АЗАТЛЫК КӨЛЕ



                Тәүбә

                      Рим Папасы Иоанн Павел II  урта гасырларда
                      инквизиция кылган җинаятьләр өчен гафу үтенде.
                            “Азатлык”  радиосы. 16. 06. 2004.
                    Сугыштан соң тәүбә кылып, затлы, имин тормыш
                     төзегән Германия, башка тоталитар илләр өчен
                    менә дигән үрнәк...”   Интернет-форум .       

Өмет сүнә. Җылы җилләр тына.
Килеп кердек урыс кышына.
Муендагы дүрт гасырлык элмәк
Көннән көнгә ныграк кысыла.
Кайный халык мегаполисларда,
Аралаша, чаба тыз да быз.
Тамырларны өзә чор давылы,
Яңа милләт туа кыйбласыз.
Яңа Тарих, яңа юллар ачып,
Егерменче гасыр узса да,
Яңа Иван, яңа Шаһгалиләр
Яраларга һаман тоз сала.
Яра тирән. Төзәлерлек түгел.
Ул әкренләп безне бетерә.
Иркен сулыш алып, бер селкенсәң,
Каланчадан усал эт өрә.
Кемдер бәхет эзләп, кем үпкәләп,
Кем үрмәләп киткән өскәрәк.
Читләр буса безне бер сәбәптән,
“Безнекеләр” таба мең сәбәп.
Таза-таза ир-егетләр йөри,
Патша кызы кебек үпкәләп,
Хуҗаларның алкышына батып,
Газиз туган җирен типкәләп.
Чит казанда кайнап, каешланып,
Дәрәҗәгә, данга ирешеп,
Кардәшләре, туганнары өчен,
Эшли алар һаман киресен.
Бармы тагын шундый мәгънәсезлек,
Тәрәккыять, үсеш юлында, –
Үз халкыңның каберенә басып,
Нотык сөйләү дуслык турында?
Нинди дуслык, нинди хокук монда?
Булса да ул булыр өч көнлек.
Аларның бит һәрбер җөмләсеннән
Аңкып тора бозык өстенлек.
Аермаслык булып береккәнбез,
Бармы безнең башка чарабыз?
Шулкадәрле дус без    хәзер аңа
Хәтта хәреф сорап барабыз!
Үз абруең үзең вакламаска,
Әзрәк зиһен бардыр, ләбаса!
Бөекме ил, латин хәрефеннән
Бөеклеге чатный башласа?
Вакыт узган, барысы да булган,
Бер-беребездән кая без китик?
Тигез, имин, затлы тормыш корып,
Бөек була илләр, бары тик.
Башка юл юк. Вакыт шуңа илтә.
Ә вакытка булмый карышып.
Ләкин, бүген, күсәк тоткан илдән,
Качу ягын карый барысы.
Күсәгеннән аның, кан аралаш,
Аңкып тора кыргый өстенлек.
Бар өстенлек    шул күсәктә генә,
Асылында бушлык, мескенлек.
 Күзәтәм дә купшы сөйләм телен,
Кара, коңгырт төсләр алмашын,
Шуны күрәм    тигезлеккә монда
Бернинди буш өмет калмасын.
Шуны аңлыйм    тәүбә юлын монда
Каплый ялган тарих сөреме.
Тагын уйлыйм    әллә бу кирелек
Берәр чирнең күмәк төреме?
Тәүбә кылу    акыл бөеклеге,
Эчке якты куәт билгесе.
Дистә еллар аша бәреп чыккан,
Газаплы аң, вөҗдан җимеше.
Юкса, күпме каргыш бу кырларда,
Күпме кан-яшь аккан, коелган.
Гаепсезләр күпме кимсетелгән,
Гөнаһсыз җан күпме кыелган.
Затлы тормыш корган илләрне дә
Аямыйдыр вөҗдан газабы.
Имин дөнья гамьсез күренсә дә,
Тәүбә аның, тәүбә азагы.
 Ил язмышын уйлап чаң сугарга,
Көл астында тимер кызганда,
Әй, якташлар, нинди вөҗдан белән,
Нишләп йөрисез соң сез анда?
Үз җырыңның бугазыннан буып,
Сулый алмый, шуңа тончыгып,
Таушаласыз нинди бәхет өчен,
Кайсы халык өчен борчылып?
Хакыйкать бар, какшатырлык түгел,
Утка-суга, хәтта, салып та.
Түрәләргә үпкә    адым саен,
Тик, үпкәләп булмый халыкка.
Әйе, кем дә тик үзенчә хаклы,
Йөртә сезне ихлас теләкме?
Читләр төреп, читләр читтән керткән,
Бу  “хакыйкать”  безгә кирәкми.
Барын бирдек инде. Һаман җитми.
Ипле, имин тормыш кайда соң?
Кем тыкшынып тынгы бирми икән,
Димәк, эзли тик үз файдасын.
Яманы да, хәтта, тик безнеке.
Җир таланган. Нигә бу киртә?
Килер вакыт    һәркем җавап тотар,
Без үзебез хаким бу җирдә.
 Әй, якташлар, нинди уйлар белән,
Нишләп йөрисез соң сез анда?
Һаман безнең күзне ачасызмы?
Тик, без сукыр түгел Казанда.
Төпле тормыш корган ирләрне дә
Аямыйдыр вөҗдан газабы.
Күпме генә йомгак сүтелсә дә,
Тәүбә аның тәүбә азагы.
Ләкин, бүген артык иртә әле.
Тәүбә    “бөек халык” эшеме?
Телсез, илсез милләт ясап кына
Тигезлиләр монда кешене.
Өмет сүнә, җылы җилләр тына,
Килеп кердек урыс кышына.
Муендагы дүрт гасырлык элмәк,
Көн дә, ныграк, ныграк кысыла.
Иркен сулыш алып, бер селкенсәң,
Каланчадан усал эт өрә.
Вакыт уза. Вакыт безне боза.
Ул әкренләп безне үтерә.

