ДИҢГЕЗ

ДИҢГЕЗ
 (Хронологик эзлексезлек белән тормышым мизгелләре)

     Минем язмышымда әлегә каләм кагылмаган тулы бер катлам бар - ул Төньякта, Баренц диңгезендә хәрби хезмәттә булу. Анда күп мәгълүматлы, яшьләр өчен шактый кызыклы хәлләр күп. Язасы да килә, ләкин, урыс сүзләрен ничек алыштырырга? Алыштырырга кирәкме? Алыштырсаң, андагы хәрби хезмәтнең үзенчәлекле һавасы, төсе югала. Күбесен тәрҗемә итеп тә булмый. Җитмәсә, флотта кулланылган сүзләрнең дә
күбесе урысныкы түгел.
       Диңгезгә юл "Отдать швартовы! "дип яңгыраган приказдан башлана. Димәк, корабны бәйләп  торган  баулары  тартып  алып,  кнехтларга чорнап  куялар.  Бу  эшләрне   боцман җитәкчелегендә швартовка  командасы  башкара.  Дизельләр  эшләп  тора,  барысы  да  үз урынында.
     
"Правый назад! Право на борт! Земля поднять!"  Рулевой автомат-рульнең тоткасын бора, кораб бераз дерелдәп ала да, әкрен генә артка  кузгала.  Без  урнашкан  гавань  тар, аның    уртасына  чыгып,   диңгез  юлына  борыласы  бар.  Уртасына  җитәр-җитмәс  яңа командалар: "Левый вперёд! Право на борт! Земля долой! Право  поднять!"  Димәк,  ике дизельнең берсе алга, берсе артка тарта, шулай  итеп, корабны  бер  урында  борып  була. Терәлгәнче уңга  борылган  руль дә шуңа  булыша.  Ә "Земля долой!"  –  арткы  йөрешне башкаларга күрсәткән флагны тиз генә  төшереп,  уң  якка  борылуны  күрсәткән  флагны күтәрү. Тар гаваньда боларны үтәү бик кирәк, тирә-яктагылар синең маневрларны алдан белеп торырга тиешләр. Аннан соң инде: "Обе вперёд! Руль прямо! " һәм диңгезгә!"

        Хәрби хезмәттә ике хәтәр мизгел аша үтәргә туры килде. Башта бер хезмәттәшемнең гомерен өзә яздым. Икенче очракта, үз үземә кул салырлык хәлгә җиткән идем. Хәзер инде искә төшкән саен, “Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә! “ дим. Әйе, Төньяк Флотта да “дедовщина” бар иде. Ләкин, бездә ул бозык вәхшилек, азгынлык рәвешендә булмады. Ни булса да, бер экипаж булып яшәгән коллективта мөнәсәбәтләр башкачарак төзелә. Өченче елын хезмәт итүчеләр инде патша кебек йөриләр. Хәтта, офицерларны да бераз шүрләтәләр иде. Минем күз алдында беренче статьялы старшина, БЧ-5 командиры өлкән лейтенант белән якалаша язды. Корабтагы барлык кара эшне беренче елын, хәтта, икенче елын хезмәт итүче “салага”лар башкара. Карышу да, каршы сүз дә була алмый. Монда кимсетү дә, мыскыллау да юк. Өлкәннәр әйтә иде: “тырышыгыз, түзегез, озакламый үзегез безнең урынга килерсез” дип. Аңлыйсың, түзәсең инде. Бездә, кайвакыт пехотадан көләләр иде, имеш, икенче елын гына башлады, инде “дед” булган. Бәлки, хәзерге яшьләр белмидер, ул вакытта солдатлар ике ел, матрослар өч ел хезмәт итә иде. Өченче елын хезмәт итүчеләр, ягъни, “годок”лар бик бердәм, тату. Кыяфәтең нинди, милләтең кем булуына карамастан, “годок” аерым сыйныф, аларга кагылырга ярамый, алар бер берсе өчен нык тора. Хәтерлим, өченче елын хезмәт итүче көрд егете урысча бик начар белә иде. Әйтеп карасын әле берәр Мәскәү “салага”сы аңа “чурка” дип, үз мәскәүлеләре башын ашарлар иде. Исемдә, бер очракта берәүгә яшьтәшләре ярдәм итәргә теләмәде. Ул шәһәрдәге почтага йөреп, хатлар, посылкалар алып кайта иде. Минем яшьтәшем, кулдашым (напарник), Донбасс егете Виталий Янчукка әнисе хат язган: “Улым, мин сиңа конвертта бераз акча җибәргән идем. Алдыңмы? Ник язмыйсың?..” Ә ул алмаган. Китте тикшерү. Почтага кем йөри? Өченче елын хезмәт итүче С... (Фамилиясен хәтерлим әле дә) Яшьтәшләре, хезмәттәшләре суд ясады. Аны сүзләр белән генә дә үтерә яздылар. Бик гафу үтенде, елады, акчасын кайтарды. Бу мәсьәләдә “годок”та, “салага”да юк. Коллективтагы каракны юкка гына “күсе” димиләр. Капчыкка салып, диңгезгә ыргытырга күп сорамаслар. Хәтерлисездер, “Оптимистик трагедия”не. Анда бер әби, акчамны урлады дип, бер матроска күрсәтә. Бичараны шунда ук капчыкка салып, диңгезгә ташлыйлар. Бер минуттан әбекәй акчасын таба, ялгышканмын ди. Әбине дә шунда ук диңгезгә аталар...



