
Нидер тота торгынлыкта маймыл халкын.
Менә җәйнең бер төнендә давыл купты,
Корып кипкән тал-тирәкне яшен сукты.
Очкын чәчеп төн буена янды тирәк,
Куыштагы кабиләнең уен биләп.
Бу җылыга алар чыгып сыендылар,
Чаткы-чаткы уйлар утка җыелдылар.
Куркаклыгын шунда җиңде кыргый күңел,
Утка килгән җан иясе    җәнлек түгел.
Учак уты аңа илһам бүләк итте,
Очкын уйлар ут янында дөрләп китте.
Кешегә ут икеләтә туган булды 
Башта тәне, аннан җаны уттан туды.
Меңәр еллар    Кешелекнең үткән юлы,
Юл башында учак яна маяк булып.



Еллар буйлап тарих салмак тартты,
Чорлар сәгатенең герләрен.
Сиземләде кебек инде Кеше
Сихри утның гади серләрен.
Ут ул саксыз, кыргый җәнлек кебек,
Холкы кызу, көче чамасыз.
Азык булса яна, ә булмаса,
Җиргә ятып үлә чарасыз.
Мәңге сүнмәс кебек күренсә дә,
Олы утлар сүнә, барыбер.
Бар дөньяга, нәни очкын да,
Кайчак, афәт булып сарылыр.
Әле вакыт шашып чапмаган чак,
Табигатьнең әле үз яме.
Кояшка һәм утка карап, Кеше
Чамалады вакыт үлчәмен.
Ут табулар әле мөмкин түгел,
Ут сакчысы  – тормыш сакчысы.
Ә бервакыт... күрми калды Кеше,
Сүнде ялгыш учак яктысы.
Ут яктысы    тормыш ышанычы,
Ут югалткан    башын югалткан.
Куылды ул читкә, ялгызлыкка,
Куыштагы салкын торактан.
“Я ут табып кайтсын кабиләгә,
Я үлсен ул, ялгыз, урманда.
Иң зур гаеп    утны саклый алмау,
Уйлый белгән башың булганда.”
Ут табуга өмет юк диярлек,
Тормышлар да шулай сүнәрме?
Бар кабилә, салкын кышка кергәч,
Җылы тапмый туңып үләрме?
Утка мәңге гашыйк хәзер Кеше,
Алга бора тормыш сәхнәсен,
Ут җылысын тоеп, утсыз калгач,
Күрми башлый яшәү мәгънәсен.
Маймыл чыккан тарих күперләре,
Вакыт чыккан чакта ватылды.
Элеккечә утсыз яшим дисәң,
Ватып буламы соң акылны?

Артка юл юк. Тормыш алга бара.
Я ут таба Кеше, я үлә.
Я акылы балкып юл күрсәтә,
Я югала туган кабилә.
Башка якта, башка кабиләләр,
Ут табарлар әле, барыбер
Һәм Кешелек рухи торгынлыктан,
Үз акылы белән арыныр.
Артка юл юк. Ут булырга тиеш.
Тормыш белән ул  нык  бәйләнгән
Һәм гасырлар буйлап, ут тормышка,
Тормыш утка һаман әйләнгән.
Шул чакта ут акыл учагының
Кисәүләрен тизрәк көйрәтте.
Үзеннән соң килгән варисларын
Кайгыга да үзе өйрәтте.
Ут хәлсез дә, рәхимсез дә була,
Ут тарихы зарны күп белә,
Көн дә сабак бирә кешеләргә 
Акыллы бул, сак бул ут белән!


Менә атлый безнең Кеше
Урманнар буйлап,
Яңа укмаша башлаган
Уйларын уйлап.
Мәш киләләр кош-корт, бөҗәк,
Һәр тараф тулы.
Бар тик җәнлек сукмаклары,
Юк адәм юлы.
Тәлгәшләп кыргый җимешләр
Авызга тама.
Чишмәдәме, күлдәме су 
Сафлык бер чама.
Җәннәт кебек борынгы Җир,
Бар тереклек тук .
Кеше    Кеше булсын өчен,
Тик ут кына юк.
Атлый Кеше. Ничә  көннәр
Бер ут башында.
Менеп баса биек кенә
Кыя ташына.