Ихлас тәүбә кылып,
Бер җилләтсәң,
Җәбер тулы тынчу һаваны, 
Бәлки, килер иде,
Бөек Русиянең
Бөек халыклары заманы...

              Бу безнең җир!          

                              Ник ачтыгыз безне?!” –  Исерек чукчаның
                                        җимерек торагы янында әйткән сүзләре.”ТВ”.

                              Бу безнең җир!”    Байрак тоткан Кырым
                                         татарының күсәк тоткан ОМОНчыларга
                                                                                            әйткән сүзләре. “ТВ”.

Намаз укып, сәҗдә кылып,
Мунча кереп, уйнап-көлеп,
Иген игеп без көн иткән,
Бу безнең җир иде элек!
Тау астыннан яу керәсен
Булмый икән алдан белеп.
Алла диеп без яшәгән,
Бу безнең җир иде элек!
Илләр, җирләр, халыкларны
Асып, кисеп, турап, телеп,
Башка илдән патша килгән,
Бу безнең җир иде элек!
Күпер бауда, Казан тауда,
Түгелде кан, кипте җелек.
Бау өзелде, яу тезелде,
Бу безнең җир иде элек!
Катлам-катлам кан укмашкан,
Тимер кебек утта эреп.
Кызыл елга булып аккан,
Бу безнең җир иде элек!
Катлам-катлам казылган җир 
Гасырларның өнсез теле.
Көл астында канлы кала,
Бу безнең җир иде элек!
Кара катлам    бусы каны,
Соры катлам    бусы көле.
Яшел үлән    бусы җаны,
Бу безнең җир иде элек!
Ник бастыгыз! Ник бастыгыз!
Юлбасардай бәреп кереп.
Шаулап-гөрләп дәүләт корган,
Бу безнең җир иде элек!
Янды кала, кырды патша
Мөслимнәрне суеп, сөреп.
Без куылган, без сөрелгән,
Бу безнең җир иде элек!
Иле дә юк, теле дә юк,
Бетә инде татар череп.
Ник бастыгыз! Ник бастыгыз!
Бу безнең җир иде элек!
Җавап булмас. Урам буйлап,
Читләр йөри уйнап-көлеп.
Өзелде көн, тезелде төн,
Бу безнең җир иде элек!
Тел яшереп йөргән халкым
Куйсын муенына элеп 
Дога кебек изге сүзләр:
Бу безнең җир иде элек!
Көн дә безне кимсеткәннәр,
Ирек бирми җанны телеп, 
Монда безнең Дәүләт булыр,
Бу безнең җир иде элек!
Үч итмәбез, кимсетмәбез,
Тик, йөрегез шуны белеп:
Без беркайчан онытмабыз!
Бу безнең җир иде элек!