       Мин килгән корабта бер торпедист бик каныкты. Өченче елын тарта, ни кушса шуны үтисе. Бәйләнәсең килсә, сәбәп табып була, кайчак, сәбәпнең дә кирәге юк, тик торганда да теләсәң нинди эш кушарга  була. Карышып та, качып та, котылып та булмый. Көн саен кәефне төшерә торган бер бәлагә әйләнде бу.
       Беркөнне, Кола култыгыннан (Кольский залив) чыгу юлында дозорда тора идек. Якорьда дисәң бик дөрес булмас, зур мичкә төпкә нык беркетелә, ә кораб шул мичкәнең боҗрасына якорь чылбыры белән тоташтырыла. Без дә шулай туктадык. Мин күперчектә, төнге вахтада. Тирә-якны күзәтәм, кергән-чыккан корабларның позывнойларын семафор аша кабул итеп, микрофон аша радистка тапшырам, ә ул мәгълүматны Төньяк Флотның оператив дежур торучысына хәбәр итә. Тегесе безгә керергә-чыгарга (ярый-ярамый) рөхсәт җибәрә. Ә мин яңадан әлеге корабны элемтәгә чакырып, прожектор белән, күпчелек очракта “добро на вход или на выход” дип язам. Култыкта хәрби базалар күп, теләсә кем тегендә-монда рөхсәтсез йөри алмый. Хәер, хәтерлим, балыкчылар колхозыннан капитаны исерек бер сейнер чыгып киткән иде тып-тын гына. Шунда ук приказ килеп иреште: “Тотарга, кире кайтарырга!!!”  Мичкәдән ычкынып, дизельләрне кабызып, сейнерны куып йөрүнең артык мәшәкатьтән башка кызыгы юк. Бик тиз куып җиттек. Менә шунда инде кораб командирының “тел байлыгы” тавыш көчәйткеч аша бөтен диңгезгә яңгырады. Мескен балыкчылар коелып төштеләр. Исерек капитан каршы сүз әйтеп маташмакчы иде, командир безнең ике көпшәле пушканы борып-борып күрсәтте. Сейнерны бер кечкенә култыкка (андый култыкларны “губа” диләр, Ара губа, Сайда губа...) алып кереп яптык.  Диңгезчеләр арасында “Төрмә” дип аталган шул губадан безгә йодрык күрсәтеп калдылар. Мәңгегә ябылмыйлар, билгеле. Штраф һәм азатлык...
Бер тапкыр, яныбызга траулер (бусы сейнердан шактый зуррак) килеп туктады. Үзләрендәге рация дә, прожектор да эшләми, ә керергә рөхсәт сорарга кирәк. Командир күрә, болар балык күп тотканнар. Беренче соравы:”Нәрсә бирәсез?”.  Җавап: “Палтус ярыймы?” Билгеле инде ярый! Палтус тәмле, файдалы, кыйммәтле балык. Командир кизүдәге офицерлар белән сөйләшеп “добро!” алды, тегеләр бау сузып, ярты капчык палтус җибәрде. Командир аларны күперчеккә, киптерергә элеп куйды. Мае тамып торган затлы ите телем-телем аерыла иде. Кайберәүләр ияләнде, күперчеккә менәләр дә бер телем алып кабалар. Сирәк кенә мин дә. Командир да менеп капкалый, миңа шикле караш ташлый. Мин инде авыз кырыйларымны сөртеп, “мин түгел” дим. Сөйлисе килгәнем башка иде бит. Төнге вахтада идем. Тиз генә гальюнга(бәдрәф) йөгереп төшеп менмәкче идем. Люкны ачып җибәрсәм(корабта “ишек” дигән сүз юк!),  теге торпедист утыра... Шунда ук кире яптым. Иң усал, иң гайрәтле явызларның да көчсез чаклары була. Шуны беркем дә онытмасын иде. Яшен кебек башымнан бер уй йөгереп узды. Күперчектә гантель бар. Тиз генә шуны алып төшәм дә... Аннан соң палубага өстерәп чыгарам. Ә анда диңгезгә кадәр 3-4 метр ара. Экипаж йоклый, дежурный механик дизель-генератор янында, радист аста, радиорубкада... Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә! Аллам саклады. Мыскыллауга түзә алмый сигез кешене атып үтергән татар егете турында тавыш күп булды. Шуңа исемә төште бу вакыйга.
       Көннәр уза торды. Үз һөнәремне тиз, әйбәт үзләштердем. “Шәп сигнальщик” дигән даным таралды. Бу “дан” әле мине госпитальгә алып керәчәк... Торпедист та йомшарды. Беркөнне яныма килеп, торпедалардан детонаторларны алырга булышуымны сорады. Дусларча, ләкин бик мөһим кыяфәт белән торпеданың төзелешен сөйләде...

     Беренче корабта мине яраталар иде. Күрүгә үк, шунда ук түгел. Белә барган саен, тора-бара, әкренләп. Беренче көннәрдән үк мин барысының да күз алдында үстем, чыныктым. Хәрби һөнәрен тиз, әйбәт өйрәнгән, тыныч, күп сөйләшми торган, карап торышка юаш күренгән егет бит. Хәер, кайберәүләр бу тышкы юашлыкка ышанып, ялгыштылар да. Җитмәсә, “Максимка” дигән кинофильмны караганнан соң, әлеге исем минем исемгә әйләнде. Диңгездә табылган кара тәнле малай турындагы бу фильм 1952 елда, урыс язучысы Константин Станюковичның “Диңгез хикәяләре” буенча төшерелгән.  Балалар йортында минем кушаматым “КараЧутыр”... Җәй җитеп, бер-ике кояшлы көннән соң, негр кебек кап-карага әйләнә идем