Менеп баса да, ялварып,
Карый күкләргә 
Эзли куәт ияләрен,
Җиргә ут бәргән:
“Кайда син, дөнья хуҗасы,
Ут бир юлчыга?!” –
Шулдыр иң беренче тапкыр
Укылган дога.
Ә күктә кара болытлар
Куерып килә.
Ялт-йолт итәләр яшеннәр,
Күк күкри кинәт.
Сорап алган түгел, ләкин,
Ява бит яңгыр!
Тик, Кеше хәзер Аллага
Мәңге ышаныр.
Нидер йөгереп эзли Ул,
Бер күсәк таба
Һәм суза аны болытка 
Аллага таба.
Кул тиярлек якын болыт,
Кайный, агыла.
Чытырдап күсәк очына
Яшен кагыла.
Аллаларга сузылган кул
Кирәген алды.
Теләнчене яшен җиргә
Бөтереп салды.
Сиздеңме утлар дәһшәтен?!
Шәфкать юк монда!
Җир дә , кеше дә чүп кенә
Зур ут алдында.
Һәрбер утка кулың сузма!
Була төрле ут.
Җылысы бар, кылычы бар,
Биге, чиге юк.
Утның да үз дөньясы бар,
Үз тынычлыгы.
Борчысаң    көл итеп ташлар,
Бигеннән чыгып.
Уйла, эзлә    тик, теләнеп,
Сузма кулыңны,

Күкләрдән шәфкать эзләмә,
Тап үз юлыңны.
Сукыр фәкыйрь булсаң, утка
Килмә дә якын,
Белмәсәң әгәр үзең дә
Акылың хакын.
...Билгесез, серле утларга
Кулын сузганда,
Шикләнер, Кеше, сизенер 
Куркыныч алда!
Куркыныч алда! Сизенер,
Тик, чикне узар
Һәм, борынгы Кеше кебек,
Кулларын сузар.


Еллар үтә, тормыш кайный, акыл үсә.
Яңа җирләр Кеше кул астына күчә.
Шул чорларга караш ташлыйк еллар аша:
Ничек итеп утка явызлык тоташа.
Бер утрауда яши менә өч кабилә,
Һәр төркемгә тиешенчә мәйдан биләп.
Бу утрауның бар мәйданы урман иде,
Урманына кош-корт, җәнлек тулган иде.
Яшәү өчен шалашлар бар, куышлар бар,
Җәнлекләрдән калган мирас –  сугышлар бар.
Араларны бүлә биләмәләр, чикләр,
Чиктән ары яшәүчеләр инде читләр.
Биләмәне чикләр куеп биләгән күк,
Табигатьне бүлгәләрлек киртәләр юк.
Куган җәнлек кайчак чаба чит җирләргә,
Туктау читен ауда кызган  чит ирләргә.
Чик бозыла, уттай дөрләп гауга чыга
Һәм Кешеләр бер-берсенә ауга чыга.
Кулга керә сөңгеләр һәм җәя-уклар,
Уклар очын чорнап ала кызу утлар.
Җылы биргән утның вазифасы яңа 
Ул аңламый, кая атсаң, шунда яна.
Ул аяусыз, каба дошман шалашына,
Мәрхәмәт юк анасына, баласына.
Очкын чәчеп утлы уклар оча гына,
Урман кереп бара ялкын кочагына.

Гаепсездән ут аермый гаеплене,
Җитте җәннәттәй урманның соңгы көне.
Уттан кача исән калган барлык халык,
Диңгез буенда егыла тынсыз калып.
Атау үлде. Кара тынлык җирдә ята.
Һаман диңгез, һаман диңгез тирә-якта.
Ләкин Кеше  үлмәс әле, көймә ясар.
Акыл исән. Эзләр, яңа атау ачар.
Акыл исән. Көймәләр бар. Ләкин нигә,
Кемне жәлләп, исән җаннар газап чигә?..


Кырык бишенче ел Көнчыгышта.
Август башы. Сугыш ахыры.
Берлиннардан күкрәп килә инде
Тынычлык һәм Җиңү яңгыры.
Тарих сөйләү монда кирәкмидер,
Аны һәркем яхшы беләдер.
Бу минутта, бәлки, самолетка
Тарих яңа бомба эләдер...
Хиросима һич тә уйламады
Таш каберлек булып каласын.
Тыныч хезмәт белән көнен күрде,
Бикләмәде өйдә баласын.
Ә балачак    тынгысызлар иле,
Кул-аяклар җитез, караш шук.
Иң  беренче алар күргәннәрдер
Күк йөзендә ап-ак парашют.
Нинди парашют бу кешесез дип,
Торганнардыр, бәлки, аптырап,
Төшкән чакта бу кечкенә бомба,
Кара тышы белән ялтырап.
Ә самолет ерак инде... Кинәт,
Бар дөньяга шартлап ут тулды.
Бер мизгелдә, бары бер мизгелдә
Бөтен  шәһәр янып көл булды!
Табигать, син ничек түздең икән
Коточкыч бу вәхши җәбергә?
Ак парашют күргән балаларың
Әле һаман керә кабергә.
Самолетын алып кайтты исән,
Шәп очучы Клод  Изерли*.
Җан өшеткеч приказ үтәгәнен
Ул әлегә аңлап бетерми.
Еллар үтәр, ул да каргый башлар
Аяусыз һәм дансыз язмышын
Һәм ишетә башлар төн йокламый,
Янып үлгән шәһәр тавышын.
Күз алдыра килер һәр төн саен,
Бомба төшеп киткән минутлар,
Ә аннан соң урам буйлап чапкан,
Ике аяклы, тере, күп утлар.
Кычкырырлар алар ярдәм сорап,
Шәһәр тулы тере күмерләр.
Бу күмерләр аңа йокы бирмәс,
Төшләренә елап керерләр.
Ул минутлар искә төшкән саен,
Үкенергә мең кат өлгерер,
Колакларын каплап, юләрләнеп,
Үлем эзләп чыгып йөгерер...
Кеше юлы һәм ут юлы шулай
Кисештеләр еллар аркылы.
Үзе кылган эшне сыйдыралмый,
Җимерелде Кеше акылы...