        Аң йокысы  

                    “Аң йокысы хәшәрәтләрне тудыра.”    Испан  рәссамы
                     Франсиско Хосе де Гойяның шул исемдә гравюрасы бар.
                    
                  “Башсыз калган гәүдәнең йокысы ничек тәмле!..”
                        Ясунари Кавабата, япон язучысы. “Тауның ыңгырашуы”.

Мин уяндым. Ләкин, мин юк.
Мин    югалган аң төбе.
Аң төбендә минем Тарих
Атмый калган таң кебек.
Таңнар ата, ни булса да,
Җир әйләнә, барыбер.
Тәрәзәгә таш шикелле,
Язмыш безгә бәрелер.
Көтмәгәндә бәреп егу,
Акылга сыямы соң?
Кара җәймә алыштырды
Тәрәзә пыяласын.
Мин уяндым. Кара бүлмә.
Табалмыйм үз-үземне.
Мин юк монда! Мин юк монда!
Белмим, көнме бу, төнме?
“Без исән! Без монда!” диеп,
Хәбәр сала кемнәрдер.
Күреп булмый. Безнең өчен
Барысы да төн хәзер.
Кем аерып чәчте безне
Бу битараф дөньяга?
Таңны каплап, аңны каплап,
Һаман кара төн ага.
Мин уяндым. Ләкин, мин юк!
Моннан да хәтәр ни бар?
Кая гына борылсам да,
Алдымда кара дивар.
Бәргәләнү дә файдасыз.
Ятам тешемне кысып.
Вакыт туктап калды кебек,
Күренми таң яктысы.
Мин булырга тиеш монда...
Көнме бу, әллә төнме?
Кемнәрне генә тапмадым,
Табалмыйм тик үземне.
Селкенмә, диләр, селкенмә,
Ваемсызларга елыш.
Уянганның уе хәтәр,
Уянмаганнар тыныч.
Кемдер уяу. Никтер елый.
Иңенә куям иңне.
Бәхеткәме, кайгыгамы,
Тик, мин уяндым инде.
Берни күрми, кулым сузып,
Киләм тын гына басып.
Йөзләр... Йөзләр... Йомык күзләр...
Бу бит йокы дөньясы!
Кагылганны беркем сизми,
Ишетелми сүзем дә.
Мине беркем күрми икән,
Димәк, юк мин үзем дә.
Кая гына борылсам да,
Алдымда кара дивар.
Уянганнар һаман елый,
Ваемсызлар йоклыйлар.
Мин уяндым. Ләкин, мин юк.
Ни бар моннан да хәтәр?
Кара упкынга убыла
“Без исән!” дигән хәбәр.
Кара дөнья, кара бүлмә,
Булмый гына ут элеп.
Кемдер елый, кемдер йоклый,
Башка берни юк кебек.
Моннан да куркыныч ни бар 
Киләм  тын гына басып.
Йомык күзләр... Салкын йөзләр...
Бу    мәетләр дөньясы!
Сискәнеп бер кычкырсаң да,
Уянмыйлар мәетләр.
Дөнья беткәч, бу үлемдә
Ходай кемне гаепләр?
Тарихны булмый үзгәртеп,
Узылган тик бер юл бар.
Табут кадагына суга
Тәрәзә ваткан куллар.
Мин уяндым! Ләкин, мин юк!
Ишетегез сүземне!
Мин булырга тиеш монда!
Тик, югалттым үземне...

          Кардәшләр

                     2002 елда, халык санын исәпкә алганда, ярты
                       миллионнан    артык татарны    башкорт   дип 
                       яздыралар...”   “2007 елда  Башкортстан җитәк-
                       челәре төзелеп бетеп килгән татар гимназиясен
                       бульдозерлар белән җимертәләр...” Матбугаттан.