       Сигнальщик  –  иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Ул һәрвакыт кораб командиры янында. Ә командир барысын да күрә. Ярты елдан соң мин инде сигнальщикларның бүлек командиры идем, өлкән матрос та (ефрейтор) булдым. Гомумән, бар өлкәдә дә үз эшен яхшы белгәннәрне хөрмәт итәләр. Ә флотта пулемет тизлеге белән Морзе азбукасын куллана белгән сигнальщикка сокланып карыйлар. Монда беркем дә сызык-нокталарны санап тормый. Махсус тоем, ут җемелдәвенең агышын, көен сиземләү кирәк. Андый “музыкальный слух” кемдә бар, кемдә юк. Юк икән, гаеп түгел, башка эшкә һәвәслегең шәптер. Хәрби хезмәттә генә газапланырга туры килә. Анда профориентация юк, куйганнар икән, эшләргә, өйрәнергә кирәк. Минем кулдашым (напарник) Донбасс егете Виталий Янчук та яхшы шахтер булгандыр (шахтада эшли башлаган идем дигән иде), ә табигать биргән тоемлавы юк. Тырышты, газапланды, мине дә күп борчыды, үзем өйрәнеп беткәч, аның белән күп тапкыр күнегүләр ясадык. Диңгездә дә ялым ял, йокым йокы булмады. Кораб командиры сүгенә-сүгенә мине уяттырып, күперчеккә чакырттыра иде, чөнки Виталий иң кирәкле чакта, әллә каушап, сигналларны кабул итә алмый. Жәлли идем үзен, күпме кыен ашады. Дус булдык, яшьтәшләр бит, бергә килдек. Ахыр чиктә, аны Яшел Үзәнгә, яңа экипаж белән, яңа кораб кабул итәргә җибәрделәр. Минем урынга... Мин госпитальдә калдым. Яныма килеп саубуллашты, кочаклашып аерылыштык.  
        Әйе, тормышта бәхетле булуның әллә ни сере юк. Күңелең яткан һөнәрне сайлап ал да, шуның остасы бул. Шулай да, минем бу “һөнәри осталык”ның зыяны да күп булды. Ялсыз бер корабтан икенчесенә йөртүләрме, төннәрен уятып күперчеккә чыгарулары дисеңме, үз корабың ремонтта чакта чит корабка күчерүләр дисеңме... Сорау туарга мөмкин, нигә кирәк ул сигнальщик? Техника, ышанычлы радиоэлемтә заманы бит. Эш шунда ки, янәшәдә генә Норвегия, ә ул НАТО әгъзасы. Радио дулкыннарын ерактан язып алып, күп серләрне белергә була. Күрсәтмә бар, эфирга соңгы чиктә генә чыгарга, мөмкин булган кадәр семафор аша аралашырга.
      Хәрби корабларда ресурсы беткән двигательләрне ремонтлап маташмыйлар, яңага гына алыштыралар. Искеләре кайдадыр эшкә ярыйдыр әле. Хәрбиләргә яңа, ышанычлы дизельләр кирәк. Менә без дә килдек заводка. Ул Мурманск белән Североморск арасында, шул ук Кола култыгында, Росляково посёлогында урнашкан. Башта тимер палубаны автоген белән кисеп алалар да, двигательләрне плавкран белән күтәртеп алып, яңаларын куялар. Шул вакытта кубрикларда, каюталарда да ремонт бара. 7 ноябрьне шунда каршыладык. Зурлап бәйрәм ителә торган көн. Алгы флагштоктан арткысына кадәр, мачтаның биек ноктасы аша нечкә трос тарттырыла һәм буеннан буена төсле флаглар (флаги расцвечивания) эленә. Бүлек командиры буларак, моны мин оештырырга тиеш. Тәҗрибә юк, беренче тапкыр. Төн уртасына кадәр биектә, салкын ачы җилдә барысын да эшләдем. Иртә белән флаг күтәргәндә коелып төшсә, нинди хурлык була инде миңа! Командир алдында да, 60 кешелек экипаж алдында да. Бәйрәм көнне тезелеп бастык. Гимн уйный, корабларда флаг күтәрү тантанасы бара. Күрше тральщикныкы коелып төште... Минекеләр әкрен генә өскә үрмәли. Менә менеп тә терәлделәр. Терәлгәч, тарттырып бәйләп куйгач, өзелеп коелмыйлар инде. Күперчектән төшеп киләм, экипаж елмаеп миңа карый. Ләкин, берничә көннән бер күзем кызарып, авырта башлады. Салкын тигән. Госпитальдә бер ун көн ятып чыкмыйча булмый диләр. Североморскта бик шәп госпиталь иде. Дәвалап чыгардылар. Бу чир (иридоциклит) миннән бөтенләй үк китеп бетмәде, сирәк булса да, кайтып үзен искә төшерә иде. Ярый, бу бәла түгел. Мине заводта тик торган корабтан, диңгезгә йөри торганына җибәрделәр. Монысы инде минем өчен фаҗига иде. Туган йортымнан куылган кебек булды. Хезмәттәшләр дә, командир да мине беренче көннән үк беләләр. Аларның күз алдында үстем, чыныктым. Хәтта, “бабайлар” да яхшы мөнәсәбәттә иде. Ноябрь бәйрәмнәренә өлкән матрос дәрәҗәсе алгач, яңа погоннар ясарга өченче елын хезмәт итүче гидроакустик Виталий Голуб(нечкәлек билгесе юк) минем диңгез формасын тарайтып тегәргә, сабын савытыннан яңа погоннар ясарга булышты (Һәр корабта тегү машинасы бар). Әйе, пластик сабын савытыннан өлгесен кисеп аласың да, сукнога төреп тегәсең. Аннан соң, шуның өстенә алтын тасма тарттырып куясың. Матур була. Погон эчендә сабын савыты дип беркем дә әйтә алмас.
       Шушы яраткан корабымнан аерып, мине үзебезнең үк дивизиондагы  шундый ук икенче корабка күчерделәр. Монда барысы да чит, дошман итеп карыйлар. Көнләшеп, “тиз күтәрелгән, я әләкче бу, я ялагай...” дигән сүзләр дә ишетелде. “Минеке”ләр ерак, болар бернәрсә дә белми. Аңлатып та булмый. Гаебең булмагач, акланып та булмый. Кулдашым, кемнедер кыйнаганы өчен өч ел дисбатта (армия төрмәсендә) утырып, калган хезмәтен бетерергә кайтарылган, тагын да усалланган, тирә-якка төкереп карый торган аю гәүдәле Шпилевский иде. Кая инде  аңа командир булу! Кораб командиры да шторм башланса укшый башлап, камбуздан компот китертә торган вакчыл, ямьсез бәндә иде. Элеккеге командирым, йөзгә-биткә дә, холкы белән дә кырыс, гадел, ышанычлы чын “морской волк” иде. Аны экипаж да яратты, хөрмәт итте. Ә моның белән ничек диңгезгә чыгасың инде? Бөтен тирә-як чит, дошман. Сүз әйтерлек кеше юк. Тын гына үз эчемә бикләнеп, үз эшемне дә, кулдашымныкын да эшләдем. Сизәм, Шпилевский да тын гына күзәтә. Ул миңа тими, мин аңа тимим, сөйләшмибез. Кыен хәлгә эләгәсең икән, ыгы-зыгы килмә, дәшмә, эшлә, берни дә көтмә, өметләнмә. Кирәкле кешең үзе килер. Берәр җирең бик каты авыртканда да, иң кыен чакларда да шуны уйлый идем  –  вакыт барыбер бара ул, димәк, үтә, димәк, түзеп булмаслык мизгелләр дә узачак. Түзәргә, көтәргә кирәк...
       Дивизион элемтәчесе өлкән лейтенант Бардин мине бер корабтан икенчесенә йөртеп, диңгезгә чыгарга сорый. Әйе, сорый, ял күрмәгәнне белә, приказ бирергә ояла. Причалга якынлашып киләбез, ә анда инде Бардин басып тора, мине көтә. “ Менә бу кораб диңгезгә кузгалырга тора, сигнальщик юк...” Нишлисең, йөгерәм... Штат буенча барысы да җитәрлек булса да. Уңай ягы да бар, диңгездә юк-бар белән бәйләнеп, үзәккә үтүчеләр юк. Ә үз эшем минем өчен катлаулы түгел.
       Шундый авыр көннәрнең берсендә, диңгездән кайткач, тагын күперчеккә мендем. Киемнәрем юеш, киптерергә мөмкинлек юк. Гомумән, монда беркем беркемгә кирәкми. Чит кешеләр, чит дөнья. Ачы җил. Бер фал (флаг күтәрә торган бау) бәйдән ычкынып, җилдә чайкала... Тәүбә! Тәүбә! Тәүбә!
       Шпилевский үзгәрә башлады кебек. Мине эшкә җигәргә җыенган берәүгә “Үзебезнең дә эшебез күп!” дип җикерде. Кызык, димәк, ул безне бер команда итеп кабул итә, миңа тигәнне яратмый. Зарланмый, ялагайланмый түзгән кешене күргән, ниһаять. Тормыш җайлана кебек.