Табигатьнең хакыйкате үз эчендә,
Һәрбер чәчәк, һәрбер бөҗәк үз төсендә.
Һәр ялгышның, һәр уңышның  үз сәбәбе,
Һәрбер эшнең үз Вакыты, үз сәгате.
Ләкин Кеше бит сәбәпне кора белә!
Куркынычны кире якка бора белә!
Чорлар аша салып килгән үз юлында,
Үзе тапкан утның биге үз кулында.
Аңа акыл да табигать бераз биргән,
Биргәч-биргәч, нигә аны бик аз биргән?
Күпме әле Җирдә чикләр һәм киртәләр?
Күпме әле канга буялган иртәләр?
Шахталарга яшерелгән корыч уклар,
Ук очында коточыргыч кызу утлар.
Борынгылар ут саклаган кебек, бүген

Коткар, акыл, бу уклардан тормыш күген!
Юк, табигать аз бирмәгән безгә акыл,
Ут белән ул һаман үлчи аның хакын.
Акыл җиңә утны, тормыш алга бара,
Уклар сына, утлар тына, Җир яңара.
Ә башкача һич тә булмас, без    мәңгелек
Һәм табигать үзе тормыш бит иң элек.
Безне сынап, и Ходаем, ни эзлисең?
Сыный-сыный нинди эшкә әзерлисең?


Яшенгә кул сузган Кеше
Исән калды, үлмәде ул.
Очы ут алган күсәкне
Җибәрмәде кысылган кул.
Беренче яңгыр тамчысы
Аны һушына китерде.
Чыланганчы нәни утны
Чыбык-чабыкка ул төрде.
Ә аннан соң саклап кына,
Адым саен эзләп утын,
Алып кайтты кабиләгә
Үзе җуйган яшен утын.
Төннәр буе йокламыйча
Кайткангамы, утны саклап 
Вафат булды кайтып җиткәч,
Ләкин, үлде үзен аклап.
Мәңге сүнмәс хәтер булып,
Уты калды бу дөньяда 
Иң беренче мәңгелек ут,
Иң беренче таш ояда.
Тормыш өчен яшеннән ут
Алып, башын салганнарга,
Һәйкәл булсын Мәңгелек Ут,
Хәтер булсын калганнарга...
1985


* К. И з е р л и    Хиросимага атом бомбасы алып барган очучыларның берсе. Соћрак акылдан яза.



     
 Алмагачлар сагышы


                                    Безнең балалар йорты урнашкан һәм
                                    гомеремнең кечкенә генә бер кисәген
                                    үзенә алып, гомер буена онытылмаслык
                                    хисләр калдырган  Субаш-Аты авылы-
                                    на багышлыйм.


        Балалар йорты

                                   – Менә, улым, әтиеңнең өе...
                                   – 0, шундый зурмы?

Әйдә, дустым, бер сөйләшик әле,
Хәтер сандыкларын актарып.
Барып кайтыйк күмәк йортыбызга,
Сагындырды Арча яклары.
Еллар үткән саен, хәтерләрдә
Тоныклана ерак мизгелләр.
Бер-беребездән без дә читләшәбез,
Вакыт кыса, хисләр изелә.
Бәхетсезлек безне бергә җыйды,
Ризык, ышык бирде туган ил.
Ә таратты бәхет-хыялларны
Ерак офыкларга куган җил.
Җил генә дә түгел, давыл иде
Ул вакытта безнең күңелдә.
Шул давылда купкан тузан белән
Күпме шашкын уйлар күмелгән.
Чаптык алга, уңны-сулны күрми,
Качкан кошчык кебек читлектән.
Читлек булмады йорт, тик, ни чара? –
Юллар ачык, егет җитлеккән...
Булмас, беркем, беркем дә хурламас
Ул чактагы кырыс елларны,
Еласак та кайчак, юрган белән
Башны каплап, кысып тыннарны.
Никтер шулай, истә гел яхшылык,
Онытыла үпкә-сагышлар
Һәм борчыйлар, кайчак искә төшеп,

Бары үзебезнең ялгышлар.
Хәер, кемнәр генә хәтерлидер
Һәр тойгының  көнен, сәгатен.
Кем әйтмешли, нигә актарырга?
Яшә күреп дөнья рәхәтен.
Ләкин, күңел сулар сибеп саклый
Балачакның гөлле каберен.
Аңлап булмас кебек, гөлләр шиңсә,
Яшәү ямен, тормыш кадерен.
...Ярыйсы ук ерак таралыштык,
Күп хисләрне еллар юдылар.
Һәркемнең дә тормыш урамында
Үзе сайлап алган юлы бар.
Ул елларның ерак тамырлары
Кушылалар тик бер урында.
Әйдә, дустым, җырлыйк бер утырып,
Ап-ак алмагачлар турында.
Утыр, дустым, бер сөйләшик әле,
Искә алыйк малай чакларны.
Уйнап җибәр “Алмагачы” көен,
Сагындырды Арча яклары.