                     ...”җирле матбугаттан татар проблемасын эзлә-
                      дем.. Юк икән андый проблема! Бары тик  зур  бәй-
        рәмгә    Русиягә кушылуның 450 еллыгын бәйрәм                                                итүгә әзерләнү генә бар.
                                              Искәндәр Сираҗи, “Уфаларга баруларым..."
                                    

Башкорт туган, газиз кардәш,
Бу синең чын теләкме?
Йортка кергән ир бәйрәме 
Бу сиңа бик кирәкме?
Вакладың да ирегеңне,
Сакладыңмы халкыңны?
Тының буып кысып кочкан
Мәскәү кулы салкынмы?
Чит яудан куркып кердеңме?
Җан сакларга теләпме?
Җан саклана, тик, ваклана,
Ә бу сиңа кирәкме?
Туганыңнан урлап хәзер
Төзәтәсең саныңны.
Кем шулай бозды, ваклады
Бөркеттәй хөр җаныңны?
Кем сиңа татар    дошман дип
Күрсәтә юк өрәкне?
Башкорт туган, бу түбәнлек
Чынлап сиңа кирәкме?
Тамырлар безнең береккән,
Аны ялган өзалмый.
Туган туганны кичерер,
Тик, Тарих бит төзәлми!
Кабер әзер. Кем кулында,
Күрәсеңме, көрәкне?
Күпме милләт бу кабердә,
Ә бу безгә кирәкме?
Саның кими, даның кими,
Булышмады кушылу.
Бәйрәм түгел бу    упкынга,
Җәһәннәмгә убылу.
“Ә?” дигәндә  “Мә!”  дип, син дә
Шундый куштан йөрәкме?
Бу мәгънәсез пәри туе
Чынлап сезгә кирәкме?
Оялмадың, күп урладың,
Арттырдыңмы халкыңны?
Кем сүндерде җаныңдагы
Вөҗдан дигән ялкынны?
Бу бәйрәмнең чын әҗере
Сиңа, миңа эләкми.
Үтәр бу коры куаныч,
Ә бу сезгә кирәкме?
Түрәләр бәйрәм итә, тик,
Акыллылар качалар.
Котылганнар кире кайтмый,
Тотылганны асалар.
Аек аңлы зиһенлеләр
Әллә сездә сирәкме?
Башкалардан уңайсыз бит,
Ә бу сезгә кирәкме?
Үзең теләп богау кию 
Тузга язмаган бәет.
Гүрдә әйләнеп яткандыр
Күпме гаепсез мәет.
Ярый... Кердең... Кирәк иде...
Аңламыймдыр мин бүген.
Кайгы булмаса да, бу бит,
Һәрхәлдә, бәйрәм түгел.
Башкорт туган, әллә чынлап,
Бу Ил сезгә терәкме?
Бу бәйрәм    тик ныграк бәйләү,
Ә бу сезгә кирәкме?
Кемгә терәк, кемгә элмәк,
Болганчык су    халыклар.
Талашабыз да күрмибез 
Анда Алтын Балык бар.
Кемдер тота ул балыкны.
Тарих безне өйрәтми. –
Якабыздан тотып, беркөн,
Бирер әле кирәкне.
Кемнәр сезне адаштырып
Йөртә кара урманда?
Ботак саен элмәк, мәет...
Әлегә без юк анда.

Кара урман, хәтәр дөнья,
Ерткычларга кирәк ит.
Асылынган коллар өчен,
Бау    бердәнбер терәк бит...

        Кайтаваз

                                                               Кем булмас минем кунагым!?
                                                  Кунак – хуҗасына күрә!
                                                  Шәп пар атка урам эте
                                                  Икеләтә каты өрә.
                                                                                      Ринат Харис.

