Шигырьләр

   


Файдасы юк тарих сабагының,
Юкка булган канлы дәресләр.
Зәңгәр кара белән язам кебек,
Ә кәгазьдә кызыл хәрефләр.

Котым очып, күзләремне уам,
Кулларымда кызыл тап кала.
Колагымда чыңлый чит тавышлар,
Ярдәм сорап елый ят бала.

Чит буламы бала, елый икән?
Ят буламы кеше кешегә?
Күңел ачу, сәүдә йорты аша,
Кем, нәрсәне искә төшерә?

Сабак түгел, гыйбрәт түгел икән
Бу кыйммәтле, канлы дәресләр.
Колагымда һаман бала елый,
Күз алдымда кызыл хәрефләр.

28.03.18. Р. Ш.


Татар түрәсе

Урыска да, яһүдкә дә
Вакытын тигез бүлә 
Кайда бәйрәм, шул тирәдә
Бусага  таптый түрә.

Яһүдләрдә “ханука”мы,
Урыс музей ачамы,
Ничек инде түрә калсын
Шунда чыгыш ясамый?

Тамашалар булып торсын,
Булсын  “Ханука”... Музей...
Никтер бер генә сорауга
Булмый берничек  түзеп 

Болгар номерында Тукай
Икенче тапкыр үлә!..
Шул йорт җимерелгән чакта,
Кайда идең син, түрә???
Р. Ш. 2013

              Ђни.

(Дустым Рифкать авызыннан)

Телгђ оста тњгел њзем,
Књп сљйлђшмим ђллђ ни.
Књз алдымда артыбыздан
Йљгерел килгђн ђни.

Олы юлга ќитђ  идек,
Ерак тњгел ђллђ ни.
Чакрым диярлек араны
Йљгереп килгђн ђни.

Онытылган кабартмалар
Бђла тњгел ђллђ ни.
Шуларны яулыкка тљреп,
Йљгереп килгђн ђни.

Кемдер љчен бу књренеш
Гаќђп тњгел ђллђ ни.
Ђ минем књзгђ яшь тулды,
Йљгереп килгђч ђни.

Олы юлга ќиттек инде,
Ђ књћелдђ ђллђ ни.
Тыны кысылып кул болгый
Ќитмеш яшьлек карт ђни...
Рђниф Шђрипов



                       Мећ дђ беренче тапкыр


 Юатма, кызлар књп, њтђр дип,
Сљйгђнен югалткан егетне.
Ошатыр, бњтђнне яратыр,
Тик, тапмас сљйгђне кебекне.

Бњтђннђр яратып юатыр
Хыянђт кичергђн књћелне.
Нђрсђдер  кителгђн, югалган,
Тик, шулай да, яшђњ књћелле!

Ђ еллар тыелмас хислђргђ
Гамьсезлек кђфене ябалар.
Эзлђгђн кызларын егетлђр
Табалар, џичшиксез табалар!

Юатма бђхет бер килер дип,
Алданган, ташланган кызларны.
Шикђр дип, ялгышып кабылган
Тоздан да ачырак тоз бармы?

Юатма, сњзлђр    буш. Бик авыр
Савыгу мђхђббђт чиреннђн.
Кирђкми, каптырма баллы сњз,
Тоз тђме бит ђле ирендђ.

Ђ еллар, љметле яшь еллар
Агалар, кайтмаска агалар.
Яр кљткђн кызларны егетлђр
Табалар… кайвакыт… табалар…
Рђниф Шђрипов.1975.



                            Мђхђббђт џђм ялгызлык


“Сњнђм дђ тагын кабынам,
Туйсам да, кайчак, сагынам,
Књрсђм дђ, бик еш абынам,
Мин    мђхђббђт!
Ђ син кем?”

“Кабынып, сњнђ  алмаган,
Сагынып, туя  алмаган,
Абынып, тора алмаган,
Мин    ялгызлык…”
Рђниф Шђрипов. 1979.



  
Рђниф Шђрипов.  1985.


       Сљйдем

Кљйдем… Сљйдем… Ирештем…
Књклђргђ менеп тљштем.

Тљштем сагыш ќыярга,
Кимеп књпме хыялга.

Ќир болытлы, књк аяз.
Шулмы сљю? Шулмы наз?

Кайда бђхет? Кайда моћ?
Гњргђ иртђ… Књккђ соћ…
Рђниф Шђрипов. 1985.

Автобиография

Ике капка арасы,
Сагышлы књз карашы.
Унбер яшьлек баласы,
Инде китеп барасы.

