ӨЛЕШ


         Меңнән бер өлеш                                                                   
          

                  Кол кирәкми, тол кирәкми, кыз кирәкми, -  наз кирәк;
                    Тән кирәкми, кан кирәкми, сүз кирәкми,  -  саз кирәк.
                                                                              (Нәҗип Думави.) 
                 
                 (Поэма)                    
             

Үз чираты белән көннәр уза,
Ким дә булмый язмыш, артык та.
Гомереңә үз вакытын биреп,
Мәхәббәт тә килә, картлык та.
Каерылып, әгәр, бер карасаң
Яшьлек дигән ерак болынга,
Солдатларның тигез рәте кебек,
Көннәр кала гомер юлында.
Үткән көннәр, корган мылтыкларын,
Йөрәгеңә төбәп торалар,
Бизәкләре белән төрле-төрле,
Ниятләре белән бер алар.
Мең атмаса, бер ата ул мылтык,
Бер ядрәсе тия, барыбер.
Бүгенге көн  -  ничек үтсә шулай  -
Йөрәгеңә килеп бәрелер.
Яшәү яме  -  байлык гаме түгел,
Бәхет дибез, затлы тун кисәк.
Мәхәббәтнең тик бер генә көне
Мең көнеңә сала мең бизәк.
Хәрефләрен үбеп чыгар өчен,
Шул исем дә җитә меңнән бер.
Бар Хакыйкать шул Мәхәббәт кебек,
Ә калганы, белмим, кемнәндер.                                           
Көлемсерәр кемдер. Гаеп түгел.
Чын күңелдән була ялгышу.
Өмете бар эзли, таба аны,
Өметсезләр өчен каргыш ул.
Өметсезне Ул әйләнеп уза,
Өметлене куя Чиратка.
Бар ул, бар ул синең Мәхәббәтең,
Ул, бары тик, әле еракта.



Өметеңне өзми яшә генә,
Очратырга аны теләсәң,
Бас Чиратка, күр, еракта, әнә,
Фәрештәләр Сөю өләшә.
Уянуга иртән, бер куаныч булып,
Күз алдыңа килсә гүзәл сын,
Килеп җиткән, димәк, синең Чират,
Калганына инде түзәрсең.
Өметлеләр, меңнәр арасыннан
Тигән сиңа меңнән бер өлеш,
Көтеп алган бәхет, тиңсез байлык,
Көтелмәгән кискен борылыш.
Берни күрми, белми йөрибез бит,
Күпме, азмы синең кебекләр?
Кеше җанын казып бер карасаң,
Күпме анда сагыш, өмет бар...

Көтмәгәндә түгел бу күрешү,
Шикләнәсең икән син, әгәр,
“Очрак” диеп күпме тукысаң да,
Очраклыгы аның шулкадәр.
Бу дөньяда нәрсә очраклы соң?
Язган язмыштыр бу бүген дә.
Синең ерак, серле елмаюың
Көтеп ятты күңел түрендә.
Килеп җитте серне чишәр вакыт.
Гомеркәйләр узып бара бит.
Ләкин, Җирдә, үталмаслык ара  -
Синең белән минем ара бит.
Күпме язмыш, күпме ялгыш аша,
Ничек үттек шушы араны?
Дистә еллардан соң бу күрешү
“Очраклы хәл” була аламы?
Борылыштан килеп чыктың беркөн,
Калган иде меңнән бер адым.
Очып килдең кебек, кочып алдың,
Үбеп алдың, уйлап тормадың.
Миңа таныш серле елмаюда
Барысы да якын, үз иде.
Бу  -  елмаю гына түгел,
- Барысына,
Риза! Риза! - дигән сүз иде.
Бу мизгелдә дөнья бетте кебек,
Икәү генә калдык Галәмдә.
Аерылдык Җирдән, ә кочакта
Бәхетем дә иде, бәлам дә.
Очулары чиксез бәхет, ләззәт,
Төшүләре Җиргә мең  хәтәр.
Куанычы никадәрле булса,
Аянычы аның шулкадәр.
Гөнаһсыз да, никахсыз да идем,
Язык эш бит кискен борылыш.
Мең өлеше Иблис эше булса,
Ходайдан да бардыр бер өлеш.
Мизгелләре тиңсез, тик санаулы,
Ашыгыпмы шуңа, йөгердең.
Мәхәббәт тә күтәралмый, кайчак,
Авыр йөген үткән гомернең.
Бер үк чир бу, сер бу, бер үк ләззәт,
Бер үк газап байга, ярлыга.
Ләззәтеннән күбрәк газап күрдем,
Я, Ходаем, кичер, ярлыка.
Әллә Иблис биргән әче алма,
Әллә Ходай биргән татлы төш,
Әллә дәвасы юк йөрәк чире,
Әллә җитмеш җиде катлы көч.
Әллә бүлмә, әллә дөнья күкри,
Яшен булып тәнне яра ут,
Таелгысыз хәлдә якынаеп,
Синең белән минем ара юк...