                                                              Күрше йортта бик күңелле 
                                                 Хуҗа кунагын сыйлый.
                                                 Тик, нигәдер эте генә
                                                 Чылбырын чәйнәп елый...
                                                                                 Р. Ш.   1979 ел.
               Сүзләрегез охшаш, әрле,
Дәрәҗәле, һавалы.
Нинди иман  сезнең аша
Тетрәтә бу һаваны?
Җан өрергә кирәк чакта,
Сулышыгыз салкын бит.
Сүзләрегез    көмеш, ләкин,
Дәшмәвегез алтын бит.
Акыл өйрәтү –  көлкедер,
Урынсыздыр вәгазь дә.
Язасым килми! Карышам! 
Каләм тарта кәгазьгә...
Бәлки, артыктыр каныгу
Вак-төяк бу сүзләргә.
Әйтсәң тагын чүп сүз чыга,
Әйтми ничек түзәргә?
Көмеш сүзгә төреп сөйлә
Хак, ачы, шомлы хәлне.
Чүп сүз күмә, яба, каплый
Хакыйкать дигән мәлне.
Кунакка йөрү    бәйрәм бит!
Кунак итү    савап бит!
Кардәш кунак, бердәм куәт,
Кяфергә шәп җавап бит!
Шулай булса иде! Бәлки,
Шулай булыр да әле.
Утырып бер еларлык бит
Бүген кардәшлек хәле.
Аерып, бүлеп талауның
Рәтен белгән залимнәр.
             Гасырлар аша шомарган,
Әле дә шундый алым бар.
             Бүлеп була тел буенча,
Мал биреп, бүләк биреп,
Ялагаерак кулларга
Саллырак күсәк биреп.
Тирәнгә китте бүленеш,
Хәтта, табигый кебек.
Кемдер шат, кулларын уа,
Ерактан гына көлеп.
Урам буйлап атлар чаба,
Этләр өрә ниндидер.
Безне кабергә тыгалар,
Кунакка йөри кемдер.
Кемдә үләт, кемдә мәҗлес 
Бүлгәлә дә буйсындыр...
Тик, без урам эте түгел,
Безнең муенда чылбыр.
Кунаклар йөри урамда,
Сыйлашып, чәйләп-мәйләп.
Без өрәбез йортны саклап,
Елыйбыз чылбыр чәйнәп.
Гамьсез, купшы сүз агыла
Утырып елар мәлдә.
Кардәшлек тә, азатлык та
Үләрлек авыр хәлдә.
Ә дәвасы сездән тора,
Вакыты аның уза,
Хуҗасына күрә кунак,
Кунагына тиң хуҗа!
Сезнең кебек зур әдипләр
Мохтаҗ түгел вәгазьгә.
Мин теләмим. Тик, бу юллар
Үзе ага кәгазьгә.
Ә шулай да өмет яши,
Булыр әле савап эш 
Кардәш кунак, бердәм куәт,
Милли кодрәт, күмәк көч!
Ә әлегә ачы җилләр
Җанны, канны өшетә.
Йокламый эт, елап өрә,
Ат кешнәвен ишетә...

        Ике күрше

                     Казан йорты илә Нугай йорты борынгыдан бирле
                           үзара орышып яшәделәр...  Һади Атласи.

Сугышырга җитеп, хәтта,
Күралмыйча берсен берсе,
Тигезли алмый ызанны,
Талашты гел ике күрше.
Икесе дә төпле хуҗа
Баш күтәрми эшли торган.
Юктан башлап, җирен ашлап,
Үз тормышын үзе корган.
Эшләделәр, ызгыштылар,
Тормады берсе дә җебеп.
Көн артыннан көн узганны
Күрми дә калдылар кебек.
Шулай узды гомерләре,
Юкка түгел берничек тә.
Бәби арты бәби үсте
Матчага элгән бишектә.
Балаларын борчымады
Бакчаның бер карышы да.
Вакыт җиткәч берәм-берәм,
Читкә очты барысы да.
Бушап калган нигезләрнең
Тышы да юк, эче дә юк.
Ызан аша бер-береңә
Сүз әйтерлек кеше дә юк.
Элек ялт иткән бакчада
Шаулап үсә кыргый үлән.
Китеп бетте бала-чага,
Үлеп бетте күрше-күлән.
Капкалар күптән ачылмый.
Шомлы тынлык буш нигездә.
Әҗәл чалгы белән үткән,
Кыек ызанны тигезләп.
Тәрәзәләр кара, җансыз,
Юк анда гөл, юк анда ут.
Беркемгә берни кирәкми,
Бакча да юк, ызан да юк.
Нәрсә эзләп тырыштык соң?
Нинди тормыш булды соң бу?
Бәрәкәт китә нигездән...
Нинди ым бу? Нинди шом бу?
Кардәшләрнең чардуганын
Якын куеп бер-берсенә,
Вакыт үткәч, соңлап безне
Тигезләрме кабер генә?
Юктан башлап, эшне ташлап,
Үпкәләшү чиктән ашкан.
Гомер узган, бакчабызны
Чүп үлән, чит үлән баскан...

