БИШ АЛМА


             
        
          Биш алма

         Призрак бродит по Европе, призрак коммунизма

Без китәсе идек. Машинабыз
Менә-менә инде кузгала.
Күкрәгенә кысып биш алманы,
Йөгереп килә сабый кыз бала.
Тын калдылар бу баланы күреп,
Озатырга диеп килгәннәр.
Ә сабыйның күзләрендә курку,
Өлгерәмме, юкмы дигәндәй.
Көзге шыксыз болытлы көн иде,
Җилдә үксеп яңгыр сибәли.
Без көтәбез. Җил-яңгырга каршы,
Кил син, сабый, йөгер, кил әле.
Кил, курыкма, йөгер, без көтәбез,
Ашыгырлык юллар калмады.
Югалтырбыз бәлки биш минут без,
Югалтмабыз, тик, биш алманы.
Күкрәгенә түгел, йөрәгенә
Кысып килгән ихлас җимеш бит.
Бу йөгереш урам буйлап түгел,
Еллар буйлап куркып килеш бит!
Рәхмәт, сабый, алмаларың өчен,
Ходай сиңа алда җай бирсен!
Алмадамы соң эш, бу дөньяда
Сәлам бирә белми кайберсе.
Без китәсе идек. Сабый кызны
Күрдек әле, ярый, Иншалла!
Нигә шулай сискәндерде мине
Сабый кулындагы биш алма?..

               *
Яман шәүлә йөри авыл буйлап,
Чор билгесе, заман сулышы.
“Киләчәксез авыл” коткысының
Тере авыл белән сугышы.
Мин хәтерлим әле бу мәктәпне,
Дистә-дистә анда без йөрдек.
Мәктәп тора. Ләкин, нинди файда?
Укучылар бары өч бөртек...
Нигә китә кеше туган җирдән?
Нигә бетә авыл дисезме?
Авылларның яман аты бармы?
Заманасы әллә көйсезме?
Дәвер саен яңа юлбашчылар,
Юлбашчыда яман коткы бар.
Күпме еллар күндәм авылларны
Коллар исәбендә тоттылар.
Биш алма да, биш минут та түгел
Җуйганыбыз туган авылдыр.
Кайтып-китеп йөргән безгә түгел,
Авылыма күбрәк авырдыр.
Күкрәгенә биш алмасын кысып,
Йөгереп килә сабый кыз бала.
Җилдә үксеп көзге яңгыр ява,
Ә күңелдә яра-эз кала...
Яман шәүлә йөри авыл буйлап,
Чор билгесе, кара күләгә.
Авылымның соңгы җан сулышы
Соңгы сабыйларга эләгә.

               *
Бер алманы бишкә бүлә идек.
Биш алманы ничек бүләсе?
Алмаларны җиргә тәгәрәтеп,
Әкрен генә әллә үләсе.
Җимерелеп яткан каралтылар,
Үлән баскан таныш, буш юллар.
Күпме алар, сукыр тәрәзәле,
Җансыз, ямьсез, үле авыллар!
Урамнары, зиратлары белән,
Тормыш кала, күпме эш кала.
Соңгы сулышымы авылымның
Мәктәптәге шушы өч бала?
Чокыр-чакыр ватык юллар буйлап,
Яман шәүлә, бушлык кузгала.
Әле үзе  белми,
Шул бушлыктан куркып,
Йөгереп килә сабый кыз бала.
Алары да китәр. Калса калыр
Ялгыз ирләр белән карт-коры.
Киленнәр дә килми авылларга,
Заманаңны шөпшә чаккыры!
Шул бер җайга керде инде авыл,
Барысына хуҗа бер түрә.
Түрәләре никтер, гел имансыз,
Дәшми генә коллар тир түгә.
Бер алманы бишкә бүлә идек.
Тук замана җитте, Иншалла!
Бер генәсе татлы булгандыр бик,
Ачы хәзер никтер биш алма.

                *
Кайтып җиттек без дә. Ә башкала
Ыгы-зыгы белән мәш килә.
Күз алдымнан китми бер кыз бала,
Күзләремә никтер яшь килә.
Нәрсә җитми?
Телевизор карыйм,
Тәмле ашап, җылы урында...
Экраннарда бушлык, яман шәүлә,
Ә уйларым сабый турында.
Экраннарда бушлык, хәтәр шәүлә,
Колакларда моңсыз, көйсез җыр.
Көе була торып, көйсез калган 
Өе була торып, өйсездер.
Азат тормыш инде якын кебек,
Мөмкин хәзер иркен суларга.
Тик, соң инде.
Күпме вакыт үткән,
Күпме егәр бушка югалган.
Олы юлдан читтә, үз ямендә
Гөрли иде авыл күптәнме?
Безне әле куып җитеп була,
Куып җитеп булмый үткәнне.
Күпме бала урам буйлап чаба.
Кем өлгерми, кемдер өлгерә.
Ул сабый бит, китмәгез дип,
Безне
Ташламагыз диеп йөгерә!
Калдырмагыз безне, ташламагыз!
Күзләрендә шуны күрәм мин.
Кемдер әйтер, юкны сөйләмә дип,
Ләкин, авыл җанын беләм мин!