Без өйләнгәч төннәр кыска иде,
Без картайгач җәйләр кыскарды.
Сентябрьдә чыккан Кояш кебек,
Мин күзәтәм хәзер  кызларны.
Сөю салып мизгелләре саен,
Без үтәсе калган араның,
Ышык җирдә, битең куеп торсаң,
Җылысы бар  әле, бар аның.
Табалмыйча көткән сөйгәнеңне,
Юлда булсаң һаман син, әгәр,
Никадәрле туңып, өшеп килсәң,
Җылысы да аның  шулкадәр.
Эссе җәйдә, чиксез дала буйлап,
Арып-талып, сусап йөргәндә,

Су иң тәмле ризык икән диеп,
Әйтеп әйткән ди бит бер бәндә
Без белмәгән серләр юк шикелле,
Ирештек тә, тиздән оныттык.
Тик, Мәхәббәт дигән серне генә
Кемдер чишәр, дигән өмет юк.
Чишалмаслык сер иңдергән Ходай
Мәңгелек Яз, Дәвам хакына.
Гыйшык кергән күңел күбәләктәй,
Утка таба оча, талпына.
Җырлап оча кемдер ут тирәли,
Омтылышы аның бер  генә.
Ярый, көйсә канат очың гына,
Кемнәндер бит кала көл генә...

Кайчак, күрми, белми үтәбез бит,
Тыныч кебек дуслар, танышлар.
Кеше җанын казып бер карасаң  -
Күпме анда давыл, сагыш бар.
Көнкүрештә, чүп-чар мәшәкатьтә
Йоклый давыл тирән түбәндә.
Гыйшык уты бер кагылып үтсә,
Кузгала бит, кайчак, “түбәң”  дә.
Кара көннәр килсә, кемнәрнеңдер,
Юк дигәндә, уты-шәме бар.
Бары тик, иң бәхетленең генә
Мәхәббәте, яме, гаме бар.
Исәп-хисап, акыл заманында
Чүптәй йөри җилдә тәгәрәп  -
Исәпне дә, хисапны да белмәс,
Акылын да “җуйган”  Мәхәббәт.
Кадере юк инде аның күптән,
Кабере юк әле бүгенгә.
Кадере дә, кабере дә юкның
Күпме яме юкка түгелгән.
Бер текәлеп карыйк бу дөньяга  -
Юкмы алда кискен борылыш?
Дөнья чүбе меңләп-меңләп йөри,
Мәхәббәт ул меңнән бер өлеш.
Мәшәкатен ерып бу тормышның,
Арып-талып эшләп йөргәндә,
Бик сагындым сөйгәнемне, диеп
Әйтеп әйткән ди бит бер бәндә...

Сөю салып мизгелләре саен
Юкка чыккан ике араның,
Аулак җирдә, битең биткә куйсаң,
Җылысы бар әле, бар аның...
Ни кылсак та тәүбә итә-итә,
Ахыры бер, байга, ярлыга.
Мин бит синең меңнән бер өлешең,
Я, Ходаем, кичер, ярлыка!