           Шәйнур
                                 
                           Тираннарга каршы тору    Аллага буйсыну ул.
                                   Томас Джефферсон, Америка мәгърифәтчесе.
                          
                           Кеше нидер эзләп дөнья гизәр, ә эзләгәнен өенә
                                  кайткач табар. Томас Мур. Инглиз шагыйре.

Алтмыштан соң, ахры, тәүбә кылдың,
Мәскәүдәге мишәр туганым.
Тәүбә кылу    чын егетләр эше,
Тәүбәнең ояты юк аның.
Кара, пычрак, фани дөнья бит бу,
Кем дә булса берчак карала.
Каралыкта, фәхеш куенында,
Нәфес, сугыш, каргыш ярала.
Ә син читтә йөрдең күпме еллар,
Ныклы, төпле тормыш төзедең.
Ныклы, төпле бер фикергә килдең
Уртасында гомер көзенең.
Туган җирең онытылып бара,
Туган телең юктыр исеңдә.
Казаныңа ашкынасың һаман,
Газиз халкым бар бит дисең дә.
Газиз телем бар дип, кайтасың да, 
Килмешәктәй булмый бит үлеп, 
Онытылган татар авазларын
Өйрәнәсең хәзер тир түгеп.
Газиз илем бар дип кайтасың да,
Әләм тотып таза кулыңа,
Милләтчеләр белән бер рәттә син,
Татар өчен көрәш юлында.
Дөнья куып онытылган сүзләр
Энҗе-мәрҗәннәргә тиң хәзер.
Акча түләп, хәтта, үз телеңне
Өйрәнергә бүген син әзер.
Тел бөрешкән. Ияләшкән инде
Чит авазлар, сүзләр көенә.
“Ө” дип әйтү кыен, тик, өйрәнгәч,
Сабыйларча җаның сөенә.
Сабыйларча саф күңелдән, ахры,
Синдәге бу сәер омтылыш.
Башкаларны вөҗдан борчымый бит,
Бик ваемсыз алар, бик тыныч.
Кара еллар буйлап кара эштә,
Иңдә йөрткән кара тубалдан,
Җаныңның ак, олы куанычы
Төшеп калган юлда, югалган.
Караңгыда, кинәт, шуны аңлап,
Каерып ак хәтер келәсен,
Еллар буйлап, изге эзләр буйлап,
Шуны эзләп, ахры, киләсең.
Күзләреңдә балкый иман нуры,
Шуңа мәллә көннәр яктырак?
Син кайтканда изге эзләр буйлап,
Кара йөзләр тора аптырап.
Соң булса да уң булсын бу юлың,
Тәүбә өчен әле соң түгел.
Шаулы кара карга төркемендә,
Яктылык, ак өмет син бүген.
Көннәр, эшләр бераз яктырдылар,
Мал кайгысы кая югалган?
Манкортларның коры куанычы
Сыймый хәзер синең тубалга.
Тик, шулай да, якты киләчәккә
Барасы да әле барасы.
Исем китә, кайчак, ничек ерак
Татар белән татар арасы.
Хак Тәгалә күрәдер бу эшне, 
Иман нуры балкый йөзеңдә, 
Алып чыгар сине якты юлга,
Җан биргәндә гомер көзендә.
Бетәбез дип, көн дә күңелләрдә
Аянычлы, кара уй яна.
Сине күргәч, Шәйнур, көн яктыра,
Аз булса да өмет уяна...

                 
          Ак Бүре

                                  Кызыл чүпрәкле бау    безнең чик бу.
                                  Аучы халкы, тотып колгалар,
                                 Һәр куакның эчен савып, имеш,
                                 Безне түгел    бүре сугалар...
                                                              Айдар Хәлим.
                                 Болгар-татар нәселе Ак бүре имезеп ач
                                үлемнән коткарган Болгардан башлана,
                                имеш...                            Риваять.