Ике авыл арасы,
Салкын икђн чанасы.
Ялгыз гына барасы,
Анасыз бит баласы.

Ике тљбђк арасы,
Чуен юлга саласы.
Кан-яшь гыйльме аласы,
Ярый књрми анасы.

Ике гомер арасы,
Берђњнећ књз карасы,
Берђњнећ ќан ярасы,
Мин китђм, сез каласы.

Ике дљнья арасы,
Боз кебек књз карашы.
Ђллђ ђйтеп каласы,
Ђллђ китеп барасы.

Чор белђн чор арасы,
Дан-шљџрђт казанасы.
Барасы да барасы,
Књрми генђ анасы…

Рђниф Шђрипов. 2000.

  Кемдер тђрђзђ кага


Шаулый дљнья, исђ ќиллђр,
Тормыш ага да ага.
Кара тљндђ кемне эзлђп,
Кем ул тђрђзђ кага?

Кабынган љмет кулымда,
Ачам ишеклђремне,
Йљгерђм каршы алырга,
Таптап бар шиклђремне.

Књкри дљнья, яшьни яшен,
Кара болыт агыла.
Яфрак койган агач ќилдђ
Тђрђзђмђ кагыла.

Сњндерде ќил љмет утын,
Каерды да кулымны.
Ђкрен генђ эзлђп керђм
Йљгереп чыккан юлымны.

Яктыртып булмый дљньяны,
Тормыш ага да ага.
Љмет кабына да сњнђ,
Кемдер тђрђзђ кага…
Рђниф Шђрипов.  1985.


        Егетлђр…


(Кайбер мђкалђлђрне укыгач)

Сђхнђлђрдђ каџарманнар тњгел,
Бер сђгатьлек хђлиф кебеклђр.
Књрђ торып гљнаџ эшлисез бит,
Нђрсђ булды сезгђ, егетлђр?

Бу гљнаџ бит тђн языгы тњгел,
Зур хисаптан, иман бђясе.
Сезгђме соћ ђрсез ќаџиллђрнећ
Алларына келђм ќђясе?

Миллђтнећ чын ђдип-батырлары
Рђнќетелђ кљн дђ кадерсез.
Ул исемнђр Тарих булып калыр…
Кемгђ табынасыз, хђзер, сез?

Кљн-заманга сылтап, йљгереп кенђ,
Иман сатып кайтып килешме?
Књнеккђннђр љчен    гадђти эш,
Ђ сезгђ бит бер дђ килешми.

Сез идегез безгђ иман-кыйбла,
Чын шагыйрьлђр, Тукай кебеклђр.
Вакланасыз… Аннан акланасыз…
Нђрсђ булды сезгђ, егетлђр?
Рђниф Шђрипов



     Ташып чыккан моћ



Ќырлый-ќырлый ђни оек бђйли
Керосинлы лампа каршында.
Тышта буран, кайчак тынып кала,
Ќыр туктагач куба тагын да.

“Чишмђлђр дђ акмый тыћлады,” – дип,
Књтђрдеме мине шигъри моћ?
       Нинди кљй бу, ђни?
       “Рамай”,  улым, ник елыйсыћ? Йокла, инде соћ…

Йомгак белђн башны башка куеп,
Йоклап киттем, башка дђшмђдем.
Кипте тиздђн, тарихлардан килеп
Ташып чыккан, саф књз яшьлђрем.

Ќилкендереп џђм тетрђтеп ќанны,
Таян диеп шушы терђккђ,
Моћнар фђрештђсе бер каурыен
Кадап китте нђни йљрђккђ…
Рђниф Шђрипов. 1983.


   Вак мђшђкать

Теллђр озын безнећ теллђшергђ,
Сњзлђребез генђ кечкенђ.
Сњзлђр китђр безнећ белђн бергђ,
Ђ Хакыйкать    бары Эш кенђ.
Урын белђн исем бњлешкђндђ,
Онытабыз халык турында.
Кушылырга сњзгђ ирек бирми
Изге калђм фђкыйрь кулымда.
Лђкин, халык, бљек, моћлы халык
Бу хурлыктан ерак, бик ерак.
Еллар саен бушап, моћга сусап,
Карап тора безгђ аптырап.
Ни гаебе  аныћ безнећ алда?
Ни укыган? Эзлђп ни тапкан?
Миллионлап хђзер йљз чљерђ
Мећђр-мећђр чыккан китаптан.
Укымый да, џаман такмак тыћлый,
Џаман бђйдђ, џаман бил бљгђ.
Бер дулый да, тагын тынычлана,
Кыскара, тик, бары дилбегђ.
Сњз уйната белђ бњген кем дђ,
Сњзлђр генђ безнећ арада.
Янгын сњнгђн ќиргђ печ итђргђ
Йљгереп килђ сабый бала да.
Корыйбыз да кибђбез без бњген,
Тамырлар да кљн дђ љзелђ.
Бетеп бара сљйли белњчелђр,
Туры карап халык йљзенђ.
Књтђрелсен књзлђр, халык    бљек,
Књренми, тик, кђрлђ тњбђндђ,
Пђџлеванныћ итек кунычына
Ђшђке сњз язып киткђндђ.
Моћнар кљткђн халык књзалдында
Бу мђшђкать артык кечкенђ.
Эшлђр беткђч, калмасмы соћ бездђн,
Чыпчык булып очкан сњз генђ?
Рђниф Шђрипов. 1986.