                   *
Күкрәгенә биш алмасын кыскан,
Көзге җилдә ябык гәүдәсе.
Ул йөгерә, тик, артыннан куа
Замананың кара шәүләсе.
Ул шәүләдән качып булмый инде.
Бу абыйлар китә, барыбер.
Килер бер көн, озын, озак бу юл
Ике якка кинәт ярылыр.
Бер ягында аның хәтер калыр,
Бер ягында мәңге буш өйләр.
Читтә үскән баласына безне
Соңгы сабый, үскәч, бер сөйләр.
Алмаларны җиргә тәгәрәтеп,
Әкрен генә шулай үләсе.
Ләкин, ничек тере авыл җанын
Ике якка ярып бүләсе?..
Без китәбез инде. Сез каласыз.
Шулай килеп чыкты язмышлар.
Хак юлга бу бер дә охшамаган,
Нәрсәдәдер монда ялгыш бар.
Без китәсе. Шулай килеп чыкты.
Тик, күңелдә кала ярасы.
Бар дөньясы дөрес түгел кебек,
Үзгәртергә юк бит чарасы.
Шыксыз, көзге болытлы көн иде.
Яңгыр сибә-сибә җил улый.
Көйсез-өйсез киләчәкне күреп,
Авыр гына шулай Җир сулый...

                  *
Без китәбез. Без яшибез ерак,
Тәмле ашап җылы урында.
Гамьсез генә яшәп булмый никтер,
Уйлыйм һаман авыл турында.
Авылдагы соңгы дусларымның
Күзләрен бер кайтып күрәм дә,
Юк булса да, гаебем бар кебек,
Үзем аңламаган күләмдә.
Сәер инде. Мин әллә кем түгел,
Көч-куәтем чикле-чамалы.
Гомер юлым чуар, ачы, кырыс,
Язмышым йөз төрле ямаулы.
Азмы читтә гомер итүчеләр,
Тәмле ашап, җылы урында.
Моңсыз-көйсез җырлар тыңлый-тыңлый,
Уйламыйча авыл турында,
Кыйбла чишмәсендә* Җир сулышын
Ишетми дә, күрми, белми дә.
Гаепсезләр гаеп сизгән чакта,
Гаеплеләр сизми берни дә.
Күпме авыл тын тәүфыйгы белән
Денсез чорга килеп бәрелгән.
Тик, бар иде, бар иде бит куәт,
Араларлык үлем хәленнән!
Бар иде бит, бар иде бит форсат
Сүз әйтергә авыл турында!
Никтер, кайчак, тәмле-җылы түгел
Тәмле аш та, җылы урын да...

                 *
Йорт аралаш түрә чыккан бездән,
Алтын куллы, тырыш, белемле,
Сүз үтәрлек куәт ияләре,
Эш кырырлык маллы, керемле.
Гаеплисем килми беркемне дә,
Барыбызның көче чамалы.
Авыл көне бер дә җиңел түгел,
Язмышы да ертык, ямаулы.
Сез кайларда хәзер, авылдашлар?
Мәктәпкә бит бергә без йөрдек!
Барлык эшегезне егып салыр
Авыл сабыйлары өч бөртек...
Читкә китеп таулар күчерәсез...
Җиңел булмагандыр язмышлар.
Шул ук көндә авыл үлеп бара...
Нәрсәдәдер монда ялгыш бар.
Күкрәгенә биш алмасын кыскан
Ябык кына сабый гәүдәсе.
Ул йөгерә, тик , артыннан куа
Ялгыш юлның кара шәүләсе.
Безнең авыл күпме түрә биргән –
Таза, матур, тырыш, белемле.
Ләкин читтә, читкә түгәбез бит,
Авыл биреп калган керемне!
Үлсә үлә, ләкин, биреп кала
Барыбызга зиһен, тазалык.
Үлсә үлә... Соң инде, соң...
Нишләдек без? Нәрсә карадык?

                  *
Килер бер көн    озын, озак бу юл
Ике якка кинәт ярылыр.
Бу ялгыш юл. Чарасы юк аның.
Килеп җитә ул көн барыбер.
Бар дөньясы дөрес түгел кебек.
Төзәтерлек юк бит чарасы.
Ерагая авыл, якынайган саен
Минем белән сабый арасы.
Ни эшләдек? Нәрсә карадык без?
Нинди олы байлык югала...
Ничек кенә җимермәделәр бит,
Тыгып алып утка, суга да.
Кайткан саен, дусларымны күреп,
Онытылып, иркен суласам,
Киткән саен, никтер, бөтенләйгә,
Бөтенләйгә инде хушлашам.
Җимерелгән нигез, әнкәм монда кала,
Күршеләрем кала, йөрәгем.
Каберем дә шунда калсын иде...
Бу васыять – соңгы теләгем.
Бәлки, файда бирер авылыма
Каберемдә торган исемем.
Бәлки, мин дә бик тиз онытылмам,
Гасырларның кагып ишеген.
Киткәндә дә, якты мизгел булып,
Күз алдымда торыр иң элек 
Урам аша, биш алмасын кысып,
Бер сабый кыз килә йөгереп.

30. 09. 13. –  04. 11. 13


* Авылымда шул исемдәге чишмә

Комментариев нет:

Отправить комментарий