           Алмагачлар

                        Алмагачы чәчәк ата
                        Майның унбишләрендә.
                                    (Татар халык җыры)

Ап-ак чәчәк, ап-ак чәчәк 
Алмагачларның бәйрәме.
Язның бакчага бүләге 
Ап-ак чәчәкләр бәйләме.
Бакчалардан ташып керә
Күңелләргә саф яктылык.
Һәрбер бакча    җиргә төшеп
Кунаклаган  ап-ак болыт.
Чәчәк исе, чәчәк исе,
Баш әйләнә, йөрәк ярсый.
Бүгенгедән киләчәккә
Уйдан хыял болыт ясый.
Аерыла болыт җирдән,
Хыял җиленә карышмый,

Җир офыгы киңлегеннән
Күңел киңлеге калышмый.
Алмагачлар арасында,
Шушы йортта, шушы якта,
Бу безнең соңгы языбыз,
Соңгы борылыш бу чатта.
Имтиханнар алда, әле
Комнан хыяллар ишәбез,
Түбәләргә менеп ятып,
Тигезләмәләр чишәбез.
Тигезләмәнең бер ягы
Һәрвакытта да нуль була.
Шул нульләрне сыга-сыга,
Белем исемле күл тула.
Ләкин, менә... алмагачлар,
Җылы кояш, чәчәк исе,
Какшаталар бар зиһенне,
Сихри җилләр булып исеп.
“Икс”ларның чын йөзләрен
Ачам дисәң, ахыр чиктә,
Ап-ак болыт уйларыңны
Үзе белән элеп китә.
Һәркемнең дә уйларында
Алдагы юллары туры.
Һәркем бага, өмет итә
Җирдәге бәхетнең зурын.
Кар сулары күңелдәге
Гамьсезлекне юадыр ул.
Матурлыкка карап кына,
Матур уйлар туадыр ул.
Алмагачлар, алмагачлар,
Сихерләдегез бит тәмам.
Алда соңгы имтиханнар,
Ә мин уйларымда янам.
Табигать дигән Җәннәтнең
Бер почмагы    бакчагызда.
Ярый миңа, алма бирми,
Чәчәк кенә атсагыз да.
Чәчәк белән күңелләр тук,
Матди уйлар ялда әле.
Алма кирәк булыр вакыт
Алда әле, алда әле.

Үзебез дә чәчәк әле,
Килер алма булыр чаклар,
Алма булып авырайгач,
Билләребез әле чатнар.
Әчесе дә, баллысы да 
Ул бакчада барысы бар.
Түп-түгәрәк күңелләрне
Язмыш тешләп-тешләп  карар.
Матурлыкка карап кына
Матур уйлар туа шул ул.
Яши торгач, тормыш гаме
Хыялларны юа шул ул.


           Субаш-Аты

                            Гәрчә анда тумасам да,
                            Мин бераз торган идем.
                                                        (Г. Тукай)

Алмагачлар  арасында
Гади  авыл    Субаш-Аты.
Җәе җылы, кышы салкын,
Төне кара, көне якты.
Туган түгел, үги авыл,
Күңелгә җыр салган авыл.
Туганнарсыз калганнарны
Асрамага алган авыл.
Әллә нәрсә данлы түгел,
Холкы тыйнак, халкы моңлы.
Бар шәп укытучылары
Елмаеп искә алырлык.
Аз үсмәде ул авылда
Шәп  егетләр, чибәр  кызлар.
Бер чибәрен искә алып,
Ахры йөрәк озак сызлар.
Кырлай якын ул авылга.
Урманындагы һәр нарат,
Хәтерлидер  күк Тукайның
Хәл җыйганын күккә карап.
“Тамашалар” куеп йөрдек
Күршедәге авылларда.

Җырладык та, биедек тә,
Сыздырып  пар гармуннарда.
Субаш-Атыга гыйшкымның
Әллә сәбәбе шул инде:
Аерым-аерым кайгыларны
Күмәк күңеллелек җиңде.
Субаш-Аты, Субаш-Аты,
Назлы авыл, ямьле авыл.
Язгы чәчәкләре белән
Алды күңелемнең явын.
Туган түгел, үги авыл,
Йөрәкләрдә калган авыл.
Асрамага алганнарны
Туган итә алган авыл.