Ахирәттән хәбәр китергәндәй,
Тәрәзәдән салкын көз өрә.
Агачларга кунган бәс шикелле,
Чәчләремә ап-ак төс керә.
Я, Мәхәббәт, картлыгыма кадәр
Озатып куй мине, өшетмә.
Бөек ләззәтеңә күтәрелик,
Тирән серләреңә төшик тә.
Китәсе бар. Еллар  алга куа,
Күңелләр яшь әле дисәк тә.
Син ашыкма, син кал әле бераз,
Көннәрең бар әле исәптә.
Еллар аямый шул беркемне дә,
Син дә беркөн юлга чыгарсың.
Яшьлегеңне Вакыт ваткан чакта,
Бәгырькәем, ничек чыдарсың.
Еллар уза. Картлык дигән фасыл
Сылу сыннар өчен бик хәтәр.
Гүзәллегең никадәрле булса,
Аянычы аның шулкадәр.
Син, билгеле, карышырсың инде,
Килеп җиткәч аның чигенә,
Керфек- кашларыңа сөрмә тартып,
Иннек-кершән сөртеп битеңә.
Ләкин, күзләр, Кояш баткан кебек,
Төссезләнә, сүнә барырлар.
Җыерчыклар тәнең телеп-телеп,
Буй-сыныңны меңгә ярырлар.
Көй-авазлар инде ишетелмәс,
Якты төсләр инде күренмәс,
Тулып пешкән татлы җимешләргә
Тын күңелләр инде үрелмәс.
Истәлекләр белән күңел яшәр,
Тән онытыр ерак наз тәмен.
Тын көнләшү, өметсезлек белән,
Күзәтербез шаулы яз ямен.
Җәза көткән күндәм тоткын кебек,
Үз итәрбез Вакыт зинданын.
Нинди дару кабып карасаң да,
Чарасы юк инде, юк аның.
Карышырсың. Ләкин, иң  хәтәре  -
Өмет өзәр беркөн күңелең.
Сыгылырсың үксеп, күрерсең дә
Мәхәббәтнең мөмкин түгелен.
Мин көтәрмен. Ходай биргән яшьлек
Ким дә булмый инде, артык та.
Мин яныңда булмам. Мин көтәрмен,
Мин көтәрмен сине картлыкта.
Мин көтәрмен сине. Син ашыкма.
Син бит миннән бераз яшь әле.
Шулай булды инде, Мәхәббәтем
Гел аерым миннән яшәде.
Юк мәхәббәт белән юлны бутап,
Читләр булды якын-тирәмдә.
Бәгырькәем, сау бул, китә торам,
Соңгы әҗәтемне бирәм дә.
Әгәр, Ходай мәрхәмәтле булса,
Кушылырбыз тагын йөгереп.
Килер, бәлки, җаннар кушылыр көн,
Соңгы әҗәт  -  соңгы шигырем.
Бу дөньяда күрдек барысын да,
Теге дөнья бирми бер хәбәр.
Никадәрле татлы булса Сөю,
Җавап тоту авыр шулкадәр.
Я, Ходаем, кичер бу колыңны,
Юлымда бу соңгы борылыш.
Миңа тиеш булган мәхәббәттән
Бу бит, бары,  меңнән бер өлеш.
Ничек яшәсәк тә ятасы бар
Бер үк җирдә байга, ярлыга.
Тик Мәхәббәт иде бар хыялым,
Я, Ходаем, кичер, ярлыка.