Ак Бүре җан биреп ята,
Һавада кара тилгән, 
Җирдә аучыларны күреп,
Үләксә эзләп килгән.
Капкында Бүре. Сизенә,
Бу    Әҗәл куйган тозак.
Җибәрми торган богаулар,
Ачылмый торган йозак.
Азатлык теле, бары тик,
Кошлар, җәнлекләр теле.
Аңлый Бүре    азатлыкның
Бүген иң соңгы көне.
Каракош аны күзәтә.
Икенче дөнья күктә 
Барысы да күз алдында
Тамаша кебек үтә.
Ак Бүре капты тозакка,
Таркалды ыруг-төркем.
Тозакта булса да аңа
Якын килалмый беркем.
Сизенә Бүре сызланып 
Бу инде соңгы тозак.
Мондый үлем хурлык түгел,
Газабы гына озак.
Куе урман, тыгыз боҗра,
Иң шәбе    качып тору.
Газабы бетәр әле, тик,
Яшәсен нәсел-ыруг.
Аерылган бүреләрне,
Текә ярларга терәп,
Өерелеп өлгергәнче,
Аталар берәм-берәм.
Ишетелә барысы да,
Шартлау... Чинаган тавыш...
Хет үткен тешләрең белән
Үз аягыңа ябыш.
Дары төтене тарала.
Барысын күрә тилгән 
Бу аучылар азык түгел,
Тамаша эзләп килгән.
Бары бердәм өер белән
Боҗраны була өзеп,
Көчлегә көчең күрсәтеп,
Җәберсез дөнья төзеп.
Өерелеп ябышмасаң
Аучылар бугазына,
Җәзасыз калган явызлык
Котырына, азына.
Ялгыз Бүре тып-тын ята,
Аучылар кайтып бара.
Этләре сизә Бүрене,
Ерак булса да ара.
Хәлсез, кыргый туганына
Котырып өрә этләр.
Бүредә, эт язмышында 
Кемдә, нинди гаеп бар?
Аңламый Бүре берни дә,
Аңын югалта инде, 
Нигә бу тигез көрәштә
Астыртын мәкер җиңде?
Нигә яралы Бүрегә
Торалар мылтык терәп?
Бай йортларның тук этләре
Нигә котырып өрә?
Сугышып та булмый хәзер,
Котылырга җай да юк.
Телгәләнгән аяк белән,
Азатлыктан файда юк.
Бүреләр генә беләдер
Чын азатлыкның хакын.
Тешен ыржайтып беркемне
Китерми һаман якын.
Ишетте тилгән барсын да,
Шартлау... Чинаган тавыш...
Табигать өчен җәрәхәт,
Аучылар өчен табыш.
Ак Бүре җан биреп ята,
Һавада кара тилгән.
Бу юлы ул монда юкка
Үләксә эзләп килгән.
Затлы табышны күтәреп,
Аучылар кайтып бара.
Этләре шыңшып калтырый,
Ерак булса да ара.

Күпме азат җан иясен
Каптырып алган тозак,
Җибәрми торган богаулар,
Ачылмый торган йозак.
Тел очыма сорау элеп,
Еракка карап торам.
Тәүбәгәме, хәйләгәме,
Кая илтә бу урам?
Исертәме, тилертәме
Сине дары төтене?
Син өй сакчысымы тугры,
Котырган ау этеме?..


 
 Йолдызлар

                        Хыялдагы камиллекне таба алмагач, без 
                                    көндәлек фәкыйрьлеккә сыенабыз...
                                                                                                          Г. Флобер.
                                           