          Этюд

                       “Кимсетелгәнлек һәм ятимлек хисе,
                        ахры, мине гомер буена ташламас инде...”
                                                                    (Бер хаттан)

Йөрәгемә үк уелып калган никтер,
Бер карасаң , гади генә бер күренеш:
Мич янында басып тора үксез малай,
Бөрешүдән кулын кулга кушкан килеш.
Беренчеме, икенчеме сыйныфта ул 
Хәтерләмим. Хәер, анысы мөһим түгел.
Нинди болыт каплаган соң ул мескеннең
Иң ваемсыз вакытының якты  күген?
Күзләрендә шундый сагыш һәм моңсулык,
Ә йөзендә балалыкның эзе дә юк.
Нигә һаман җылыналмый соң ул бала? –
Мичкә яккан, өсте бөтен, тамагы тук.
Ятыйм дисә, ап-ак чиста урыны бар.
Киим дисә, бүреге бар, бишмәте бар.
Бар шуклыгын эшкә җигеп, уйныйм дисә,
Үзе кебек дистәләгән иптәше бар.
Рәхмәт, рәхмәт балаларны багучыга,
Рәхмәт мичкә җылы итеп ягучыга.
Ләкин, малай һаман туңа, һаман моңсу
Һәм кулларын һаман җиң эченә тыга.

Мич җылысы, тән азыгы монда көчсез.
Кулы түгел, ә күңеле аның туңа.
Әтисенә, әнисенә ул кирәкми
Һәм җылынмый ул өшегән күңел шуңа.
Ярый, безнең сыенырлык беркем дә юк.
“Юк” дигәнне балалар да яхшы аңлый.
Аңлау авыр, “бар” икәнен белә торып,
Аны шулай үксез иткән бу дөньяны.
Мин хәтерлим, кайчак аны күрер өчен,
Килә иде тып-тын гына сәер ханым.
Һәм шулай ук тып-тын гына китә иде,
Кузгатып һәм ымсындырып сабый җанын.
Нәрсә соң бу? Аңсызлыкмы? Кансызлыкмы?
Мәҗбүр итте нинди сәбәп һәм авырлык?
Бармыни соң бу дөньяда шундый сәбәп,
Үз балаңны чит кулларга ташлатырлык?
Аңлыйм кебек    тормыш кору җиңел түгел,
Кайчак ташка башны бәрердәй буласың.
Ләкин, басып күз алдыма теге малай,
Бар аңымны таптап, изеп, тукмап ташлый.
Гомер буена күз алдымда ул никтер,
Бер карасаң, гади генә бер күренеш:
Мич янында басып тора үксез малай,
Бөрешүдән кулын кулга кушкан килеш.
Яшьлек үтә, ләззәт бетә, гомер кыска,
Озын бары картлык кына    үлем көткән.
Таянырлык байлыклар да табылмаган,
Яшьлек дигән алтын вакыт инде беткән.
Гомер үтә. Карт ятимнәрне өшетеп,
Юанычсыз, салкын, тын ялгызлык кала.
Ә кайдадыр тормыш корып, эшләп йөри
Таза, матур, бөтенләй чит... газиз бала.
Эх мескеннәр, әти-әниләр  “элекке”,
Әйтер сүз дә, хөкем дә юк сезгә никтер.
Бу гаепләү белән хөкем арасында
Шушы юллар үталмаслык, ахры, чиктер.
Уянырсыз, уянырсыз, тик соң булыр.
Җир кечкенә, гомер кыска, таяныч юк.
Тагын  нәрсә  җитми сезгә җылынырга? –
Өйләр җылы, өсләр бөтен, тамаклар тук...




        Истәлекләр

                             Иртән торып тышка чыгам,
                             Кош куам алмагачтан.
                             Сезнең хәлегезне сорыйм
                             Сайраган сандугачтан.
                                                 (Татар халык җыры)

Ул бакчаны урап үсә
Койма кебек каеннар.
Шул каеннар белән уртак
Якты серләребез бар.
Өстә каен, аста куак,
Кырыйлары текә яр.
Шул яр буйлап, алма урлап,
Чапкан чакларыбыз бар.
Мүк шикелле тыгыз үскән
Карлыганга бакча тар.
Җиргә посып, ирен белән
Җиләк өзгәнебез бар.
Алмагачлар ишеткәндер
Күпме шатлык, күпме зар.
Кайгы-хәсрәтләрне шунда
Чыгып түккәнебез бар.
Җилфер-җилфер килә каен,
Телсез түгелдер лә ул.
Ак кәүсәсен ялтыратып,
Көнгә карап көлә ул.
Җилфер-җилфер килә каен,
Җансыз түгелдер лә ул.
Көзгә карап бер елый да,
Язга карап көлә ул.
Бакчаны кочып үсә лә
Яшел койма    каеннар.
Шунда чыгып, сөйгәннәрне
Көткән чакларыбыз бар.
Өстә каен, аста куак,
Кырыйлары текә яр.
Шунда посып, иреннәрдән
Сөю өзгәнебез бар.