        Командирлар турында. Кораб командирының абруе зур, вәкаләтләре күп, йөкләнгән вазифалары чиктән ашкан. Диңгезгә чыгабыз икән, экипажның язмышы аның кулында, димәк, чиктән тыш хокуклары да бар дип әйтергә була. Командирларның да төрлесе була. Күргәннәрем буенча әйтә алам, очраклы шәхес анда бик сирәк эләгә. Гадәттә алар көчле характерлы, хәтта, кайвакыт, бераз кыландырып та җибәрергә ярата торган, үз эшенең югары осталары. Безнең командир да чиксез абруйлы кырыс офицер  –  III ранг капитаны (майор) Сарайкин иде. Андыйларның янәшәсендә хезмәт итү үзе бер горурлык та, җаваплылык та. Хәтәр, тар борылышларны киеренке хәлдә узып, киң диңгезгә чыгып, корабны бер курста авторулевойга куюга, радистларга ул тавыш көчәйткеч аша музыка куярга куша иде. Ә тегеләр белә нинди музыка кирәклеген, язмалары һәрвакыт әзерлектә. Аннан соң, үзенең киң радиуста борыла торган утыргычына урнашып, кысык күзле шаман чырае уеп ясалган трубкасын кабыза. Бу вакытта аңа төрле сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә була. Куркыныч түгел. Сигнальщикка гына онытылып, игътибарны киметергә ярамый. Тирә-якны күзәтергә кирәк, чөнки без корабның күзләре.
       Беренче тапкыр көчле давылга эләккәч, диңгез авыруына чыдый алмыйча, күперчекне ташлап, мин кубрикка кереп аудым. Бу авыру тыелгысыз укшыта башлый, баш әйләнә, хәл бетә... Дөресен әйткәндә, бу чир беркемне дә аямый. Давыллы диңгезгә чыгар алдыннан кисәтеп куялар  –  сугышчан пост саен зур савыт булырга тиеш... Алтмыш кешелек экипажга 3-4 кеше генә аңа бирешми иде, киресенчә, аларның бик каты ашыйсы килә башлый, тәмле әйберләрне сыпыртып йөриләр. Тора-бара моңа ияләнәсең, бераз күнегәсең, авыр булса да, үз эшеңне башкарырлык хәлдә буласың. Әйткәнемчә, мин түзмәдем, барысына да төкереп, кереп качтым. Моны яу кырыннан качу итеп бәяләргә дә була. Ул вакытта командир атып үтерсә дә, миңа барыбер иде. Тып-тын Кола култыгына килеп кергәч, ышыкта давыл юк, диңгез чире шунда ук узды. Оятымнан нишләргә белми, күперчеккә чыгып бастым. Дөнья матур, әкрен генә кайтып киләбез. Хәзер инде атып үтерәбез дисәләр, миңа барыбер түгел. Әйтерсең, алыштырып куйдылар мине. Диңгез чире шулай кискен үзгәртә рухи сәламәтлекне. Командир яныма килде. “Что, укачало?”. “Да...”. “Бывает... Только пост нельзя оставлять.”
        Бервакыт, Кола култыгы буйлап Мурманск ягына бара идек. Сул якта Төньяк Флотының башкаласы Североморск кала. Анда рейд зур, киң, хәрби корабларга да, башкаларга да урын җитәрлек. Бер зур транспорт корабы безнең курстан читтәрәк якорьда тора. Бернинди куркыныч юк кебек, командирга бу турыда әйтмим. Ә ул үзе минем янга килә :"Күрәсеңме, зур кораб тора? Мин күрмим, ә син дәшмисең." Мин акланам :"Ул бит читтә, без аңа тимибез." "Әйе, ул читтәрәк, ләкин ул якорьда тора, ә чылбыры безнең курс ягына сузылган. Су астындагы өлешен без күрмибез, ә ул безнең винтларга эләгергә мөмкин. Бу бит миңа төрмә дигән сүз." Командирның мондый кыска сабаклары хәтердә ташка уелган кебек кала иде.
        Менә шулай, тыныч кына, башкалар ишетмәде дә. Тын гына әйтелгән бу шелтәләр акырып-бакырып, сүгенеп кычкыруга караганда мең тапкыр аяусызрак иде. Һәрхәлдә, мин шулай кабул иттем. Үлә-үлә вахтада атналар буена торган чаклар да булды  –  мин үз урынымда булдым, вазифаларымны төгәл, сыйфатлы итеп үтәдем.
        Нәкъ шушы командирым мине ярты ел үз янәшәсендә диңгезгә йөрткәннән соң сигнальщикларның бүлек командиры итеп билгеләде.