Без картайгач җәйләр кыска инде,
Без кавышкач гомер кыскарды.
Чит дөньяның чит кояшы кебек,
Мин күзәтәм хәзер кызларны.
Борылыштан килеп чыкты ул Көн,  -
Калган инде соңгы бер адым.
Алла сүзен соңгы сүзем итеп,
Мин атладым, уйлап тормадым.
Сагышлы бу серле елмаюда
Барысы да якын, үз иде.
Бу  -  моңаю гына түгел,
-  Барысы да
Уза! Уза!  -  дигән сүз иде.
Ничек үткән  -  шулай үткән гомер,
Төзәтерлек аны чара юк.
Гомер белән Хөкем якынлаша,
Тәүбә кылыр өчен ара юк
Без аңлыйбыз  -  гомер мизгелләрен
Җирдә ваклап-күпләп сатмыйлар.
Без яшәдек. Без көтәбез җәза.
Ә солдатлар никтер атмыйлар.
Җәза көткән күндәм тоткын кебек,
Барысына әзер инде без.
Бернидән дә инде курыкмыйбыз,
Бернигә дә китми исебез.
Барысын да күрдек бу дөньяда,
Яндык-көйдек, баттык суга да.
Тормыш сәер  -  кайчак баштан сыйпый,
Күз төбеңә башта суга да.
Без көтәбез соңгы җәза көнен,
Без түзәрбез аңа, без тыныч.
Бернидән дә курыкмасак та бик,
Җавап тотулары куркыныч.
Өметләнәм, чәчәк куярлар дип,
Кабер ташымдагы шәүләмә.
Бу шигырьне Ходай биргән икән,
Шәфкать иңәр, бәлки, тәүбәмә.
Мин дә аңлыйм, Ходай Мәрхәмәтен
Анда ваклап-күпләп сатмыйлар.
Өметле җан әзер барсына да,
Тик, солдатлар һаман атмыйлар.

Яшәү яме  -  ләззәт гаме түгел,
Бәхет дибез, килсә Мәхәббәт.
Ләкин, бәхет  -  тәүбә кылып көткән
Соңгы өмет  -  Олы Мәрхәмәт.
Көлемсерәр кемдер. Гаеп түгел.
Бозыклыктан була ялгышу.
Өметлеләр белә, күрә аны,
Өметсезләр өчен каргыш ул.
Өметсезне күрми узып китә,
Өметлене куя Чиратка.
Бар ул, бар ул Мәрхәмәтле Ходай,
Карап тора безгә ерактан.
Уянуга беркөн, Зур Куаныч булып,
Күз алдыңда булса Гүзәл Сын,
Килеп җиткән, димәк, синең Чират,
Хөкеменә ничек түзәрсең?
Ә без монда дөнья җимерәбез,
Адым саен язык ялгышлар.
Күтәрелеп кара Ходайга бер,
Чыраенда күпме сагыш бар...

Бәгырькәем, сау бул, китә торам.
Җәйләр кыска, төннәр озайган.
Кушылырмы, юкмы безнең җаннар  -
Моны белми, хәтта, Ходай да.
Коткарырмы, юкмы Мәхәббәтне
Соңга калган ихлас тәүбәләр?
...Чапкан үлән кебек авып төшә,
Җан асраган фани гәүдәләр.
Бер мизгелдә дөнья бетте кебек,
Тик берүзем калдым Галәмдә.
Аерылдым Җирдән, ә еракта
Бәхетем дә калды, бәлам дә.
Тагын күрдем  -  ә солдатлар инде
Өйләренә таба атлыйлар.
Атласыннар. Димәк, бүген инде
Алар беркемгә дә атмыйлар.
Тагын күрдем  -   төрле  булсак та без,
Барыбызның Җирдә зары бер.
Җитәкләшеп йөри
Бәла белән бәхет,
Ләкин, миңа инде барыбер.
Барысы да чүп шикелле хәзер.
Мин идемме шулай яраткан?
Сагыш тулы елмаюлы Чырай
Карап тора миңа ерактан...

                                                    Сентябрь, Октябрь, 2005 ел.



                         Бердәнбер өлеш

                    (Поэма. Икенче кисәк.)

                                                 Игелек – эткә ташланган сөяк түгел, игелек –
                                                 эт белән бүлешкән сөяк.        Ирвинг Стоун.

                                                Аның янында кичкән котлы көндә,
                                                 Гаҗәп ләззәтле төшләр күрдем өндә.
                                                                                                     Дәрдмәнд.


