Велик и милостив Аллах
Один ли ты в бурлящем море,
Без сил на бешеных волнах,
Молись и в радости и в горе,
Велик и милостив Аллах!
Стеной стоит ли неприступной
Скала высокая в горах,
Молись и кайся, жалкий путник,
Велик и милостив Аллах!
И вы, бездомные на свалках,
И вы, кто в сказочных домах,
Молитесь, кайтесь и спасайтесь,
Велик и милостив Аллах!





  Тик догада булыгыз

Язмышыгыз ачы булса,
Авыр булса юлыгыз,
Алла ярдәм бирер беркөн,
Тик, догада булыгыз!
Алдыгызда таулар булса,
Давыллы булса диңгез,
Алла ярдәм бирми калмас,
Тик, догада булыгыз!
Абынып та, ялгышып та,
Юлыгыздан уңыгыз.
Намаз укып, тәүбә кылып,
Тик, догада булыгыз!


                       2018


                 Кукмара районы Олыяз мәктәбе директоры, якын дустым Гомәр
                   Һашим улы Хаҗиев шушы җәйдә көтмәгәндә арабыздан китеп барды...
Менә, Гомәр, синең бәйрәм җитә,
Котламакчы идем иртәдән.
"Недоступен..." диләр. Элемтәме,
Телефонмы әллә нишләгән.
Мәктәп юлындадыр көндәгечә.
Кайбер җирдә бетә элемтә.
Мәктәп юлы - гомер юлы булды
Аның өчен элек электән.
Тыныч көн юк. Мәктәп җитәкчесе,
Әнә бүген тагын ашыга -
Кукмараның олы юлы буйлап,
Хокук саклаучылар каршына.
Киләм дигән иде. Өлгермәде.
Харәм эшкә һаман җиктеләр.
Түзмәделәр, ахры, фәрештәләр -
Көтмәгәндә алып киттеләр.
Бәйрәме дә җитә озакламый,
Телефонга тагын үреләм.
Ул юк инде! Бозлы салкын судан
Җаным, аңым, рухым сүрелә.
Нишләсә дә, җаны чиста булды,
Пакъ күңеле тулы игелек.
Безнең бурыч - тик буйсына белү,
Безнең хокук - эшләү иелеп.
Инде хәзер җәннәт юлындадыр,
Фәрештәләр тагын ашыга.
Барыбызның бер киләсе бар бит
Чиксез рухи Кодрәт каршына.
Болары чын Хокук саклаучылар,
Вөҗданыңны күрә үтәли.
Монда беркем, денсез сатлык кебек,
Вәхши күрсәтмәләр үтәми.
Кемдер китә, дөнья чатнап кала,
Ике якка Вакыт бүленә.
Кемдер китә, тулы бер чор китә,
Илаһи Нур сүнә, сүрелә.
Инде кичен уңып булмас кебек.
Уңмаганбыз икән иртәдән.
Хәзер Гомәр мәңге "недоступен!"
Ә бу дөнья әллә нишләгән.


                                                 2018. Октябрь. Рәниф Шәрипов.

Комментариев нет:

Отправить комментарий