Дњртьюллыклар. Кыска шигырьлђр.
            (1970    2003)

                     *
Искитђрлек Табигатьнећ
Сњзсез кисђтњ теле:
Ќирдђ ић матур чђчђкнећ
Сабагы чђнечкеле.
                     *
Сезнећ књћел    кырдагы тай,
Белђ ерак ќиллђр тђмен.
Аћламый тњгђрђк буйлап
Чапкан алашаныћ хђлен.
                     *
Нинди кош ул љстђн генђ
Бик масаеп очып бара?
Канат белђн џђркем оча,
Син канатсыз очып кара.
                     *
Љметећне љзмђ бар дљньядан,
Ђллђ џђркем Каџил ишеме?
Син яхшылык эзлђ, ђ начарлык
Њзе эзлђп таба кешене.
                     *
Авыр сњз ђйтеп ташладым,
Усалланган бу димђ.
Йомшак булса да кулларыћ,
Зинџар, ярама тимђ.
                     *
Књрше йортта бик књћелле 
Хуќа кунагын сыйлый.
Тик, нигђдер, эте генђ
Чылбырын чђйнђп елый…
                     *
Књпне књргђн кеше књп сљйлђмђс,
Књп љргђн эт килеп тешлђмђс.
Књп сљйлђгђн кеше, беркайчан да,
Сљйлђгђне кадђр эшлђмђс.
                     *
“Вак мђшђкать, ыгы-зыгы џђр кљн саен,
Бу борчудан азат итче, и Ходаем!”
Кабул булды бу гариза, ќавап килде:
“Ќибђрермен хђзер сића Газраилне…”
                     *
Ќиргђ егарлык кайгыны
Књтђрерлек кљч тапканмын.
Синећ кебек зур бђхетне књтђрерлек
Батырлыкны югалтканмын.
                     *

Икебез дђ ялгыз бергђ,
Сљйлђшергђ сњзебез юк.
Синећ мића, минем сића
Искитђрлек серебез юк.
                     *
Чит яклардан кайтып бер тыћладым,
Елап ќибђрмђскђ тырышып 
Диктор сљйли иде… Туган телдђ!
Иртђгђгђ џава торышын.
                     *
Ахырын џђм башын белми араларныћ,
Вакытын џђм яшен белми дљньяларныћ,
Ђкрен генђ Галђм буйлап агып барыш,
Ђ књћелдђ Галђм кебек чиксез сагыш…
                     *
Тљшкђ давыл керде, ќилтерђтте мине
Аяусыз џђм явыз кљч булып.
Бик еракта, чын давылда кемдер
Сыендымы мића тљш булып?
                     *
Яр буенда тамырлары ярым ачык,
Яфраклары љстђ сары уттай яна.
Ялангач џђм бђйлђп куйган адђм кебек,
Агач њзен каплый алмый азаплана.
                     *
Хислђр кайнар, серлђр эссе, тын кысыла,
Саф тугрылык књле бездђн џаман ерак.
Љзмђ ђле, љзмђ ќаныћ тљймђлђрен,
Шђрђ књћел шђрђ тђннђн яманрак.
                     *
Бњлђгећне алмыйм. Ќан иясе
Хљр хђрђкђт љчен туган ич!
Читлектђ кош, чылбырда эт тоту 
Минем кулдан килми торган эш.
                     *
Шигъри књћел шундый инде,
Хыялдан хыял туа.
Кемдер яулык болгый дисђм,
Ул, тик, тђрђзђ юа.
                     *
“Бђйсез зиџен, чиксез хыял, тынгысыз ќан 
Бу йљк белђн бер гомергђ сыялармы?
Авыр мића соћгы юлдан китеп бару 
Њзем белђн алып китђм хыялларны…”
                     *
Џђрнђрсђнећ њз вакыты, њз ќае бар,
Вакытында, тик, ќай табылмый.
Ќае чыга аныћ гомер узгач,
Тик, бу инде сића кагылмый.
                     *