Сулык-сулык, җилфер-җилфер,
Сыгыла бөдрә каен.
Белүчеләр бармы соң ул
Гомерлек сөю җаен?
Җилфер-җилфер җилләр исә,
Чайкала бөдрә каен.
Чәрдәкләнә ак кәүсәләр,
Боҗралар арткан саен.

Ай-һай, сыгылулары ла,
Каен түгелдер лә ул.
Тавышын чыгармаса да,
Үз газабын белә ул.
Сыкрап-сыкрап сыгыла ла,
Таштан түгелдер лә ул.
Үткән-беткән, көзләр җиткән,
Үз язмышын белә ул.
...Сыгыла каен салкын җилдә,
Каерылып ял сорый,
Алга карап уйлана да,
Үткәнгә карап елый.
Алда еллар. Калды җырлар.
Яшь күңелгә дөнья тар.
Еллар буйлап, сөю урлап,
Чапкан чакларыбыз бар...

            
      Уналтыдан узып барганда

                                Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз,
                                Былбыл балаларына, Асылъяр.
                                                (Татар халык җыры)

Төнге няня  Фагыйлә апа усал иде,
Һәрбер төне безне саклап узар иде.
Уналтыдан узып барган малайларга
Сәгать унда йокларга гел кушар иде.
Безнең язлар гади язлар  булмады шул,
Күңел көннәр белән генә туймады шул.
Таң атканда кайтып кереп ятар өчен,
Тәрәзәне дуслар бикләп куймады шул.
Тәрәзәдән тып-тын кереп ятар идек,

Күзне йомып, хыялларга батар идек.
Шул вакытта Фагыйлә апа килеп кереп,
Юрганнарны өстән алып атар иде.
“Каян кердең? Әле монда син юк идең!
Ах, мут егет, ахры, оятың юк синең!”
Әллә чынлап ачулана... Безгә нәрсә,
Киләсе төн буш урыннар шул ук иде...
Алмашчысы Миңниса апа юаш булды,
Елмаюы гашыйкларга кояш булды.
Ул булганда таң атканчы, сүз беткәнче,
Тик үзебез төнебезгә без баш булдык.
Уйламагыз, яшьтән артык без тузмадык,
Кирәкмәгән урыннарга кул сузмадык.
Барыбыз да әйтә алыр иде кебек:
Безнең сөю үбешүдән дә узмады.
Миңниса апа әллә безне аңлый иде,
Әллә безне егетләр дип санлый иде.
Фагыйлә апа гына һаман шулай безне
Күз дә йоммый гөнаһлардан саклый иде.
Теләгем юк, бу яхшы дип, бу  начар дип,
Бу сүзләрдән һәркем нәтиҗә ясар дип,
Чагыштырып күрсәтергә. Хәзер  уйлыйм,
Һәркемнең ерактан үз яме бар дип.
Шунсы дөрес: Фагыйлә апа усал иде,
Һәрбер төне безне саклап узар иде,
Унҗидегә җитеп килгән егетләргә
Сәгать унда йокларга гел кушар  иде...


          Соңгы сәлам

                               Китәм, бәгърем, китәм, бәгърем,
                               Каласың  Арчаларда.
                                           (Татар халык җыры)

Кимсетмәде Субаш-Аты,
Йөзләп  идек, күпсенмәде.
Яраларга кагылмады,
Күп сорашып, төпченмәде.
Безнең өчен оекбашлар
Бәйләделәр аналары.

Үлчәп бәйләгән шикелле,
Төгәл иде чамалары.
Карт-карчыкка без дә килеп
Су ташыдык, утын кистек.
Артык сүзсез, бергәләшеп,
Көннәр ердык, еллар кичтек.
Үсеп җиткәч, көзгә кергән
Кошлар кебек таралыштык.
Кияү биреп, килен алып,
Тормыш өчен яр алыштык.
Субаш-Аты, халкың җансыз,
Тупас түгел иде бер дә.
Хет хәзер дә кунакка кайт,
Күчтәнәчләреңне төр дә.
Икеләнми әйтәм: һәркем
Кочак җәеп каршы алыр,
Кибеткә чабар, бәйрәм дип,
Ашка итен күбрәк салыр.
Искә алыр саклык белән
Ул тынгысыз елларны да,
Ил буйлап таралган, уртак,
Кызларны да, улларны да.
Юк, кимсетмәс Субаш-Аты,
Йөзләп кайтсак та күпсенмәс.
Онытса да күбебезне,
“Деттум” дисәң, күп төпченмәс.
Онытсаң да, без күп идек,
Син бер генә, Субаш-Аты,
Яныңдагы инешләрдән
Инде күпме сулар  акты.
Истәлекләр генә һаман
Сулар белән китми агып,
Сөйләшергә сүз сорыйлар,
Күңел тәрәзәсен кагып.
Ерагайган арабызга
Еллар һаман киртә кора.
Ялваралар җанлы хисләр,
Каләмемнән сурәт сорап.
Матур чыккандырмы, юкмы 
Менә инде сурәт әзер!
Иң мөһиме, еллар корган
Киртәләр юк безгә хәзер.