Килде бер Көн,
Тынды дөнья,
Очты төтен,
Артта калды тынсыз бер адым.
Алла сүзен соңгы сүзем итеп,
Мин атладым, уйлап тормадым.
Бу мизгелдә дөнья бетте кебек,
Үзем генә калдым Галәмдә.
Аерылдым Җирдән. Алда мине
Бәхетем дә көтә, баләм дә.
Килеп җитте, димәк, минем Чират,
Алда көтә бердәнбер өлеш.
Вак тормышның инде Хак Юлына
Килеп җитте соңгы борылыш.
Гамьсез чак та, ямьсез чак та булды,
Чиксез монда минем кебекләр.
Соңгы борылышка килеп җиткәч,
Һәркемдә дә соңгы өмет бар.
Сагыш тулы елмаюлы Чырай
Карап тора сынап ерактан.
Мин тапшырам Аңа җан җырымны
Мәңгелеккә баскан Чираттан.
Монда килгәч Дөнья ике якка
Үтәлмаслык булып ярылыр.
Артка юл юк. Алда Хөкем көтә.
Ә калганы инде барыбер.
Фани дөнья тулы вак мәшәкать
Убылдымы төпсез коега?
Бәгырькәем, биткә кершән сөртү
Монда хәзер көлке тоела.

Кыйгач-кыйгач каш ясаган чакта,
Иреннәргә иннек сөрткәндә, –
Киселәсе башны бизәү бит бу,
Хак хөкемгә чират көткәндә.
Тормыш гамен чүптән аерырга
Күпме дога, күпме көч кирәк.
Әшәкесе аның диңгез-диңгез,
Ә бәхете бары бер чиләк.
Очрый сирәк бу тормышның серен,
Кадерен дә белгән изгеләр.
Ләкин, күпләр күрә Хакыйкатьне
Килеп җиткәч соңгы мизгелләр.
Бәгырькәем, тән рәхәте үтәр,
Соңгы юлга бар бит чыгасы.
Кыйгач кашлар язык түгел, ләкин,
Исеңдәме әнкәң догасы?

Я, Ходаем, инде тәүбә кылып,
Язмышымны Сиңа тапшырам.
Мин сокланып килдем бу дөньяга,
Китәм денсезлектән аптырап.
Раббым, кичер, барлык газабымны
Гөнаһларым белән тигезләп.
Бар хыялым Сөю, Шәфкать иде,
Кереп баттым, ләкин, диңгезгә.
Өзгәләнгән җанда газаплы моң,
Бәргәләнгән тәнем яралы.
Мин тырмашып үттем, әллә кемнәр
Җырлап-биеп үткән араны.
Мин сөймәдем денсез түрәләрнең
Сукырлыгын, вак мин-минлеген,
Үзем туган бу юлбасар илне,
Аның ялган  “күңел киңлеген”.
Көн дә күрдем    Җирдә гомер юлы
Гаделсезлек тулы юл икән.
Бу дөньяда тыныч яшим дисәң,
Битараф бул, сукыр бул икән.
Ялган тулы котсыз Ил эчендә,
Файдасыз дип, күпме дәшмәдем.
Телгәләде ятим йөрәгемне
Ач сабыйның саф күз яшьләре.
Ә түрәләр күрми үтә көн дә,
Арада кап-кара пыяла.
Янымда ач кемдер булса мин бит,
Ипи кабарга да оялам.
Күңел күзең әгәр күрми икән,
Маңгай күзең ботак тишеге.
Күбесенчә, никтер, шундыйларга
Байлык килә таудай ишелеп.
Үлмәсен дип сабый,
Кемдер акча эзли,
Оят күреп кесә сайлыгын.
Икенчесе алтын сарай төзи,
Әрәм итеп хәрәм байлыгын.
Хикмәт монда ялкаулыкта түгел,
Бу, тик, черек байлар ялганы.
Имансызлар хөкем сөргән җирдә
Мәкерсезләр кала алданып.
Бу тормышта бары да киресенчә 
Кашык кына тота белгән кыз
Түрдә йөри фәхши җыеннарда,
Сурәт ясый кемдер тыз да быз.
Сыер савып каткан бармакларның
Кашык тотарлык та хәле юк.
Ләкин, көрәк тота, чөнки бездә
Бәрәңгесез йортның яме юк.
Ә мәхәббәт монда мөмкинме соң?
Кирәк булса да бик кемгәдер,
Я саталар аны җыеннарда,
Я үтерә аны көн гаме.
Ачыла, тик, ачы бер хакыйкать,
Тормыш    михнәт тулы юл икән,
Бу дөньяда рәхәт яшим дисәң,
Мәрхәмәтсез, денсез бул икән.
Ә шулай да, гөнаһларым таныйм,
Гомеркәем тулы ялгышлар.
Күңелемдә Галәм ялгызлыгы,
Чыраемда чиксез сагыш бар.
Я, Ходаем, кичер барысын да,
Язмышымны Сиңа тапшырам.
Гаҗәпләнеп килдем бу дөньяга,
Китәм котым очып, аптырап.
Ничә тапкыр мине фәрештәләр
Тартып алды әҗәл кулыннан.
Исән калганыма исем китеп,
Уйлап йөргәнем бар соңыннан.
Җитеп килә Ходай язган вакыт,
Күңелемдә соңгы өметем.
Үкенечем-тәүбәм    тау кадәрле,
Ә өметем тик бер чеметем.