Шыгыр-шыгыр шигырь чыгырына басып,
Шул чыгырга төпсез чиләк, чылбыр асып,
Кое түгел, тормыш төпләренә төшеп,
Ярты-йорты җыр әвәләп ашык-пошык,
Авылымны бик сагындым, бер кайтам дип,
Күлдәвектә давыл ясап, яратам дип,
Әштер-өштер әсәр-мәсәр язып-сызып,
Чиле-пешле дөбер-шатыр аваз тезеп,
Оештырып орыш-талаш, этеш-төртеш,
Мәдәният-сәнгать дигән булып йөрмеш.
Йомры башлы тукмак тотып беләк буе,
Сәхнәләрдә әлҗе-мөлҗе өрәк туе.
Аллы-артлы чуар чуклы бәйләм-бәйләм,
Арлы-бирле пыран-заран әйлән-бәйлән.
Иләс-миләс әтрәк-әләм үлә-үлә,
Узып барган йолдызларның эзен үбә.
Катнашмасаң үрле-кырлы кул чабуда,
Тиң була бу үз-үзеңә кул салуга.
Шик-шөбһәле сүзең чыкса, әгәр, җаный,
Шырды-бырды ыбыр-чыбыр фанат яный.
Өрәк туе, әфсен-төфсен, ырым-шырым,
Әйле-шәйле денсез чорым, үксез җырым.
Үлем-җитем, бәла-каза булмаса да,
Үлә-бетә иксез-чиксез чүп ясала.
Көне-төне яңа йолдыз туа килә,
Иске-москылары арттан куа килә.
Йолкып алып, селкеп салып күрсәтерлек
Ямьсез-тәмсез, моңсыз йолдызлыкка кердек.
 Боз суккандай йолдыз ява шыбыр-шыбыр,
Кәсепчеләр шигырь яза шыгыр-шыгыр.
Эреп ага, суы кара, җирне яра.
Сак булыгыз! Татар моңы китеп бара.
Сак булыгыз! Язмышларның хәтәр чоры,
Китеп бара тып-тын гына татар җыры...


Төнге сүз, ягъни, соңгы юл

                                       Ахырын һәм башын белми араларның,
                                      Чик-чамасын, гамен белми дөньяларның,
                                      Әкрен генә Галәм буйлап агып барыш,
                                      Ә күңелдә Галәм кадәр чиксез сагыш...
                                                               Р. Ш.    1984.                                       Караңгы төн, кара еллар, кара урман...
Бу безнең җыр, бу безнең җыр әле һаман!
Тыңлап ятам күккә карап кара төндә.
Бер уйласаң, Җир язмышы кыл өстендә.
Бәрелә я астероид, я комета,
Яисә аны берәр кара чоңгыл йота.
Юкка чыга барысы да бер мизгелдә,
Тереклек тә, җир дә, су да, ил дә, тел дә.
Ә без шушы нәни тузан бөртегендә
Сугыш ачабыз бер монда, бер тегендә.
Дөнья куа табыш, мал-мөлкәт дип кемдер,
Һәр килмеш көн шуны уйлап үткән көндер.
Кемдер яза, кемдер милләт дип сызлана.
“Күрсәтәм милләт!” дип кемдер җиң сызгана.
Кемгә кирәк бу милләтче, бу малтабар?
Тузан кебек бу бөртектә ни мәгънә бар?
Иксез-чиксез дөнья бит бу, без кечкенә,
Җирдә тормыш бер мизгеллек бер төш кенә.
Нигә, борып, яңа тарих корып булмый?
Һәм, гомумән, без барган юл дөрес юлмы?
Юкка түгелдер Җирдә бу тере җисем,
Чиксез Галәмне кочарлык чиксез зиһен.
Шул зиһеннең исеме бер    Алладыр тик,
Алла диеп, дөнья куып, гомер итик.
Гөнаһ түгел мөлкәте дә, табышы да,
Милләтченең халкым дигән сагышы да.
Ә мәгънәсе тик бер генә    гомер итү.
Үле җисем үзе мәгънәсезлек бит ул.
Җир кечкенә, дөнья чиксез, шөкер итәм, 
Димәк, зиһен шулкадәрле чиксез икән.
Кара урман җырын тыңлыйм кара төндә.
Ил язмышы, тел язмышы кыл өстендә.
Бу дөньяның бер почмагы оҗмах кебек,
Тик безнең җир, тик безнең җир иде элек.
Кара еллар, караңгы төн, кара урман...
Бу безнең җыр әле һаман, әле һаман!
Кара урман, кара еллар, караңгы төн,
Галәми көй, тылсымлы җыр, илаһи моң...