Бу сурәт сәламем булыр
Сезгә, ерак, ак каеннар.
Сәлам сиңа, Субаш-Аты,
Моңлы, үги малаеңнан!


             Саубуллашу

                           Нинди генә матур итеп сөйләсәң дә,
                           Чит-ят илләр туган ил булмый.
                                           (Татар халык җыры)

Ярый инде, саубуллашыйк, Субаш-Аты,
Ахры, озак синең белән күрешмәбез.
Ахры, синең чибәрләрең  белән башка,
Агачларга сыена-сыена үбешмәбез.
Бүтән төшмәс минем янга, су буена,
Ак тасмасын җилфердәтеп бер акыллың.
Бүтән булмас урамыңда гармун уйнап,
Моңга күмеп, җилкендереп бар авылны.
Һәр заманның үз вакыты, үз кызыгы,
Минем яшьлек алмагачлар белән калды.
Шуңа күрә ул ташландык ялгыз бакча,
Сиңа тугры күңелемә сагыш салды.
Хәтер җиле кагылуга яңгырыйлар,
Синнән миңа тарттырылган моңлы кыллар.
Кереп чыккан кунак йорты кебек итеп,
Һич онытып булмый сине ничә еллар.
Бәхет килсә, бер кайтырмын синең янга,
Кочаклармын өй янында өч каенны.
Битем куеп чәрдәкләнгән карт кәүсәгә,
Ишетермен безне сагынып  шаулавыңны.
Ак тасмасын җилфердәтеп кызчыгының,
Танымыйча бәлки мине китәр узып,
Алмагачлар, ак чәчәкләр арасында
Өзелеп-өзелеп сөя белгән кыю кызың.
Танымаса танымаслар, гаеп итмәм,
Үзем генә хәтер утларында яныйм.
Мин үзем дә шул вакыттагы үземне,
Еллар аша зур авырлык белән таныйм.
Ярый, сау бул, Субаш-Аты, күп сөйләштек,
Ә хәзергә тәмам итик бу язуны.
Җыйдым татлы һәм шифалы истәлекләр,
Ап-ак, гүзәл чәчәкләргә кунып-кунып.
Мин ышанам    хушлашабыз тик хәзергә,
Бу язмалар синең өчен бик кечкенә.
Ап-ак чәчәк арасыннан эзләп табып,
Чыгарырмын әле сине ил өстенә.
1980


     Чокырча тавы*


Безнең тауны тау дип әйткән чакта,
Ак түбәле таулар үпкәләр.
Тау    тау  була, әгәр күкрәгеңә
Ак болытлар кагылып үтсәләр.
Мактанырлык булмаса да аның
Биеклеге, иң һәм буйлары,
Без бу таудан очтык, тәвәккәлләп,
Канат итеп хыял-уйларны.
Болытларга түгел, йолдызларга
Очып җитү безнең хыяллар.
Юлда сынып калган каурыйларны
Яшьрәк, ныграк дуслар җыярлар.
Җыярлар да, яңа канат ясап,
Табар алар бәхет юлларын.
Ләкин, онытмаслар безнең тауны
Чокырчаның моңлы уллары.

...Ул сузылган биек дулкын кебек,
Түбәсендә арыш кырлары.
Инеш булып ага чишмәләре,
Итәгендә борма юл ярып.
Таудан бәреп чыккан бу су юлы
Тормыш юлы кебек бормалы.
Су буенда үсә бөдрә таллар,
Чишмәләрдән бетмәс көч алып.
Давыл-бураннардан ышыкланып,
Таллы итәгенә сыенып
Яшәгәнгә авыл, авыр чакта
Күбрәк тауга төшкән кыенлык.
Китүчеләр тауга менеп киткән,
Таудан төшкән    өйгә кайтканнар.
Ил тетрәгән чакта тау тетрәгән,
Еллар аккан, аккан ал каннар.
Соңгы озатучы юлчыларны
Һәм беренче каршы алучы.
Үз авылын күреп хозурланган
Тау башында торган һәр юлчы.
_____________                              
*Ч о к ы р ч а  -  Туган авылым Аман-Оштарманың иске исеме.

Китүчеләр тауга әкрен менгән,
Кайтучылар төшкән йөгереп.
Кайтучылар һәрчак әзрәк булган,
Тауны күргән алар иң элек.

