ҖОМГА

      Җомга

(Закир абый истәлегенә)

Раббым биргән бер хәерле иртә...
Күзләремне ачкан чагымда,
Кояш кебек балкып вә елмаеп,
Закир абый тора янымда.
Ул мунчадан кайткан.
Ап-ак күлмәк кигән.
Иман нуры балкый йөзендә.
Шушы нурлы чырай яктысында
Мин яктырып китәм үзем дә.
Юк, мин генә түгел, бөтен дөнья,
Урамнар да, хәтта, яктырак.
“Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?..”
“Җомга ич!..”– ди, миңа аптырап.
Гаҗәп аңа, мин шуны да белмим...
Җомга икән... Гаҗәп миңа да.
Миңа гына түгел, бу юлларны
Укып утыручы, сиңа да.

Ул вакытта, без  –  Ил сакчылары,
Тернәкләнеп төрле ярадан,
Төрле яктан килеп, укый идек
Юл йөрүнең рәтен яңадан.
Закир абый  –  минем якын күршем,
Яши идек без бер бүлмәдә.
Сөйли иде, нинди юллар үтеп,
Нинди генә нужа күрмәгән.
Сугыш чыккач, Илен якларга дип,
Чыгып киткән ихлас йөрәктән.
Сизмичә дә калган, чолганыштан
Әсирлеккә килеп эләккән.

“...Украина иде. Без йөзләгән әсир
Авыл буйлап узып барабыз.
Юл читендә халык. Вакыт-вакыт
Тик бер адым иде арабыз.
 Кинәт кенә, таза хуторянка,
Чалынганчы сакчы күзенә,
Өметсезлек, үлем арасыннан
Йолкып алды мине үзенә.
Башкалары капладылар безне,
Ә сакчылар берни күрмәде.
Без йөзләгән идек... Нигә мине?
Бусы миңа һаман сер әле.
Җомга иде... Чолганышта калгач,
Чиста күлмәгемне кидем мин.
Әбиемнең догаларын укып,
Барысына әзер идем мин...
Җомга иде, җомга. Мин хәтерлим.
Чиста күлмәк йөрттем, һәрвакыт.
Юкса, кыен анда пөхтә булу,
Бер сикереп торып, бер ятып.

Итекче дә булдым, балта остасы да,
Яшәп калдым Һанна янында.
Куллар эшли, ә баш уйлый һаман
Туган җирне, тагын, тагын да.
Шунсы гаҗәп, вакыт уза торды,
Тик, берсе дә мине сатмады.
Әллә холкым белән яраттырдым,
Иманыммы әллә саклады.
Хуторянка Һанна соңрак әйтте:
“Колоннагыз озын, зур иде.
Күзләреңдә өмет, авызыңда дога,
Чыраеңда серле нур иде...”

Ә бер көнне, уйларымны уйлап,
Олтан сала идем итеккә,
Ике солдат белән бер офицер
Пәйда булды кинәт ишектә.
Котым очты... Тыштан сиздермәдем.
Борылмадым, һаман эшләдем.
Беттем, ахры, Раббым, диеп кенә,
Кысылдылар бары тешләрем.
Каушамады Һанна, әйтеп салды:
“Бу – саңгырау, телсез туганым.
Акылы да зәгыйфь. Өйдә генә тора.
Башка эш белгәне юк аның...”
Үле тынлык... Мин эшемне эшлим.
Гүя, бернәрсә дә ишетмим.
Тик, ишеттем, татлы аваз булып,
Ябылганын тыштан ишекнең.

Беркем кумый. Ләкин, тынгы бирми
Канга, җанга кереп тулган чир.
Кайсы яктан, ничек уйласаң да,
Үз ягына тарта туган җир.
Көч тә җыйдым. Ничек ятыйм монда,
Һанна итәгенә ябышып.
Чыгып киттем. Ни булса да алда,
Раббым язган тик үз язмышым.
“Китмә!” диде күрше-тирә халык,
“Китмә!” диеп, Һанна үтенде.
Хәзер аңлыйм, әгәр, калган булсам,
Мин югалта идем үземне.
Мин югалта идем иманымны,
Мин югалта идем барысын...
Мин бөтенләй башка була идем...
Юк! Уйламыйм аннан арысын!
Тырышлыгым өчен яраттылар,
Динемне дә хөрмәт иттеләр.
Аңлашканчы үз денсезең белән,
Аңлаш икән денле чит белән.
Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә,
Телсез булдым кирәк вакытта.
Аңладылар  –  минем иманымны
Җимереп тә булмый, ватып та.
Чукрак булсам, куркак түгел идем,
Телсез булсам, тешсез булмадым.
Әле мине алда көтә иде
Раббым язган язмыш юлларым.

Күрсәттеләр фронт сызыгына
Илтә торган сукмак-юлларны.
“Безнекеләр” никтер, иң беренче итеп,
Бәйләделәр минем кулларны.
Сөйлисем дә килми ул хәлләрне,
Сызлатасым килми йөрәкне.
Сугыш бетте, ә мин дистә елга
Воркутага килеп эләктем...
Ул якларда кышлар, ай-һай, салкын!
Ә мин шофер булып эшләдем.
Була иде, көннәр-төннәр узды,
Кабинадан бер дә төшмәдем.
Бар гомерең машинага бәйле,
Беркем белми нәрсә күрәсен.
Ул барганда син дә исән әле,
Мотор сүнсә, син дә үләсең.
Ул вакытта нәрсә ул машина  –
Тишек-пошык агач кабина.
Үләм-үләм дигән иске мотор
Мең газаптан гына кабына.
Мин эшләдем көнне-төнне белми.
Үзем күндәм. Төзек машинам.
Кемдер сата, кем сатыла монда,
Ә мин һаман эшкә ашыгам.
Юлда чакта мине беркем күрми.
Яисә, эштән кайтып килешем.
Түрәләр, я, шикле “зек”лар белән
Булмады һич алыш-бирешем.
Дога белән эш коткарды мине.
Бу имансыз, кыргый мәхшәрдә.
Күрер өчен газиз туган җирне
Кирәк иде әле яшәргә.
Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә,
Телсез калдым күпме вакытка.
Аңладылар  –  мине ватып булмый,
Типкәләп тә, хәтта, атып та.
Куркак булу  –  сак булу ул, кайчак.
Тешле булу монда кирәкми.
Кыргый золым иле уртасында,
Черек тешең сиңа терәкме?
Дога белән эш коткарды мине.
Әләкче, я, сатлык булмадым.
Хыялымда мине йөртә иде
Газиз туган җирем юллары.