Бар эштђ дђ башта гына читен була,
Њлгђч тђ ул, бђлки, шулайдыр. 
Башта гына хђтђр, њкенечле,
Ђ књнеккђч ќайлы, ућайдыр.
                     *
Куе томанга ябынып,
Йоклаганда ќир,
Биек тауларга абынып,
Егылгандыр ќил.
                     *
Тђн сакчысы йљрткђн адђм
Тапсын ќаны сакчысын кайдан?
Тђнен ваткан ишме хђтђр,
Ђллђ иманын алган шайтан?
                     *
Кемне эзлђгђнем њзем белмим,
Нђрсђ ќитмђгђнен белсђм дђ.
Сылуларга књзем бик тиз тљшђ,
Торып булмый беркем белђн дђ.
                     *
Итђгендђ чишмђ агып яткан
Тау башында кое казыма.
Моћлы кљйдђн њз телећне љйрђн,
Ќырлы язмыш шулай языла.
                     *
Йљгерђм мин гњя тормыш язы буйлап,
Гљрлђвектђн кояш чђчрђтеп.
Алда ђле егыласы кљннђр,
Алда ђле ачы хђсрђтем.
                     *
Ќим эзлђгђн кош шикелле,
Сњз эзлђдем ќан атып,
Канатымны канатып…

                     *
Шђм ялкыны сары яфрак кебек,
Кара болыт књлђгђсе љйдђ.
Кљзге мђхђббђт яћгыры
Шаулый бер кљйгђ…
                     *
Каурый-мамык оча ќилдђ,
Карап тора сабый.
Гњя язмыш-килђчђккђ
Читтђн ђле карый.
                     *
Уку    яктылык кынамы?
Карада кара телђк.
Укымышлы кабахђтнећ
Ачуы мђкерлерђк.
                     *

Кызыкмасыннар кљнлђшеп
Байлыгыћа.
Сљенерлђр берђр кайгыћ
Барлыгына.
                     *
Син љметсез бер кол гына булсаћ,
Без куылган фђкыйрь юлчылар.
Башны башка бђреп елаганчы,
Ташны ташка бђреп ут чыгар.
                     *
Хуш ис бљркеп,
Сынын йљртеп,
Узып бара.
Тњзеп кара…
                     *
Хезмђтенђ књрђ аты 
Йоклавы да басып.
Хуќасына књрђ эше 
Камчы њрђ кеше.
                     *
Битлек.
Битлегендђ изгелек.
Битлеген ачып карасаћ    усаллыктан
Кысылган иреннђр ић элек.
                     *
Каџђрлђнеп, рђнќетелеп тик торганда,
Качар юлсыз бер почмакта кыйналганда,
Карусыз ат котырынып бер тибенер,
Юаш эт тђ, ахыр чиктђ, тешли белер.
                     *
Ђй ќилкендек, ђй эзлђдек тђ соћ
Яшьлек буйлап хыял аръягын!
Џђр тамчысы бђхет булган икђн
Без колачлап йљзгђн дђрьяныћ…
                     *
Егылсак та, ђле кљрђшербез,
Кирђк икђн    басып њлђрбез.
Тормыш безгђ биргђн гомер хакын
Без артыгы белђн тњлђрбез.
                     *
Заман буйлап килђ мђхђббђт 
Эчкерсез џђм чиксез мђрхђмђт.
Тик, танымый аны беркем дђ,
Тук, ваемсыз, чуар тљркемдђ.
                     *
Сљю њтђ, илџам китђ, моћ љзелђ,
Терђк бетђ. Бетми Ир-егет,
Караш ќиткђн офык аръягында
Безгђ књренмђгђн Ќир кебек.