...Тау сукмагын инде чирәм баскан,
Бетеп  килә җәяү йөрүләр.
Картайды тау. Онытылды бераз.
Авыл бетә. Тиздән тау үләр.
Авыл кими. Заман  шулай куша.
Үзәк утар  матур булачак.
Тик, танымый мондый матурлыкны
Тау  буенда үткән балачак.
Ә алдагы буын яңа җирдә
Таусыз туган ягын яратыр.
Безгә генә шулай авыр булыр
Чокырчаны читкә тарату.
Авыл күчә. Җансыз тау кала тик.
Булмый, булмый тауны  күчереп.
Онытмагыз тауны, китүчеләр,
Безнең истә чакта ул тере.
Әйе, без бу таудан очкан идек,
Тәвәккәлләп, тормыш күгенә.
Югарыдан кырлар чиксез кебек,
Алдагы юл киңрәк күренә.
Дөнья серле, чиксез кебек иде.
Күңел киләчәккә ашкынды.
Бата-калка кичүләр дә булды
Кайгы-хәсрәт тулы ташкынны.
Иң авыры... Әни иртә үлде...
Китек иде күңел, түземле.
Таудан төштем йөгереп, тик соң иде,
Әйтми калдым соңгы сүземне.
Сөймим озак кан-яшь агызырга
Һәм изәргә хәсрәт измәсен.
Шуны телим: әнкәм каберенә
Аяусызлар якын килмәсен
Яңа очкан бәхет кошчыгының
Бер канатын давыл каерган, –
Тормыш төпләп кенә килгән парны
Мәңгелеккә сугыш аерган. 


Сыңар канат    сыңар бәхетсезлек,
Күтәралмый бәхет күгенә,
Талпынып та дөнья  киңәймәгәч,
Башын салган каен төбенә.
Ул җырлаган җырлар онытылмый,
Аның җаны    сагыш кыясы.
Әгәр дә мин шагыйрь була калсам,
Һәр шигырем    әнкәм мирасы.

...Тау каршында зират каеннары,
Хәтерлисезме сез мине дә?
Ә мин сезне онытачак түгел,
Әнкәм кабере кала биредә.
Сөймим озак кан-яшь агызырга
Һәм изәргә хәсрәт измәсен.
Шуны телим: әнкәм каберенә
Дуслар чәчәк куймый китмәсен.

Шушы таудан безне кабул итте
Зур мәктәбе күрше авылның.
Таудан читтә сиздек ачылыгын
Кар-буранның, җилнең, давылның.
Кышкы тауга бизәк булып ятты,
Сырлап менгән чаңгы эзләре.
Кайткан чакта, кайчак, “очып” төшеп,
Чаңгы сыныкларын эзләдек.
Таудан читтә җилләр каты исә,
Сулар тәмсез, тормыш аяусыз.
Җиңел түгел кырыс бу дөньяда
Яшәү туган яксыз һәм таусыз.
Таудан бергә тәгәрәгән дуслар
Инде күптән үсеп җиттеләр.
Тәннәренә сеңгән тау егәрен
Тормыш арбасына җиктеләр.
Мин үзем дә хәзер таудан ерак,
Башка биеклеккә үрмәлим.
Бизәк булып кала каләм эзе,
Давыллардан, җилдән  шүрләмим.
Белмим әле чын бәясен бүген
Үзем сызган “сырлы эзләрнең”.
Тик, шулай да, әгәр “очып төшсәм”,
Бәхет сыныкларын эзләрмен.

Шушы таудан кабул итте инде
Зур мәктәбе кызу тормышның.
Тик, азаплый безне сагыну чире,
Бу авыру, ахры, йогышлы.
Якташларны читтә күп очраттым,
Һәркем безнең тауны сагына.
Мин дә кайтып сихәт алдым бераз
Кукмараның таулы ягына.
Тауны онытмаган дуслар белән 
Нәрсә безгә юллар, кыенлык! –
Әнкәм итәгенә сарылган күк,
Мин дә кайтып тауга сыендым.

Ахры, тауның җанын ала инде
Замананың кызу еллары.
Онытмагыз тауны, онытмагыз,
Чокырчаның моңлы уллары.
Җансыз түгел ул тау безнең өчен,
Халык кебек моңлы, түземле.
Һәм ышану моңа авыр түгел,
Киңрәк ачсаң күңел күзеңне.
Авыл кими. Заман шулай куша.
Матур үзәк утар салалар.
Тудырырлар яңа балаларны
Тау буеннан күчкән аналар.
Бу алдагы буын яңа җирдә
Ямьле туган ягын яратыр.
Безгә генә шулай авыр булыр
Чокырчаны читкә тарату.
Еллар имин торсын. Авыл күген
Капламасын сагыш рәшәсе.
Балаларның күңеле кителмәсен
Һәм әниләр озак яшәсен!
Авыл күчәр. Күпме еллар узар.
Иске йортлар череп таркалыр.
Тик, истәлек булып мәңгелеккә,
Авыл шәүләседәй, тау калыр...
1978

Комментариев нет:

Отправить комментарий