Тып-тын гына эшләп йөргән чакта,
Барыбер бит, сине күрәләр.
Сигез елдан кайтыр вакыт җитте.
“Китмә! Китмә!” диде түрәләр.
“Менә сиңа Ирек! Менә эшең!
Синең кебек тырыш кеше юк!
Теле барның теше, теше барның кулы,
Кулы барның денле эше юк!
Син белмисең, ахры, читтә эшләп,
Тормыш авыр хәзер авылда!
Күпләр качып китү ягын карый,
Мөмкинлеге чыккан чагында.
Нигә кирәк сиңа бу фәкыйрьлек?
Нинди тормыш тора алдыңда?
Менә сиңа фатир! Менә акча!
Тормыш корып, яшәп кал монда!..”

Хәзер уйлыйм, әгәр, калган булсам,
Мин югалта идем барысын.
Мин бөтенләй башка була идем...
Юк! Уйламыйм аннан арысын!
Тырышлыгым өчен яраттылар,
Динемне дә хөрмәт иттеләр.
Үз денсезең белән эшләгәнче,
Эшлә икән денле “зек” белән.
Намаз уку көн дә эләкмәде,
Сәбәпләре аның мең иде.
Атна саен бер бәйрәмем булды,
Ул да булса җомга көн иде.
Мөмкин чакта күлмәгемне юдым,
Дога кылдым моңсу булганда.
Күңелемне юган кебек идем,
Керле күлмәгемне юганда.
Авылыма кайттым, тормыш кордым.
Үз татарым белән никахлы.
Кайчак уйлыйм  –  күпме гомер бушка...
Дөньясымы, минме гөнаһлы?
Әлегә без бу дөньяда икән,
Бу сорауның юк бит җавабы.
Мин ышанам, Раббыбыз бар икән,
Бу тормышның бардыр дәвамы.
Китәсе бар, “китмә!” дисәләр дә.
Китәсе бар, җитә вакыт та.
Вакыт җиткәч, калып булмый инде
Барлык байлыгыңны сатып та.
Кемдер китә гөнаһларын төяп...
Почмагында денсез өенең,
Денсез туганнарын сугыштырып,
Алтыннары кала өелеп.
Кемгә нәрсә байлык. Минем белән
Намазларым юлга чыгалар.
Чиста күңел, кылган савапларым,
Догаларым тулы җомгалар.
Күңелемне юган кебек идем,
Керле күлмәгемне юганда.
Иманым нык, күңелем пакь минем,
Бернинди кара кер юк анда.
“Китмә! – диләр дуслар, туганнарым, –
Синең кебек ипле кеше юк!
Денсез, имансызлар тулып ята,
Теле барның теше, эше юк!..”
“Китмә!” диләр, аптыраудан гына,
Ни булса да, инде китәсе.
Мин үземне түгел, сезне жәлләп китәм,
Сезгә әле гомер итәсе.
Әлегә без бу дөньяда икән,
Сорау туа һаман  –  кем хаклы?
Нәфесеннән шашкан адәмнәрме?
Дөньясымы әллә гөнаһлы?
Беркем белми алдан. Һәркемнең дә
Тик үзендә генә җавабы.
Бу ахыры түгел әле дөньяларның,
Алда әле аның дәвамы.

Раббым биргән бер хәерле иртә...
Күзләремне ачкан чагымда,
Кояш кебек балкып вә елмаеп,
Закир абый тора янымда.
Кулында хат аның, йөзендә нур:
“Карчыгымнан, менә, хат килде...”
Ялганламыйм, Раббым, бер тамчы да,
Бөтен сүзе шулай, хак иде.
Әйтерсең лә, яшь кенә бер үсмер
Серен сөйли миңа оялып.
Иң беренче гыйшкы турындамы,
Әллә кул җитмәслек хыялын:
“Икенче ай китте инде, картым,
Шул гомердән бирле кайда син?
Эчкән чәйләремнең тәме дә юк...
Бик сагындым. Кайчан кайтасың?..”

Менә шулай. Тагын нәрсә әйтим?
Аңлаганы аңлар үзе дә.
Иманлы вә нурлы иде аның
Йөзе генә түгел, сүзе дә.
Моңсу уйлар... Минем бәхетемдер  –
Нинди шәхес белән дус идем!
Хәзер аңлыйм  –  ә бит танышканчы
Мин яртылаш әле буш идем.
Яздым әле. Кызыгы юк кебек.
Әллә ул Чын Кеше түгелме?
Бер карасаң  –  тоташ кыя кебек,
Бер карасаң, нечкә күңелле.

Мин ышанам, Закир абый инде
Ирешкәндер оҗмах түренә.
Ләкин, никтер, татар йөзе хәзер
Караңгырак булып күренә...

                                     Февраль, 2015. Рәниф Шәрипов

Комментариев нет:

Отправить комментарий