                     *
Ќылы нурларга ачылып, давыл килгђч,
Ябылырга љлгермђгђн гљл шикелле,
Яктылыкка, яхшылыкка омтылып тик,
Тормыш љчен бу кљрђштђ ул ќићелде.
                     *
Кемнђр соћ без? Ерак Галђм дђшми…
Ќансыз булмасак та гђрчђ без,
“Кем?”  дигђн сњз юк ул Чиксезлектђ,
Нђрсђ соћ без бары, нђрсђ без?
                     *
Бер гомергђ мећ мђхђббђт эзлђп,
Хыялларны ваклап љлгердек.
Кайда калдыћ икђн син адашып,
Бер мђхђббђт, ђ мећ гомерлек.
                     *
Тырный-тырный тђнне юган чакта,
Тирлђр, керлђр ага, югала.
Вљќдан ќанны књпме тырнаса да,
Чыкса чыга ќаныћ, кер кала.
                     *
Бђхет кошы кунды тњбђгезгђ,
Ике канат    ике терђк ул.
Каерылган канат    каурый тњгел,
Чђлперђмђ килгђн йљрђк ул.
                     *
Ерак бђхет    ул безнеке тњгел,
Безнећ бђхет шушы мизгелдђ.
Суга куйган ямьле чђчђк кебек,
Шићми ђле, лђкин љзелгђн.
                     *
Син курыкма минем кырыслыктан,
Каты ќђеп, йомшак салырмын.
Љметлђрећ аклый алмасам да,
Ышанычыћ аклый алырмын.
                     *
Кыс тешећне, ќый кљчећне,
Ваклыклардан књтђрел.
Ахры, џђркем гомерендђ
Ут аша бер њтђдер.
                     *
Балачакны џаман оныталмыйм,
Истђлеклђр ќыям моћланып.
Ђйтерсећ лђ поезд киткђн инде,
Ђ мин нидер кљтеп соћладым.
                     *
Ућайсыз дип куган нђни вљќданыћны
Асрамага алдым ђле менђ, дустым.
Аптырама, њскђч аны танымасаћ,
“Нђфрђт”  диеп яћа исем аћа куштым.

                     *
Ике ќырчы, ике тавыш. Ќыр агыла ќанга якын.
Беренчесе    югары хис, икенчесе    тњбђн акыл.
Бер талпынып књтђрелђ, бер бђрелђ ќиргђ янђ,
Ќир белђн књк арасында моћлы књћел љзгђлђнђ.
                     *
Кљпчђк астында туп шартлап,
Соћгы тапкыр хђлсез сикерде.
Бер кызчыкныћ шары књккђ очты,
Њле тупныћ ќаны шикелле.
                     *
Акыллылар џђр ел саен акыллырак,
Ђ тиледђн џђр ел саен акыл ерак.
Берђр ќњнле сњз ђйтђсећ килер беркљн,
Тик, тыћламас џђм ишетмђс сине беркем.
                     *
Исем биргђн илџам ќимешлђрећ бњген,
Убырылып чорлар чоћгылына ићде.
Њз-њзећђ исећ китеп карап торсаћ,
Былтыргы дан бер тиенгђ тормый инде.
                     *
Кояшта да таплар бармы?
Безнекедђй таплар булса анда ђгђр,
Ќирне књптђн караћгылык каплар иде,
Ђ ул яна. Яктылыгы њзе кадђр.
                     *
Ишеткђнсећ сњз. Лаек булгач тњз.
Уймак уеннан, гљнаџ куеннан.
Каплама књкне. Яћгыры књпме?
Утырасыћ бит суда муеннан.
                     *
Тере мђет кебек, бу дљньяныћ
Нурсыз йљзен кљн дђ књрсенме?
Бер љйлђнгђн икђн    торсын! Димђк,
Бер чирлђгђн икђн    њлсенме?!
                     *
Тђмле диеп књпме генђ кылансаћ да,
Балык башын озак чђйнђп булмый инде.
Хђмер тоткан куллар белђн югары аћ
Омтылышын џич тђ бђйлђп булмый инде.
                     *
Бу сикереш, бу ќикереш  –бик ќићел эш.
Ќићеллеге кадђр бардыр аныћ хакы.
Књзлђр љчен ярыйсы ук бер књренеш,
Књћел љчен бушка њткђн ђрђм вакыт.
                     *
Кљн уртасы кызу эштђ
Кечерђеп њлђ дђ,
Иртђн, кичен бик тђ озын
Бер эшлекле књлђгђ.
                     *
Ђллђ инде безнећ эшлђр ал да гљлме,
Чарламыйбыз њтмђслђнгђн Туган телне?
Гамил Афзал алачыгыннан тик бары
Очып чыга тынгысыз гамь очкыннары.
                     *
Тынгысыз ќан књккђ њрли 
Дан кая, ирек кая?
Менгђн саен гамь арта тик,
Богаулар  авырая.
                     *
Тычкан кимереп аварлык
Имђн тњгел, –
Сызланудан бары башын
Игђн бњген.
                     *
Ќыр    аваз, рђсем    буяу,
Ђ шигырь сњздђн тора.
Шул ќаџђттђн кызып китсђк,
Кеше дђ судан тора.
                     *
Кай арада якты кояш ќђйге таћда
Аяз књкнећ куначасына сикерде? –
Ерак офык дићгезеннђн калкып чыкты,
Су тљбендђ батып яткан туп  шикелле.
                     *
Аптырама сњз ишеткђн саен.
Ниятећ, шђт, изге юлдадыр.
Нђрсђ ђйтелсђ дђ, сњз    чњп бит ул,
Кем ђйтђ бит    хикмђт шундадыр.
                     *
Иркен генђ, ќићел генђ яшик ђле,
Авырлыклар њзе килеп таба торыр.
Каш ќыерып, бњксђ киереп йљргђннећ,
Сљенечкђ бђхет юлын яба торыр.
                     *
Яшьлектђ џђркем арыслан…
“Тормыш љйрђтђ” –  дилђр
Тырнак яшереп, назланып
Яшђњче зур песилђр.
                     *
Безнећ кебеклђргђ табыналар,
“Сљбханалла!”  дилђр кайвакыт.
Сезнећ кебеклђргђ абыналар,
Сњгенђлђр дљнья  шаулатып.
                     *
Мђхђббђттђ, моћда, нђфрђттђ
Нигђ ђле болай мин янам?
Еллар узар… Кљлке књренерлђр
Болар барысы да бер заман.
                     *
Йљз ел сыя, кайчак, бер књз карашына,
Мизгел генђ аны књрсђћ дђ.
Аћламаган џич аћламый инде,
Сљйли-сљйли егылып њлсђћ дђ.
                     *
Кыска булыр безнећ бу очрашу,
Аћлатып та булмас барысын.
Аерыла юллар    мин њрмђлим љскђ,
Синећ аска тљшеп барышыћ.
                     *
Олырак та, моћлырак та идећ инде
Яшь-ќилкенчђк сљйгђн кешећнђн.
Синећ гомер алда, яшьлек    артта,
Сљю    буш уртага эленгђн.
                     *
Чњп кенђ ул бер кешелек тормыш,
Тере туа тора тередђн.
Безнећ гомер боз яћгыры кебек,
Ќђен явып ќирдђ эрегђн.
                     *
Син дђшмисећ, мин дђ тњзђм,
Ќитђ бездђ кирелек.
Ђйтерсећ, мећ гомер  алда,
Сљюгђ чик юк кебек.
                     *
Ќирдђ бернинди киртђ юк
Без генђ белгђн сергђ 
Њзебез кавышмасак та,
Хыялларыбыз бергђ.