                      Фәрештәләр, ахры, сүз иңдерде:
“Җир тормышы    сынау өлгесе.
Аны хурлау синең эшең түгел,
Һәркем алыр тиеш өлешен.
Чын байлыкны күрми сукыр адәм,
Нәфесенең белми чамасын.
Тизәк казып базар чүплегендә,
Фәрештәне ничек табасың?
Затлы мөлкәт җан рәхәте бирми
Таш койманың теге ягында.
Бәхетсезләр алар бу тормышта,
Бәхетсезрәк монда тагын да.
Байлык    мизгел. Барысы да кала
Вакыт кырларында чәчелеп.
Аянычы, куанычы белән,
Җанны көтә монда Мәңгелек.
Үз-үзеңне чыршы кебек бизәү,
Алтын сарай төзү әрәмгә
Кирәк түгел, кыйбла яктысында
Иман нурын күргән адәмгә.
Ара да юк, Вакыт та юк монда,
Килгән ел да, киткән ел да юк.
Барысы да тыныч диңгез кебек,
Искән җилләр, аккан елга юк.
Беркем белми    нәрсә көтә аны...
Тоташ җәннәт, тоташ газапмы?
Күпме җәбер Җирдә!
Күңел күзең бармы?
Явызлыктан җаның азатмы?
Бисмилла дип башла адымыңны,
Иманыңны сакла һәр эштә.
Нинди генә эшкә тотынсаң да,
                     Баш очыңда булсын фәрештә.
Исеңдәдер, бер бәхетсез ана
Килеп басты беркөн каршыңа.
Ул сөйләде елап    үсмер кызын
Бәреп качкан җиңел машина.
Бер ялгызы сыкрап, хәрәкәтсез,
Түшәктә ул ята, идәндә.
Бик тә кыен Кеше булып калу,
Ярдәм сорап кеше килгәндә.
Вазыйфасын белгән,
Мөмкинлеге булган,
Төрле үлчәмдәге түрәләр,
Яклаучысыз ярым ятим кызны
Имгәк итеп кенә күрәләр.
Бу бәхетсез ана сиңа килде,
Кайгысыннан кипкән, ябыккан.
Син эшләгән гәҗит аша, бәлки,
Ярдәм сорарбыз, дип, халыктан.
Эссе бер җәй иде. Баласының
Килгән икән карбыз кабасы.
Карбыз базар тулы. Тик, акча юк.
Юк акчаны каян табасы.
Син эшләгән гәҗит кыйбла иткән
Алыш-биреш, сәүдә, табышны.
Ишетмиләр монда,
Тамагыңны ерткан
“Коткарыгыз!” дигән тавышны.
Яшәү белән Үлем,
Табыш белән Шәфкать,
Хисап белән Хисләр чигендә
Күпме сугыш бара, кан коела,
Җимерелә, кайчак, зиһен дә.
Күзкәйләрең мөлдерәмә булды:
“Булдыралмыйм... Түрә түгел мин...
Үз-үземне шуңа күрә алмыйм,
Үз-үземне сөймим бүген мин,
Һич югында, менә... бераз акча...
Балакайга карбыз сатып ал...”
                    Дөрес иттең. Ятып котылганчы,
Мөмкинлегең хәтле атып кал.
Ходай, кинәт, көтмәгәндә сыный,
Хакыйкатьнең була Мизгеле.
Бер ягында аның вак түбәнлек,
Бер ягында Олы Игелек.
Уртасы да була. Иң хәтәре 
Ике йөзле урта әһелләр.
Мизгеленә карап эшкә ярап,
Барысына риза-бәхилләр.
Ә син дөрес иттең, уйламадың,
Соңгы акчаң санап тормадың.
Күп тә түгел. Тик, эш анда түгел,