       Өлкән лейтенант Соловьев командир ярдәмчесе, штурман. Җор телле, шук йөзле, шаян кеше. Рубкадан күперчеккә кергәндә еш кына сискәндереп “Шашки наголо!” дип кычкыра. Командир ял иткәндә, билгеле. Белмәүчеләр дә бардыр, атакага ташланган атлы гаскәрләр шулай оран сала. Эчемлекләр белән дә дуслыгы бар дигән сүз йөрде. Булгандыр, чөнки бер тапкыр ул өеннән корабка таушалган кыяфәттә килде. Бер погонында ике, икенчесендә өч йолдыз. Шулай да, зиһенле, төгәл штурман иде.
       Бер тапкыр мин Соловьевны бик каты куркыттым. Салынган курс буенча бер җайга бара идек. Командир вакытлыча каядыр киткән, ярдәмчесе рубкада карта өстенә иелгән. Күперчектә мин һәм рулевой. Алда, еракта нәрсәдер күреп, рубканың ачык ишегенә шар ярып кычкырдым (үзләре шулай өйрәттеләр, анда авыз эчеңнән генә мыгырдарга ярамый): ”Прямо по носу цель!” Дистанциясен әйтергә өлгермәдем, күзләре акайган Соловьев атылып чыкты: ”Где?” Ерактагы корабка күрсәтәм. Уфылдап командир урынына утырды да: “Ты меня заикой оставишь...” диде. Ялгышым шунда, “ Прямо по курсу” дип әйтергә кирәк иде. Ә “Прямо по носу!” борын төбендә дигән сүз, менә-менә без килеп бәрелергә тиешле...
       Шактый шторм кайнаган төн. Ерак булсалар да, ярдагы утлар күренә. Анда диңгезне күзәтә торган пост бар (пост наблюдения и связи, ПНиС). Шулар аша хәбәр җибәрергә куштылар. Командир да, ярдәмчесе дә күперчектә, янәшәдә. Прожектор белән язам, аңламыйлар, кабатлауны сорыйлар. Шулай берничә тапкыр. Инде әкрен генә дә язып карыйм. Соловьев: “Җибәрдеңме?”   “Аңламыйлар, инде әкрен генә язам”. Шулай булгалый, яшь малайны төнге вахтага куялар да, йоклыйлар. Соловьев: “Пиши тогда чудак!” ди. Билгеле инде, “М” хәрефе белән. Әйе, хәрефләп яздым, мәктәптә укырга өйрәткән кебек. Пост “Аңладым” дигән хәбәр җибәрде...
       Шунсы кызык, мин хезмәт иткән дивизиондагы корабларны Татарстанда, Яшел Үзәндә төзегәннәр. Аларны кабул итеп алырга Төньяк Флоттан яңа экипаж килә. Офицерларның күбесе Казанны, бигрәк тә аның рестораннарын яхшы белә. Вокзалдан ерак түгел урнашкан “Волга” рестораны беренче урында тора. Минем Казаннан икәнлегемне белгәч, командир да, ярдәмчесе дә яныма килеп, башкалабыз турында сөйләшеп алалар иде. Тик, рестораннар буенча мин тиешле дәрәҗәдәге әңгәмәдәш була алмагач, гәп озак бармый. Шулай да, барыбер, ниндидер кечкенә генә бер уртак сер, шикле якташлык сөреме барлыкка килә. Үзем дә яңа экипаж белән Яшел Үзәнгә кайтырга тиеш идем. Госпитальдә калдым.

        Боцман Кузьмич сары чәчле, сары кашлы, сары керфекле, сары мыеклы гади бер Рязань мужигы иде. Хәрби диңгезче киемен салса, ул колхоз бригадирына охшап кала. Холкы буенча крокодил Гена кебек. Миңа әйтергә ярата торган сүзе: “Без синең белән якташлар –  син Казаннан, мин Рязаннан...”  Сүз уңаеннан, боцман ул хәрби чин түгел, ә вазифа. Кораб хуҗалыгы, экипажда тәртип, яшьләрне өйрәтү буенча командир ярдәмчесе. Такелаж, буяулар, пумалалар, швартовка җиһазлары, шлюпка һ.б. – аның карамагында. Нәкъ завхоз инде. Каютасында үзенең баянында уйнаштыргалый. Бу вакытта ул үзешчән сәнгать һәвәскәре кебек. Усал булмады, тавыш күтәрми генә яшьләрне диңгезче булырга өйрәтте. Баян дигәннән, мин дә бераз шыңшыта идем, сүз чыкканда әйтеп ташладым. Шул җитә калды – үз каютасына алып кереп, баян тоттырды. Урыс кешесе дип, мин аңа “Рябинушка”ны сыздырып җибәрдем. Ә ул ачуланып: “Моны мин үзем дә беләм! Син үзеңнекен уйна!” диде. Китте “Сарман”, “Кара урман”, үзем бик яраткан “Шәм-шәриф”. Аңларга тырышып, кызыксынып тыңлады. Шикләнәм, ни дә булса аңлармы, юкмы... Билгеле, ул татар моңының төбенә үк төшеп җитә алмый, башка көйләрдә тәрбияләнгән. Ләкин, ихлас кызыксынуны ясалма сурәтләп булмый. Фикерем шул, һәркем башка халыкларны үзенең милли үзенчәлеге белән җәлеп итә. Беркем дә урыска, яисә французга әверелә алмый. Тамырыннан өзелгән агач кош булып оча алмый, корыган агач булып кала. Нәселеннән өзелгән җан иясе киләчәген югалта, үрчүдән мәхрүм ителгән мутантка әйләнә. Ул инде бер милләтнең дә вәкиле түгел. Тамырың, киләчәгең юк икән, кызыгың да юк. Шулчак, боцман Кузьмич әйтеп куйды: “Берәүне (милләте белән әйтте) чакырган идем, үзенекен уйный белми, хәтта, үзләренчә сөйләшә дә белми. Шулай булгач, башкаларныкын да уйный белми. Авазы бар, җаны юк. Ни то, ни сё...”
         Ни то, ни сё булу хурлык бит ул, фаҗига. Урыслашкан күпме милләттәшләребез күз алдында. Дан казанган талантлар да бар. Милли тамырларына карата усалланганнары да бар, хәтта. Бер карасаң, каян килә бу усаллык? Мин уйлыйм, аң төбе белән алар үзләренең фаҗигасен сизәләр. Татардан киткән, урыска барып җитмәгән рухи чир. Уртада асылынып тору чире.  Хастаханәдә бергә яткан урыс кешесе сөйли :"институттан соң мине Ерак Көнчыгышка өч елга җибәрделәр. Казанны бик сагына идем. Радио боргалап утырганда татар көе килеп чыкты. Күз яшьләрем бәреп чыкты". Акылсыз, ялган өстенлектән башка туганлык, якташлык, туган җир кебек төшенчәләр дә бар икән бит... Миңа шунсы кызык, милли үзлеген югалтканнарда мондый хисләр уянамы икән?..