Сез гљллђр булырсыз


 Карлар эрер. Орлыклар да
Яктылыкка њрелер.
Кайсы бљртек кайсыбызныћ
Ќаны булып књренер.

Сез инде гљллђр булырсыз…
Ђлеге дђ баягы,
Мин генђ читтђ чайкалган
Ялгыз шайтан таягы…
Рђниф Шђрипов. 2002.



Юл читендђ кызлар

    Тђн бирњлђр    ќан бирњдер.
Юл читендђ тере мђет.
Ќан сатып, тђн ватып кына
Булмыйдыр ул, булмый баеп.

Бар байлыгым    ќан саулыгым.
Ќан сыеныр тђне юк бит!
Ни тапса да, ни капса да,
Тђме юк бит! Тђме юк бит!..
Рђниф Шђрипов. 2003.

            Йљрђк

Дљнья гаменнђн таушалган
Йљрђк иде.
Соћгы, тагын бер ыргылу
Кирђк иде.
Соћгы адым, соћгы чакрым
Калган иде.
Кирђк тњгел! Бу сњз мђкер,
Ялган иде.
Алда упкын, алда юл юк,
Бетђ иде.
Кемдер арттан йомшак кына
Этђ иде.
Соћгы сугыш    соћгы сулыш,
Белђ иде.
Кемдер  елый. Бер кабахђт
Кљлђ иде.

Кызганыч бик. Књплђргђ бер
Терђк иде.
Дљнья  гаменнђн таушалган
Йљрђк иде.
Кемгђдер бу котылу бик
Кирђк иде…
Рђниф Шђрипов



              Аксакал

(Бер яшь  “бунтарь”  шагыйрьгђ)

Њзе исђн чакта, ђрсез ќанлы,
Яшьли яши белгђн куштаннар,
Хак булса да, вак ќаџђттђн аћа
Аксакал дип исем кушканнар.