Ихласлыгы тиңсез, бер аның.
Ачлы-туклы яшисең бар иде,
Елап калдың жәлләп баланы.
Шул Мизгелдә үттең Мәңгелеккә,
Мәхәббәткә илткән араны.
Кыз бәхетле иде, аз булса да,
Карбыз ашады ул туйганчы.
Гөнаһсыз, саф, ачык күкрәгенә
Тамды, тамды татлы нур-тамчы.
Тамчыларны сөртеп, әйтте кызы:
Чәчләремне килә үрәсем.
Чәчләремне үреп, матурланып,
Шул егетне килә күрәсем.
Шул сүзләре белән дөнья куйды...
Шул теләге белән  бездә ул.
Сине саклап йөргән фәрештә дә,
Хуш китәрлек сылу кыз да ул.
Ә вакытсыз киткән,
Бер гөнаһсыз кызның
Чынга аша монда хыялы.
Син эзләгән сөю,
Сихри ләззәт
Карап тора сиңа оялып.
Җирдә калган мәхәббәтне оныт.
Аның юлы синең юл түгел.
Сиңа гына түгел елмаюы,
Сине көткән бәхет ул түгел.
Ул да килер, ләкин, монда түгел.
Син үзең дә яхшы беләсең 
Тән яралган серләр оясының
Бикли белмәде ул келәсен.
Рәнҗеделәр күпме, сиңа кадәр
Аны сөйгән синең танышлар.
Гашыйк җанын казып бер карасаң,
Күпме газап анда, сагыш бар.
Гыйшык уты Ходай бәндәсенең
Сәмави, саф күңел нуры ул.
Гашыйкларны рәнҗеткәнгә монда
Җәһәннәмгә кыска, туры юл.
Күр, кем көтә сине, бәхет итеп,
Күкрәгеңә башын салырга,
Мәхәббәттә Чиксезлеккә очып,
Мәңгелектә бергә калырга...”
Иреннәрне иреннәргә сузып,
Кара каршы бастык тезләнеп.
       Мин бит сине ничек озак көттем!
                      Ә мин сине озак эзләдем!
 Артта газап тулы ялгызлыгым.
                    – Артта ялгыш баскан эзләрем.
– Бер теләгем калды, сине көттем.
– Ә мин сине белми эзләдем.
– Мин бит сине саклап кына йөрдем.
– Мин сизендем, ләкин, белмәдем.
– Саклый-саклый сине озак көттем.
– Ә мин сине озак эзләдем.
– Мәхәббәтсез иде гомер язым.
– Синсез иде гомер көзләрем.
– Озак көттем сине, тик, сакладым.
– Ә мин һаман сине эзләдем.
– Сиңа илтте мине карбыз тәме.
– Мине сиңа каләм эзләрем.
– Беркемгә дә бирми, озак көттем.
– Мин, бары тик, сине эзләдем.
– Күкрәгемә тамды күпме тамчы.
– Күз яшеме түкте күзләрең?
– Карбыз тамды ут тамчысы кебек.
– Ә мин һаман сине эзләдем.
                    Иреннәргә иреннәрне кушып,
                    Үбә-үбә карбыз эзләрен,
                    Рәхәтеннән хушыбызны җуеп,
Гүзәл Сын алдында тезләнеп,
Чиксезлеккә таба адым ясап,
Мәңгелекнең кагып капкасын,
Шуны гына телим   
Алла кушып,
Фәрештәләр сезне сакласын!     
                                                                    Май,2006


Комментариев нет:

Отправить комментарий