       Утрау. Диңгезгә чыгуга, Кильдин бугазы аша узып, Көнчыгышка юл тоттык. Шактый барганнан соң тын култыктагы пирска туктадык. Пирс  –  ике яклы причал. Бер ягында иске плавбаза тора. Яр буенда кечкенә, искергән йорт, ямь-яшел алан. Килеп карасак  –  мул үскән кузгалак икән. Камбуздан лагун (зур кәстрүл) алып килделәр. Тиз арада бөтен экипажга аш пешерерлек кузгалак җыйдык. Ни өчен монда килгәнебезне белмибез. Командир белән килешеп, боцман алты кешелек команда җыйган. Күренеп торган бер утрауга сәяхәт кылмак булалар. Әллә балыклы, әллә гөмбәле, әллә җиләкле урын (болар барысы да бу җирләрдә күп була)  –  хәтерләмим. Шлюпканы суга төшерделәр, алты ишкәкче, рульдә боцман утыра. Китүен киттеләр, инде кайтыр вакытлары җитте, һаман күренмиләр. Нигә баштан ук уйламаганнардыр, барган чакта су күтәрелгән чак (прилив) булган. Ахры, артык мавыкканнар, су төшкәнне (отлив) сизми калганнар. Шлюпканың арты гына бераз суга тиеп тора. Аны 6-7 кеше дә күтәрә алмый. Инде нишләсе, кычкырсаң кеше ишетәсе, хәер, беркем ишетерлек түгел. Суның яңадан күтәрелгәнен 12 сәгать көтәсе. Көчле җил кузгалды, вак яңгыр сибәли. Килүгә учак ягып җибәргәннәр, аннан да файда юк. Җитмәсә, базадан яңа приказ  –  кичекмәстән кайтып җитәргә... Командирның хәле мөшкел, 7 кешене калдырып та булмый, аларның бу утрауга ничек эләккәннәрен дә өстәгеләргә аңлатып булмый. Аптыраган үрдәк кебек, без утрауга таба кузгалдык. Якынлашкан саен тирәнлекне командирга җиткереп торалар: “25, 20, 18...” Командир: “Стоп! Обе назад!”  Якын килеп булмый. Кораб сайга утырса, аның башы Себер китә. Төбе дә бит аның таш. Тегендә-монда йөри торгач, вакыт узды, су күтәрелә башлады. Күрәбез, тегеләр безгә таба ишәләр. Утрау тирәсенә дулкын күтәрелә башлаган иде, шлюпканы көчкә күтәрделәр. Дулкын кораб бортына китереп бәрсә, көймә чәлперәмә киләчәк. Утраудагылар барысы да үтәли юеш, дер калтырыйлар. Командир тавыш көчәйткеч аша, төрле жанрдагы сүзләр кулланып, барысын да эт итеп сүгә. (Андый сүзләр флотта киң кулланыла. НАТО шпионнары ике командирның эфирда сөйләшүен яздырып алганнар икән дә, тик, бернәрсә дә аңламаганнар. Хәер, мин андый мисалларны шактый ишеттем, аларны читләр түгел, үз илеңдәгеләр дә аңламаслык. Ә хәрби диңгезчеләр мохитендә барысы да ап-ачык. Тоткыннар сөйләме, диңгезчеләр сөйләме бар. Бу һәрвакыт әшәке сүзләр куллану түгел. Мәсәлән, бездә рапОрт, МурмАнск, компАс дип әйтәләр иде.) Ниһаять без дә базага кузгалдык. Бик тиз кайтып җитәргә кирәк. Дизельләргә булышырга, турбиналарны да кабыздылар. Шулай иткәндә тизлек сәгатенә 70 километрга (якынча 35 узел) җитәргә мөмкин. Кимчелеге шунда  –  ягулык күп ашала. Турбиналар сызгыра, кораб дерелди, очып кайтабыз. Командирны ни көтә  – белмибез...

       Балык тоту. Бәлки, ышанмаучылар да булыр, барыбер, сөйлим әле. Балыкчылар да, аучылар да үзләренең “уңыш”ларын бик күпертеп сөйләргә яраталар дигән күпме мәзәк сүз йөри. Балыкчының ике якка сузылган ике кулы шул шапырынуның символы. Минем шапырынуга охшаган сөйләвемнең символы – ике кулым ике якка сузыла да, түгәрәк ясап алдымда кушыла. Бу балыкның озынлыгы түгел, балык тутырган зур кәстрүлнең күләме. Дозорда торганда, төнге вахта вакытында, күперчектән мин бөтен экипажга иртәнге ашка кыздырып бирерлек бер лагун (камбуздагы зур кәстрүл) тәрәч (треска) балыгы тота идем. Гомумән Мурманск өлкәсендә яшәүчеләрне “трескоеды” диләр иде. Бу балык Баренц диңгезендә күп. Якорь мичкәсенә бәйләнгән безнең кораб Кола култыгы авызында дозорда иде. Двигательләр сүндерелгән, дизель-генератор гына ток биреп эшли. Вахтада механик, радист, офицер һәм мин. Кармак шуннан гыйбарәт – озынлыгы 20-30 см тирәсендәге тимер таяк кисәгенә эретеп ябыштыра торган электордның металл үзәге эретеп ябыштырылган. Очланган башлары, өч япьле кармак кебек, өскә кәкрәйтелгән. Озын, юан кыллы шул җайланманы бернинди җимсез күперчектән суга ыргытам да, кылны кисәк-кисәк тарткалап торам. Култыкка кергә-чыккан кораблар белән элемтәгә кереп, аларны журналга теркәп, радистларга хәбәр бирергә дә өлгерәм. Андый-мондый минем сигналны күрмичә, җавап бирмиләр икән, күккә парашютлы ракета атып, боларның өстенә элеп куям. Ә ул бик якты яна, күрми калып булмый. Аннан соң тагын кармакка тотынам. Аның җиме юк, кисәк тартканда тәрәч балыгы, узып барышлый, я коерыгы, я корсагы, я башы белән килеп эләгә. Мин аны сизәм, тартып чыгарам да, тимер палуба өстенә җәелгән агач рәшәткәләр (рыбины дип атала, ләкин, без тоткан балыкның монда катнашы юк) ыргытам. Иртән күперчектә кар яуган кебек, ак корсаклы балыклар каплаган. Кок та лагун күтәреп менә дә тутырып төшеп китә. Тагын берәр сәгатьтән команда, сигнальщикларны мактый-мактый, яңа тоткан балык ашый.