Явызлыкка књчђ булдыксызлык,
Мин-минлеккђ џич тђ юк сђбђп, 
Шул ђрсезлђр бњген, тик торганда,
Китђ аныћ рухын типкђлђп.

Дђшми булмый хђзер, њзе гњрдђ,
Куштанлыктан мића файда юк.
Кагылмагыз! Сезнећ ишлђрне ул
Таный иде ђллђ кайдан ук.

Њзе исђн чакта, сабыр ќанлы,
Чын аксакал булды илгђ бер.
Хак булса да вак сњз сљйлђшергђ
Читенсенђ иде, нигђдер.

Шакымыйча ачмас, юаш кына,
Шапылдатып япмас ишекне.
Сабыр  сњзен аныћ ђрсез колак
Мактау итеп кенђ ишетте.

Акылныћ бар каты кысалары,
Ахмаклыкныћ гына чиге юк.
Яшьли  “даџи”  булган  “бљек”лђрнећ
Њз сњзенђ инде шиге юк.

Лђкин, никтер, эшкђ ашмады бит
Яшьлекнећ бу кайнар вђгъдђсе.
Аћлашылды    башка, бњтђн икђн
Теге сабыр сњзнећ мђгънђсе.

Башкасына башы ќитмђгђнгђ,
Ђйтерсећ шул эшне кушканнар 
Какшамаслык таш џђйкђллђр белђн
Типкђлђшеп килђ куштаннар…
Рђниф Шђрипов



       Мљхђррир

2012 елныћ августында Кукмарадагы “Хезмђт даны”  газетасыны газетасыныћ  баш  мљхђррире  Расим  Ризванов   бу дљньядан  китте...                               

Ул куркусыз шђп мљхђррир иде,
Ачык йљзле, ачык књћелле.
Ќыры, моћы тулы бђллњр гомер
Кинђт ауды, кинђт тњгелде...
Дљнья кызу. Кайнап чыга Кеше.
Я чайкалып, чђчрђп атыла.
Ул югалта, кайчак, йљзен, њзен!
Лђкин, дђшми... Тик, кем хакына?..
Ул дђшмђде озак... Дђшми китте...
Хђтта, беркем, берни сизмђде.
Књрми калды беркем ќанындагы
Бу дђшмђњнећ яра эзлђрен.
Казан куркып кире борган сњзне
Ул бастыра иде яратып.
Ул яратты эшен. Туган Илен –
Ирекле ил диеп санады...
Таш бђгырьле тугел беребез дђ.
Бер карыйсыћ    барысы да чит!
Бер аћлыйсыћ    син бик яратасыћ,
Ђ ул сића њги икђн бит!
Чагалар да чагалар бит џаман...
Бу дљньяга ничек сыясы?
Соћгы сњзе аныћ шул булгандыр:
“Эх дљньясы    елан оясы!..”
Нђрсђ безгђ бер кешелек гомер!
Нђрсђ безгђ бђла-казалар!
Чит њгилђр хэзер баш еланга
Рђхмђт юллап хатлар язалар...
Уйламагыз, дљньясы шул диеп,
Онытылыр диеп, барыбер...
Дљнья андый тњгел! Онытылмас!
Хэтер булып кайтып бђрелер!
Ђ сђбђбен аћлашучы бармы?
Кеше китте! Чњпме вакыйга?
Оятсызлар рульгђ ябышканнар,
Оят књчђ бара бакыйга.
Ђ онытсак, чњп булырбыз ќирдђ,
Бђя булыр безгђ бер тиен...
Њзебез дђ шућа дучар булып,
Туфрак калыр бездђн бер љем.
Сикђлтђле юлда берни књрми,
Кђперђйгђн денсез тњрђлђр,
Чайкалдырып илне ућга-сулга,
Гомерлђрне гњргђ тњгђлђр.
Тђкђбберлђр дљньясына сыймый,
Бер дустыбыз књчте бакыйга.
Чын сђбђбен белеп калсын дљнья!
Њз бђясен алсын Вакыйга!
Ул куркусыз, шђп мљхђррир иде,
Ачык йљзле, ачык књћелле!
Кинђт тњгел! Кинђт тњгел, џич тђ,
Ул чайкалып ауды, тњгелде...



          Җиңү байрагы

Җиңү байрагының юл башында
Брест кирмәненең канлы-яшьле таңы.
Ким-хур түгел, киң, зур булып анда
Татар каны акты, татар каны.

Газинурдай күп гомерләр аша
Үтте Җиңү байрагының юлы.
Александр атлы Матросов та
Шакирҗан бит, газиз татар улы.