             МПК. Кайберәүләрдә шундый фикер туарга мөмкин  –  боларның хәрби хезмәте шулай балык тотып, кузгалак җыеп, диңгездә музыка тыңлап йөрү генәдер дип. Шөкер, барысы да җитәрлек. Җиңелчә генә танышу хәзерлегеннән соң, җитди хәлләргә күчеп карыйк. Әйе, иң җиңеле дозорда тору иде. Базада торганда вак-төяк мәшәкать ялыктыра. Тимер төймәләрне дә, каешның перәшкәсен дә ялтыратып, чалбарларны үтүкләп, ботинкаларны чистартып, строй белән йөрү күнегүләре дисеңме, яисә, төрле җирдә бушату-төяү, ташу, патруль тору һ. б., дисеңме. Диңгездә дә тик яткырмыйлар, билгеле. Ләкин, вахта торырга тиешлеләрне юк-бар эшкә кумыйлар. Вахта тәүлек буена бара, ә корабта без икәү генә, димәк, 4 сәгать торасың, 4 сәгать ял. Шулай тәүлек буена, атна буена. Түзәргә була, башка эшкә кушмыйлар бит. Ләкин, безнең төп вазифа дозорда тору түгел. Кораб МПК дип атала, “малый противолодочный корабль”. Ягъни, без су асты көймәләренә каршы көрәшә белергә тиеш. Хәзерге заманда атом-төш коралы урнаштырылган баллистик ракеталар нигездә су асты көймәләрендә. Димәк, аларга каршы тору да көчле булырга тиеш. Гидроакустика аппаратлары да, үзләре куып тота белә торган су асты торпедалары да, реактив тирәнлек бомбалары (РБУ) да – барысы да бездә бар. Иң башта су асты көймәсен эзләп табып, аның белән контактны югалтмаска кирәк. Гидроакустикларның ике ысулы бар. Беренчесе су астын тыңлау. Тавыш дулкыннарын су әйбәт үткәрә. Винт тавышын көчәйткечләр аша үткәреп, күп мәгълүмат алырга була. Икенчесе, куәтле ультратавыш эхо-сигнал җибәрү. Очраган һәрнәрсәдән кире кайткан кайтаваз сурәте экранга чыга. Аның ераклыгы, тирәнлеге билгеләнә. Болар барысы да торпедаларга, бомба ату җайланмаларына шунда ук җибәрелә. Димәк, барысы да залпка әзер. Хәзер иң кыены контактны югалтмау. Астагылар “эләккәннәрен” белә, ишетә, төрле маневрлар белән ычкынып, качарга тырыша. Тегеләр дә, без дә тегендә-монда тайпылабыз, айкалабыз. Моның бер дә кызыгы юк, аларны без күрмибез. Бик ялыктыра. Су астында күзгә күренми торган көрәш бара. Бигрәк тә кышкы салкыннарда, давыл вакытында, кайвакыт, түзеп булмаслык авыр. Дулкыннар баштан аяк каплап китә. Килгәнен күрүгә, мин дулкынга артым белән борылам, авызга эләккән диңгез суы бик тәмсез. Үтәли юеш киемнәр, ачы салкын җил. Бәлки, белмәүчеләр бардыр, Баренц диңгезе кышын катмый, чөнки Атлантикадан Гольфстрим дигән җылы агым килә, тын вакытта судан пар гына күтәрелә. Дүрт сәгать торасың да, алмашка кулдашың чыккач, юеш киемнәреңне дә салмыйча (киптерерлек урын да, алмаш кием дә юк), кубрикка кереп авасың. Дүрт сәгатьтән тагын, шул ук юеш киемнәрдән, кулдашыңны алыштырырга, ачы җилгә чыгып басарга кирәк. Сигнальщикларның күбесе хезмәт срогын тутырганда инде чирле була. Сугышчан өйрәнү вакытларында без икебез дә күперчектә булырга тиеш. Димәк, тиешле ял да эләкми. Давыл вакытында ашказанында инде бернәрсә дә калмаган була. Рулевой да минем янга (күперчек читенә) килеп, иелеп-иелеп алгалый. Төгәл беләм, аста утыручылар белән дә шул ук хәл. Командир белән ярдәмчесе генә берни дә сиздермиләр. Аларга да, рулевойга да, ышыктарак торганга, дулкын эләкми. Ә мин иң кырыйда, бөтен диңгез күренерлек махсус ачык урында. Хәзер үзем дә уйлыйм, ничек чыдаганбыз. Берни дә эшләп булмый, сугышчан йөкләмә үтисең.  Күпме түзә белсәң дә, организмның мөмкинлекләре чиксез түгел, барыбер бер ахыры килеп чыга. Минем белән дә шулай булды...

Санчасть. Бертуктаусыз, ялсыз, акылсыз рәвештә, мөмкинлекләрнең соңгы чигендә аяусыз кулланылган, туздырылган машина да, кеше дә озакка чыдамый, җимерелә башлый. Мин үзем дә ватылуымны сизә башладым. Кемдер миңа язган иде, ярарга тырышып артыгын тырышкансың да, үзеңне бетергәнсең дип. Армиядә телим-теләмим дә, тырышам-тырышмыйм да юк. Шартлар үз кысаларында синең белән идарә итә, үзең түгел. Бу шартлардан закон бозып кына качып була. Пионерлар отрядында үзеңне күрсәтергә маташу мөмкиндер. Ләкин, бу флот, лагерь түгел. Монда кыланып та, роль уйнап та, каршы торып та, системаны үзгәртеп тә булмый. Кем булсаң, шул булып каласың. Урысларда “гадәт – холык, холык – язмыш” дигән сүз бар. Үзеңне генә үзгәртеп була. Монысы инде чыныгу дип атала. Армиядә “сачок”, “симулянт”, “самострел” дигән сүзләр бар. Болары, авыр хезмәткә түзә алмыйча, авыруга сабышып, хәтта, кайвакыт, үз-үзенә зыян китереп, вакытыннан алда кайтып китәргә теләүчеләр. Андыйларны күргәнем бар, бер палатада яттык. Ә мин әле аксый башлагач та бер айдан артык зарланмыйча йөрдем, табиплар янына бару башыма да килмәде. Балалар йортында алган кырыс тәрбия нәтиҗәседер. Кулы кычыткан саен орышка юлыккан егет, борыны кычыткан саен чирдән курыкмый инде.  Дивизиянең штаб башлыгы контр-адмирал Крылов инде икенче тапкыр чатанлап баруымны күргәч, каты әйтте: “Ещё раз увижу как хромаешь, на губу отправлю! Иди в санчасть!”  Губа дигәне гауптвахта инде, зиндан дигән сүз. Киттем шул якындагы санчасть дигән җиргә. Бусы инде авылдагы медпункт кебек. Медицина хезмәткәре әле болай, әле тегеләй сораштыра, хәйләкәр елмаеп, авыркан җирләргә баскалап та карый. Тышкы билгеләре юк, ләкин авырта. Коеп куйган “симулянт” инде. Андыйларны күп  күргән ул. Шулай да, палатада калдырды. Күзләремдә хәйлә күрмәгәндер. Анда әле яңа алынган берничә малай һәм ата симулянт, тумыштан хулиган, үзе әйткәнчә, плотник булып эшләгән  Ленинград егете Шумелов бар иде. Плотник булуы бик гаҗәпләндергән иде мине, шуңа истә калган. Бусы беренче төнне үк бикле ишекләрне ачып, пыяла шкафтан спирт урлады. Шуны яшьләргә көчләп эчертте, үзе дә ауганчы чөмерде. Иртә белән фельдшер килгәндә палатада спирт исенән исереп егылырлык иде.
        Берничә көн шунда ятканнан соң, тора алмый башладым. Госпиталь ерак түгел, носилкага салып алып киттеләр. Анда рентген, белгечләр... Шикләнәләр, я буыны тайпылган, я сөяге сынган дип. Рентген барысы да тәртиптә дип күрсәтә. Хирургиягә салдылар. Үтереп авырта, көчле уколлар кадыйлар. Аптырагач, терапевтны чакырдылар. Анысы инде минем бераз шешкән буыннарга күз салуга: “бу безнеке” диде.