Батырларча яу кырында түкте
Күп гомерен, соңгы көчен татар.
Моабитта аккан татар каны
Җиңү байрагының төсендә бар.

Рейхстагка байрак алып менде,
Тик югалды аның дан-исеме.
Бәйрәм бүген! Ләкин нидер җитми...
Җиңү көне бүген! Җиңү көне...
                                     Рәниф Шәрипов
                                2013

    Ђлфия Афзалова

Ќан сулышы кирђк, сулар љчен,
Ерактагы ќырлар џавасын.
Ќырны башлап була,
Тыныћ ќитсђ ђгђр,
Кабатларга чорлар авазын.

Аћа язмыш кирђк,
Бераз сагыш кирђк,
Књћелећђ уеп моћ салган.
Чор сулышы бњген
Ќыр сулышы тњгел,
Књр, сђхнђдђ тагын кем калган?

Кљчђнмђгез юкка, гамьсез ќаннар,
Изге ќырда ялган булмасын!
Чорны аћлап була,
Ќырны алдап булмый,
Ќыр ул њзе сайлый юлдашын.

Ђнђ, килђ алар еллар ерып   -
Тынчу булса да чор џавасы  -
Моћлы књћел язы,
Ерак ќыр авазы,
Ќылы яћгыр булып явасы...
Рђниф Шђрипов. 2000.


                 *

Сынды тотка. Ауды терәк.
 Дүрт кыйбламы дүрт ягым?
 Арлы-бирле, бәрелеп-суглып
 Зиһнем чуалган чагым...
Батам-калкам... Як-ягымда
Шаулы болганчык агым.
Шул агымда сүз эйталмый,
Исмем югалган чагым.
Җисмем кыя. Зиһнем җыям...
Калды соңгы бер адым –
Шул кыяга исмем уеп
Җисмем уалган чагым...
Р. Ш. 2012.



   Такташ           

Шулай, якташ,
Књп ул вак таш.
Књрђсећме,
Олы, ак таш?
Бусы    Такташ.

Кемгђдер ќан,
Кемгђ гђњдђ.
Мђхђббђт юк,
Бар тик сђњдђ.
Бусы    “тђњбђ”.

Кояшта да,
Ак ташта да
Бераз тап бар.
Шигъри ќанны
Хыял саклар.
Бусы    “хатлар”.

Дљнья    кара,
Шагыйрь    бала.
Мђхђббђт тђ,
Килђчђк тђ
Узып бара...
Такташ кала!
Рђниф Шђрипов. 2001.


    Вљќдан


Сића акыл љйрђтергђ
Инде бит соћ.
Ач сабыйлар…
Тук  “абыйлар”…
Бђхет монда
Мљмкинме соћ?
Рђниф Шђрипов. 2002.

Б И Б Л И О Г Р А Ф И Я

Тђрђзђдђге утлар: Шигырьлђр џђм поэмалар. – Казан: Таткитнђш.,
1983. – 47 б. 2700.
Ян, учагым! : Шигырьлђр. – Казан: Таткитнђш., 1987. 10000.
Середина земли родной: Стихи. – Коллективный сборник. Москва:
Современник, 1987. 24 – 30 стр..
Књк џђм књћел йолдызлары: Шигырьлђр џђм поэмалар. – Казан:
Таткитнђш., 1989. – 79 б. 8000.
Уеннан уймак: Пьеса. – Коллектив ќыентык “Безнећ сђхнђ”. Ка-
зан: Таткитнђш. 1989.
Йорт иясе: Шигырьлђр џђм поэмалар. – Казан: Таткитнђш., 1996. –
71 б. 2000
Бђйрђмнђр, туйлар љчен (Тамаша њрнђклђре):Сценарийлар. – Кол-
лектив ќыентык. Казан: “Раннур” нђшр.,1999. 299 – 308 џђм 330 – 349
битлђр. 50000.
Мђћгелек сер: Шигырьлђр џђм поэмалар. – Казан: Таткитнђш. 2005. 1000.
  Азатлык көне: Пэмалар. – Казан: Таткитнәш. 2012. 1000.



1994 елда аћа Шђйхи Маннур исемендђге бњлђк бирелђ.
1992 елда СССР язучылар берлегенђ алына.
2006 елда Татарстанныћ атказанган мђдђният хезмђткђре дигђн исем
бирелђ.
2007 елда Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемндэге бүләк бирелә.
2010 елда «Патриот России» медале бирелә.
2011 елда «За Доблестный Труд» медале бирелә




  



Комментариев нет:

Отправить комментарий