        Госпиталь башка дөнья, башка планета булып күренде. Тәртип, чисталык, хезмәткәрләр арасында бәхәссез субординация, дарулар, җиһазлар  –  барысы да югары дәрәҗәдә. Искиткеч табиплар, шәфкать туташлары һ. б... Гомумән, Төньякта мәрхәмәтле,   кешелекле, ярдәмчел холыклы халык яши. Башкалардан да шундый фикер ишеткәнем бар. Әллә кырыс шартлар берләштерә, әллә сәбәп башкада.
       Бу бина калкулыкта (монда сопка диләр) тора. Аста гавань, безнең кораблар. Кичләрен сигнальщиклар прожекторлар белән гәпләшеп алгалыйлар. Мин тәрәзәдән күреп, аңлап, укып барам.
       Барлык анализларны каралып, тикшерелгәннән соң, диагноз ачыкланды, дәвалау ысуллары билгеләнде. Диңгезгә йөргәндә тамагым авырткалый иде. Борт аша иелеп, турайганда, ярда яткан балык шикелле авызны зур ачып, “эһһ” дип тирән сулыш алганда салкын һава тын алу юлларын өшетеп узганы әле дә хәтердә. Аяк өстендә уздырылган тамак шешүләр зыянсыз узмаган. Дәваланып, аз гына рәткә керә башлауга, аз гына җилдән дә тамак төбе кызарып чыга да, тагын хәл начарлана иде. Безнең терапия бүлеге мөдире, бер кат астарак урнашкан ЛОР бүлеге мөдире белән килешеп, минем тамак бизләрен кисеп тә аттылар. Нәкъ менә шуннан соң хәлем кискен рәвештә әйбәтләнә башлады. Шулай да, дәвалану ярты елга сузылды. Өч айдан бүлек мөдире (майор) янына кердем. “Барыбер кайтып китәсе, нигә мине һаман тотасыз?” дидем. Ә ул өстәл артыннан чыгып мине диванга утыртты да, җилкәмнән кочып: “Ашыкма. Син анда беркемгә дә кирәк булмаячаксың. Син анда бетәсең. Күпме мөмкинлегем бар, мине сине монда тотам әле, дәвалыйм,” – диде. Әллә, балалар йортыннан икәнлегемне белгән. Әллә, күрәзәче, әллә изге  булган...
       Никтер табипларның исемнәре истә калмаган. Ә шәфкать туташларының исемнәрен һаман да оныта алмыйм... Онытырлык булмагандыр инде. Кара чәчле, кара кашлы Зоя Хрусталёва, укырга яратканымны белеп, китаплар ташып торды. Ч. Диккенс, М. Твен, Я. Гашек, Ильф һәм Петров... Мине көлдерергә тырышып кәефне күтәрергә маташуы булгандыр. Кияүдәге яшь хатын усал Раиса Котенкова кайнатмалар алып килеп сыйлый иде. Кайнатма Төньякта затлы ризык. Ни өчен усал, тәртип, режим саклауда кырыс булды. Кичке унда ишектән кулын гына тыгып, күпме ялынсалар да, (башкалар кебек 15-20 минут вакыт та бирми) утны сүндерә иде. Шуңа күрә, усал дигән яманаты чыккан. Тулы гәүдәле өлкән шәфкать туташы Нина Андреевна Арчадан. Милләте буенча кем булгандыр, татарча бераз белә иде.
       Күпмедер еллар узгач, Казанда мине хәрби тикшерүче эзләп тапты. Госпитальдә безнең бүлектә эшләгән бер табип, ришвәт алып, кемнәргәдер вакытыннан алда кайтып китәргә “булышкан” икән. Архивтан тапканнар, шул вакытта мине дә өйгә озатканнар. Яхшы хәтерлим, елмаеп сөйләшә торган ягымлы гына кеше иде. Минем белән дә сөйләшкәләп утырганы бар. Ләкин, миңа бернинди ишарә булмады, аннан башка да киләчәгем ачык иде. Кырын эшләрен дә белмәдем. Шулай сөйләдем. Башка килмәделәр.

       Әйе, алты айга якын вакыт узды. Декабрь аенда инде ишек алдына чыгып кар көри башладым. Урамнан кызарып, яшәреп кергәнемне елмаеп, сөенеп каршы алалар иде. Өйгә кадәр дивизиондагы баш комендор (тупчы, ягъни, артиллерист) капитан-лейтенант Никифоров алынган. Аның яшь хатыны Казан медицина институтында укып, Яшел Үзәндә тора икән. Танышулары да шул яңа кораб кабул итәргә кайткач булгандыр кебек. Билгеле инде, үзем алып кайтам дип, атылып чыккан. Офицерлар миңа бераз акча да җыйганнар. Бик кызганыч булды, минем кораб диңгездә иде. Җыеп куйган фотолар, ракеталар, киптерелгән диңгез керпеләре һәм йолдызлары – барысы да калды. Никифоров каяндыр җылы киемнәр табып, табиплар кушуы буенча, форма эченнән кияргә кушты. Ашыга иде, шул ук көнне катер белән Мурманск каласына кузгалдык. Анда аэропорт шәһәрдән еракта, таксида ике сәгать бардык бугай. ИЛ-18гә утырдык. Очкыч кузгалуга, Никифоров: “полетела душа в рай...” диде. “Нәрсәгә ишарә” бу дип, уйлап куйдым. Яхшыга юрыйк, хатыны белән кайнар очрашуны күз алдында тоткандыр... Төн уртасында Ленинградка килеп төштек тә, аның якын туганнарында кундык. Икенче көнне Гостиный Дворда, башка зур кибетләрдә йөрдек. Офицерлар җыйган акчага кием-салым сатып алдым. Йөрүебез һаман таксида булды. Шул төнне Пулково аэропортыннан Казанга очтык. Такси алып, апам торган Таҗи Гыйззәт урамына килдек. Апам турында аерым сүз. Никифоров мине тапшырды да, Яшел Үзәнгә чыгып чапты. Такси яллагандыр...

       

Комментариев нет:

Отправить комментарий